Хәтерләсәгез, Дәүләт Думасы депутаты Станислав Наумов декабрь ахырындагы алты көнлек эш атнасын бетереп, 28 декабрьне ял көне итәргә тәкъдим иткән иде.
Алты көнлек эш атнасы гамәлдән чыгарылырмы? Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева болай дип әйткән:
- Бу елга барлык графиклар әле узган ел ахырында ук расланганнан соң, депутат Наумовтан бу хакта ишетү сәер. Без 2025 елга ял көннәрен беләбез инде, ул, чыннан да, моның өчен көрәшсә, Хөкүмәткә үз тәкъдимнәрен иртәрәк кертә алган булыр иде, – дигән Вәлиева.
Аның фикеренчә, быел өстәмә ял көненә мохтаҗлык юк, чөнки Яңа ел алдыннан Россия халкы берничә көн ял итәчәк.
- Яңа ел каникуллары әле күптән түгел генә юк иде. Моннан тыш, 31 декабрьдә хатын-кызлар төшкә кадәр эшләде, чөнки аларга бәйрәмгә өстәл әзерләргә кирәк, ә ир-атлар кайвакыт көне буе эшләде. Ә монда яңа елга кадәр тулы өч көн ял бар. Бу ял итәргә һәм һәм Яңа елга әзерләнү өчен җитәрлек», – дип өстәгән ул