18-21 апрельдә «Волга» яшьләр үзәгендә бишенче тапкыр «ZAMAN» блогинг мәктәбе узды.
Беренче тапкыр блогинг мәктәбе кысаларында ике бәйге үткәрелде. Беренчесендә катнашу өчен үз төбәгеңнең яшьләр оешмасы турында видеовизитка төшерергә кирәк булды. Киров өлкәсенең «Ялкын» татар яшьләре оешмасы (җитәкчесе – Лилия Панкратова) видеосы иң яхшы дип табылды.
Быел «Идел» яшьләр үзәге 25 еллыгын билгеләп үтә. «ZAMAN» блогинг мәктәбе исә бишенче тапкыр уздырыла. Икенче видео-бәйге нәкъ менә әлеге түгәрәк даталарга багышланган иде. Урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урынны Пермь краеннан Эльмира Мөнипова яулады, 2 нче урын Төмән өлкәсеннән Мирхәсәнова Ренатага бирелде һәм 3 нче урында – Башкортостан Республикасыннан Илсинә Халитова. «Идел» яшьләр үзәге җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.
«Идел» яшьләр үзәге хезмәткәре, V «ZAMAN» блогинг мәктәбе кураторы Әминә Давыдова уй-фикерләре, теләкләре белән уртаклашты:
«Беренче тапкыр мондый зур чарада куратор булдым. Һич арттырусыз, бу минем – дебютым. Хезмәттәшләрем тырышлыгы белән без 14 төбәктән килгән 30 катнашучы өчен файдалы һәм кызыклы программа әзерләдек. Блогинг мәктәбенең юбилей елы да булгач, икеләтә җаваплылык сиздек, бик дулкынландыргыч иде. Өй эше итеп туган төбәкләрендә үтәчәк чараның пресс-релизын язу һәм үзләренең яшьләр оешмасы турында видеовизитка төшерүне бирдек. Делегатлар бу биремнәрне җиренә җиткереп үтәгәннәр иде. Гомумән, егет-кызларның гыйлем алуга актив җәлеп ителүен күрү куанычлы булды. Алган белемнәр, яңа танышулар эшчәнлекләренә илһам, иҗат дәрте бирсен иде дигән теләктә калам».
«ZAMAN» блогинг мәктәбендә катнашучылар әлеге өлкәнең актуаль мәсьәләләре һәм трендлары белән танышты. Интернетта кызыклы блог алып бару, күп санлы язылучыларны җәлеп итү, мәгълүмати куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү, массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү, аудитория алдында ышанычлы чыгыш ясау буенча белемнәрен чарладылар. ВКонтактеда төркемне, Telegramда каналны алып бару буенча остаханәләрдә белем өстәделәр. Контент планын төзү, утны дөрес кую һәм камерага төшерү, сыйфатлы итеп видео монтажлау – бу һәм башка күнекмәләргә үз эшләренең осталары блогинг мәктәбе укучыларын өйрәттеләр. Бай эчтәлекле программа лекцияләр, практик дәресләр, очрашулар белән аралаштырылып барды.
Чараны елдагыча Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештыра. Анда Россия Федерациясенең 14 төбәгеннән: Әстерхан, Киров, Новосибирск, Омск, Пенза, Свердлау, Самара, Саратов, Түбән Новгород, Төмән өлкәләреннән; Пермь краеннан, Башкортостан, Удмуртия Республикаларыннан һәм Татарстанның Әгерҗе, Әлмәт, Кама Тамагы районнарыннан 18дән 35 яшькә кадәрге егет-кызлар килгән иде.
Нигездә, алар арасында татар яшьләре оешмаларының ВКонтакте төркемнәрен һәм Telegram-каналларын алып баручы, татар телен һәм мәдәниятен үстерү максатыннан файдалы контент булдыру белән кызыксынган яшьләр иде.
Нет комментариев