2024 ел планетада иң җылы ел буларак тарихка керәчәк.
Бу хакта «Татар-информ»га Казан профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев болай дип хәбәр иткән:
Декабрьдә температура аномалиясе булу сәбәпле Казанда кар ятмады. Бу кошларның үз-үзен тотышына тәэсир итте, шулай ук көзге культураларга тискәре йогынты ясарга мөмкин. Кышлар җылы булу сәбәпле күчмә кошларның үз-үзен тотышы үзгәрә. Ел саен кошларның күбесе шәһәрләрдә кышларга кала, чөнки сулыклар туңмый, азык базасы бар.
Галим сүзләренчә, климат һәрвакыт үзгәрде, әмма хәзер ул тиз һәм кинәт үзгәрә. Шуңа күрә моңа яраклашу авыррак.
- Кар булмау уҗымнарга, ә алга таба азык-төлек балансына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Әгәр дә суыклар килеп, һаман да кар булмаса, чәчүлекләр өши, дигән ул.
Нет комментариев