«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Вакыйгалар

Зөя утравына аудиоэкскурсия: танылган артистлар белән сәяхәт һәм пыяла өрү буенча мастер-класс

Хәзер көзнең иң матур һәм төрле төсләргә бай чагы. Көзге депрессия «эләктереп» алмасын өчен урманда һава суларга, фотосессия оештырырга яки башка шәһәрләргә сәяхәткә барырга мөмкин.

Бүген иң кулай һәм уңайлы ысул – экскурсияләр турында сөйләшербез. Гади генә экскурсия түгел, ә аудиоэкскурсия турында.

3 октябрь, пәнҗешәмбе иртәсендә, блогерлар, журналистлар, социаль челтәрдә төрле канал авторлары белән бергә Зөя утравына чыгып киттек.

МТС компаниясе тарафыннан булдырылган «Казань-Свияжск» электропоезды маршрутында аудиогидны сынап каравыбыз максатыннан очрашу иде бу. Әлеге бушлай аудиогид «Казань» станциясеннән «Свияжск»ка кадәр 50 км чакрымга «сузылган». Ягъни син электропоездга утырасың да, тиешле мобиль кушымтаны телефоныңа йөклисең һәм колакчыннарыңны киясең. Ә анда Татарстанның атказанган артистлары – Ләйсән Дусаева белән Рамил Вәҗиев тавышлары сәламли:

- Хыялдагы сәяхәт нинди булырга тиеш? Мөгаен, ул тарих белән заман, архитектура белән табигать, бертуктаусыз хәрәкәт белән тынычлык кисешкән урында булырга тиештер. Тәрәзәдәге күренешләр кайчандыр китапта укыганнарны искә төшерсә, күрәсе килгән рәсемнәр чынбарлыкта очраса – менә шул иң шәп сәяхәт буладыр. Бүген сезне шундый сәяхәт көтә: иркенләп утырыгыз, күзләрегезне йомыгыз яки киңрәк ачыгыз. Исегездә калдырыгыз: могҗизаларга ышанган саен, алар күбрәк була, - дип башлана аудиогид.

Ул үз эченә барлыгы 11 бүлек, ягъни станцияне ала. Һәм һәр бүлектә дә урыннарга бәйле тарихи фактлар сөйләнә. Шунысы кызыклы – аудиогид өчен язылган текст кешене ялыктырмый. Аудионы теләгән вакытта кушарга яки туктатырга була. Ләйсән Дусаева белән Рамил Вәҗиев төрле рольләргә кереп, 11 урын буйлап сәяхәт итәләр. Кайбер урыннарда бер-берсеннән төрттереп, шаярып алалар  – болар тыңлаучыны елмайта һәм үзен дә алар белән сәяхәт итү эффектын тудыра. Сүз уңаеннан, Ләйсән Дусаева үзе дә безнең белән сәяхәттә катнашты.

Аудиогид кемнәр өчен?

Аудиогид проекты өчен билгеле бер өлкә вәкилләре җәлеп ителгән. Мәсәлән, тарихчы продюсер, культуролог Энҗе Дусаева фәнни өлеше өчен җаваплы булган. Ул эш барышы турында сөйләде:

- Бу проект минем өчен бик мөһим, чөнки аның ярдәмендә фәнни-академик белем алырга һәм аны популярлаштырырга мөмкин. Үзем галимә буларак, аудиогидның теләсә кайсы өлкә кешесенә аңлаешлы булуы н мөһим санадым. Безнең эш берничә этаптан торды: башта фәнни-академик мәгълүмат тупладык, аннары минем сеңлем – тәҗрибәле журналист, актриса Ләйсән Дусаева, актер Рамил Вәҗиев шул текстны кызыклы итеп укыды. Аннары Фәрид Мөхәммәдов, Булат Карцев, Михаил Остудин музыкаль бизәлешен, аудио эффектын әзерләделәр. (Алар тарихчы, төбәк өйрәнүчеләр, экскурсоводлар белән подкастлар яздыралар). Пректларыбыз киләчәктә дә булыр һәм башка шәһәрләргә дә чыгарбыз дип ышанам, диде Энҗе. 

Әлеге проектны булдырганда халыкның ихтыяҗын да күз уңында тотканнар. Мәсәлән, хәзерге яшьләр иреккә, мобильлеккә тартыла. Оештыручылар ассызыклаганча, андый сәяхәтчеләр артканнан-арта. Шуңа күрә кешеләргә сайлау мөмкинлеге бирү мөһим. Мондый аудиогидлар шул трендтан, күзәтүләрдән чыгып эшләнгән. Ләкин бу тере экскурсоводтан баш тарталар дигән сүз түгел, ә һәр кеше дә үзенә уңайлы форматны сайлый ала дигәнне аңлата.

Пыяла өрүчедә кунакта

Сәяхәтнең үзенә тукталыйк. Электропоездда аудиогидны тыңлап илһамланганнан соң, безне Зөя утравында тере экскурсовод каршы алды. Ул безгә Зөя утравы тарихын сөйләде, шәһәрчекнең серләрен чиште.

Экскурсиябезнең иң кызыклы өлеше пыяла өрүче йортында булгандыр, мөгаен. Биредә безне пыяла өрүче Марат Федорович көтә иде. Әлеге «пыяла йорты» грант программасы кысаларында барлыкка килгән. Төп оста буларак нәкъ менә Марат әфәнде чакырылган. Аның пыяла белән эшләү өчен үз җайланмалары бар. Бу хакта биредә педагог булып эшләүче Зөлфирә Фәритовна сөйләде:

Безнең пыяланы эретә торган торган пич Санкт-Петербургның бер фирмасыннан кайтартылды. Ул 1100 градус температураны тота. Хәзерге вакытта андагы температура 1050 градус. Бу безнең экологик проект. Бирегә килгән пыяла шешәләрдән сувенирлар ясыйбыз, пыяланы ваклап интерьер әйберләре эшлибез. Әмма мастер-класста фәкать оста гына ясый, чөнки ул куркыныч һәм саклану чараларын күрүне таләп итә, – диде Зөлфирә ханым.

Марат әфәнде безгә пыяланы эретеп, өреп уенчык ясап күрсәтте. Пичне ачу белән бүлмә мунчага әйләнде. «Монда кышкы салкыннарда килергә кирәк икән», - диеште блогерлар. Оста безнең каршыда ясаган уенчыклар икенче көнне генә кулланырга яраклы хәлгә керәләр, шуңа күрә без бирегә кабат килергә сүз бирдек. Шулай итеп, Зөя утравына сәяхәтебез тарихи, фәнни яктан файдалы да, күңелле ял итү дә булды. 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое