«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Вакыйгалар

Тарих эзләреннән: «И, Казан арты!» театраль туры старт ала

28 мартта Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры республика журналистлары һәм блогерларларына «И, Казан арты!» театраль турын тәкъдим итте.

«Идел» журналы да тур белән беренчеләрдән булып танышты.

Әлеге проектның идея авторы - ТРның мәдәният министры Ирада Әюпова. Ул аның алга таба иммерсив спектакльләр һәм масстер-класслар белән баетылачагын әйтте: 

- Кешеләр мәгълүматны образ аша кабул итәргә ияләнгән. Шуңа күрә әлеге эпохонаның экскурсия кысалырында театральләштерү аша күрсәтелүе, миңа калса, яхшы нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Минем өчен идеаль концепция болайрак: кешеләр әлеге турдан кайтып, үзләренең туган яклары тарихын өйрәнә башлаячак, диде ул. 

Турның сценаристы Альберт Шакиров маршрут белән таныштырып узды: 

- «И, Казан арты!» туры үз эченә Әтнә, Биектау, Арча районнары буенча маршрутны сыйдырачак» - диде ул. 

Сәяхәтебез Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрыннан башланды. Сәхнәдә Иске Казан авылында (ачык һавада) күрсәтеләчәк театраль күренеш тәкъдим ителде. Биредә сүз укымышлы катламның үзәк ыгы-зыгысыннан туеп, табигатькә якынрак күченеп китүләре хакында бара. 

Эксурсия барышында Әтнә, Арча, Биектау районнарының тарихи бина-музейларына да кердек. Халкыбызның тамырлары, борынгыдан килгән хатын-кыз бизәнү әйберләре белән янәдән якыннан таныштык. 

Сәяхәтебезнең икенче өлеше Тукай якларына багышланды. Шагыйрьнең иң яратып искә ала торган ягы - Яңа Кырлай булган. Хәзер биредә музей комплексы урнашкан. Аннары шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф ага белем алган Кышкар мәчетенә кузгалдык.

Әлеге тур 26 апрель, Тукай туган көнендә, старт алачак. Вакыт буенча 6-7 сәгатькә исәпләнгән. Шуны әйтергә кирәк, экскурсиянең концепциясе үзгәрергә мөмкин. 

Теги:

Тукай Әтнә экскурсия
Вы уже оставили реакцию