«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яңалыклар
Яңалыклар

«Татарча диктант» акциясе кайчан уздырыла?

«Татарча диктант» татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясенең кайчан узачагы билгеле булды.

Быел "Татарча диктант" 2023 елның 13-15 октябрендә сәгать 13:00 (Мәскәү вакыты буенча) үткәрелә. Катнашучылар күп булу сәбәпле, диктантны онлайн режимда, ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканаллары аша карап язарга мөмкин, дип белдерде оештыручылар. Сүз уңаеннан, әлеге акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР яшьләр эшләре буенча министрлык, Казан федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештыра.

Россия Федерациясе төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан Республикасы районнарында һәм Казанның башка оешмаларында да диктант язу өчен мәйданчыклар булдырыла. Акцияне оештырырга теләгән һәр кеше «Татарча диктант»  сайтында теркәлә: әлеге сайтта уздыру тәртибе турында мәгълүмат, бланклар һәм диктантның онлайн трансляциясенә сылтама урнаштырылачак. 

  • «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе «2014–2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла башлады. Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Чагыштыру өчен, 2016 елда беренче "Татарча диктант"та Россиянең 9 төбәге, 3 чит илдән барлыгы 600 кеше катнашкан. 2017 елда  Россиянең 20 төбәгеннән һәм 9 чит илдән 4000 кеше. 2018 елда Россиянең 35 төбәгеннән, 18 чит илдән 10000 кеше. 2019 елда Россиянең 47 төбәгеннән, 22 чит илдән 85 мең кеше. 2020 елда – барлыгы 378 875 кеше. (төбәкләр турында әйтелмәгән). 2021 елда Россиянең 74 төбәгеннән һәм 34 чит илдән 1 миллион кеше. 2022 елда Россиянең 74 төбәгеннән һәм 31 чит илдән 1 106 827 кеше диктант язган. 

  • Быел диктантны Татарстаннан тыш Россиянең 41 төбәгендә һәм 22 чит илдә язарлар дип ниятләнә. 
Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар