«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Татарча комикслар китабы тәкъдим ителде
Яңалыклар
Яңалыклар

Татарча комикслар китабы тәкъдим ителде

Әлеге китапны журналист, җырчы һәм музыкант Рәдиф Кашапов һәм аның тормыш иптәше Регина Гаязова чыгарган.

Китапны алар грант акчасына бастырган. Ә комиксларны дүрт рәссам ясаган. Шулар арасынд Руслан Ибраһим, Наталья Якунина, Юлия Галиәкбәрова һәм Арина Филипова бар.

Комикслар татар каһарманбикәләренә, "беренчеләрдән" булган хатын кызларга багышланган: беренче татар актрисасы Сахибҗамал Гыйззәтулина - Волжская, Парижда укыган галимә Сара Шакулова, Татар композиторы һәм җырчысы Сара Садыйкова һәм очучы Мәшүбә Сыртланова.

Китап 2000 тираж белән чыгарылган.

Әлеге комикстан өзекләр һәм аның каһарманнары турында белешмә "Идел" журналының ноябрь һәм декабрь саннарында чыккан иде.

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар