Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин урамнарда электр самокатларын тулысынча тыю хакында халык фикере белән кызыксынган.
Әлеге темага кагылган сораштыруны ул үзенең Телеграм-каналында урнаштырган.
«Дәүләт Думасында беренче укылышта электр самокатларын йөртүчеләр өчен штрафлар билгеләүче закон проекты кабул ителде. Шул ук вакытта урамда хәрәкәт итү өчен әлеге транспортны куллануны тулысынча тыю хакында тәкъдимнәр дә килә. Ничек уйлыйсыз, мондый чара кирәкме?», - дип сорау биргән сәясәтче.
Нәтиҗәләргә килгәндә, «әйе» дип 55 %, ә «юк» дип 40 % язылучы тавыш биргән. «Миңа барыбер» вариантын 5 % сайлаган.
Нет комментариев