«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Сәмрух» ел премиясенә кемнәр ия булды?
Новости
Яңалыклар

«Сәмрух» ел премиясенә кемнәр ия булды?

Кичә Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Х «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы узды.

Биредә «Сәләт» берләшмәсенең 2024 нче елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашучы талантлы балалар һәм яшьләр, берләшмәнең проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итүче партнерлар, сәләтлеләр һәм уңышлы инициатива авторлары бүләкләнде. Быел конкурска 100 гә якын гариза кабул ителгән. Шуларның 93 портфолио нигезендә киләсе этапка үткән.

«Бүгенге кичәдә рәхмәт сүзләре әле бик еш яңгыраячак, чөнки ел дәвамында Сәләт проектларында 20 меңнән артык кеше катнаша, һәм һәрбер кешенең өлеше чиксез зур. Сәләтне ныгытуыгыз, үстерүегез өчен барлык сәләтлеләргә, аларның әти-әниләренә, остазларга, партнерларыбызга зур рәхмәт! Эшчәнлегебезне хуплаучы, һәрвакыт ярдәм итүче Рәисебез Рөстәм Миңнехановка, барлык министрлыкларга, аланнарыбыз узучы муниципалитетларга аерым рәхмәтемне җиткерергә телим», –  дип искәртте котлау сүзләрендә «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.

Быел «Сәмрух» ел премиясенә тагын бер номинация кертелде. Җиңүчеләр исемлегенә «Ел алан укытучысы» да өстәлә. 

Х «Сәмрух» ел премиясе җиңүчеләре:
«Ел сәлкеше» –  Камилә Гыйбадуллина
«Ел әйдаманы» – Алмаз Нигъмәтҗанов
«Ел кулдашлары» – Сөләйман Мөхәммәтҗанов һәм Рания Габитова –  «Шәхес» аланы
«Ел өлкән әйдаманы» –  Булат Ахунов
«Ел методисты» –  Айзат Хидиятуллин
«Ел директоры» –  Алсу Вәлиева
«Ел аланы» –  «Алмаз» профильле Сәләт аланы
«Ел клубы» –  «Сәләт — Мәрҗән» клубы 
«Сәләт җырлый» –  «Канатлы җәй» - «Азнакай» аланы җыры
«Форум башҗитәге» –  Алсу Ибраһимова
«Без рәхмәтле» –  Рәзинә Сафина, Айрат Гатиятуллин, Ринат Гыйльмуллин, Ләйсән Ветрова
«Бер дулкында» –  «Әлиф» иҗат төркеме, Илгиз Шәйхразиев, Ислам Валеев
«Сәләт стипендиясе» – Азалия Шириева, Айзат Хидиятуллин, Резедә Абдуллина, Руслан Сабиров
«Ел клуб укытучылары» –  Ләйсән Вавилина «Сәләт — Адымнар Түбән Кама» клубы, Айгөл Ибраһимова «Сәләт — Осиново» клубы һәм Зөлфия Бәдриева
«Сәләт — Җиһан» клубы
«Ел алан укытучысы» –  Ләйсән Нуриева
«Сәләт классы» –  «Адымнар — Түбән Кама» 3 «Г» классы
 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое