«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Татар тавыш синтезы чыкты

Татарча сөйләм синтезын киләчәктә ясалма интеллект ярдәме белән колл-үзәкләрдә дә кулланып булачак.

Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин татарча тавышны текстка әйләндерә торган сөйләмне танып белү синтезы эшли башлаганын әйтте, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Сөйләм синтезын хәзерге вакытта speech.tatar сайтында кулланып була.

«Сайтны биш ел дәвамында эшләдек. Сервис ясалма интеллект технологияләре белән бәйле. Нейрочелтәрләрне өйрәтү өчен күләмле база кирәк. Әйтик, сөйләм базасы. Сервис камил эшләсен өчен якынча 500 сәгатьтән артык сөйләм төре тупларга кирәк. Монда күптөрле тавышлар булырга тиеш: диалектлар, төрле яшьтәге кешеләрнең тавышы, төрле дикцияләр. Татарча сөйләм синтезын киләчәктә ясалма интеллект ярдәме белән колл-үзәкләрдә дә кулланып булачак», - дигән Ринат Гыйльмуллин.

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое