«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әңгәмә

Ләйлә Хашитова: «Чаллыда болай киенү – тәвәккәллек»

Ул бик тыйнак һәм тырыш. Аның романтик образлары катлы-катлы һәм уйланылган.

 Үзе – Ләйлә, ә брендының исеме – «uyuy.clo». Кием дизайнеры, корсетлар остасы Ләйлә Хашитова белән таныштырам.

– Син Чаллының үзеннәнме?

– Әйе, шунда үстем. 16 яшемдә Казан технология һәм дизайн көллитенә укырга кердем, чөнки 5 нче сыйныфтан ук тормыш юлымны дизайн белән бәйләячәгемне белә идем.

– Әйе, шәхси блогыңда бераз бу турыда сөйләгән идең. Сезнең нәселдә тегү эшләре белән мавыгучылар бармы әллә?

– Юк, ютубтан күреп алып кызыксына башладым. Бер чит ил блогерының берничә әйберне буташтырып, кызыклы киемнәр тегүен карарга ярата идем. Кызыгып, әнидән тегү машинасын алып кайтуын сорадым. Чаллының яшьләр үзәгенә кул эшләре түгәрәгенә йөреп, әйбәтләп тегәргә дә өйрәндем.

– Үз брендыңны булдыру идеясе ничек туды соң? Корсетлар ясау – үзгә, тар юнәлеш бит.

– 2022 елда корсетлар ясау буенча курс үттем. Соңрак милли бизәк белән кызыксына башладым. Кызык өчен генә башлаган эшем нәтиҗәләр бирә башлады. Әмма нәкъ менә корсетлар тегәсемне алдан уйламадым.

– Син гадәти корсетлар түгел, ә татар милли модасы белән сугарылган эшләнмәләр ясыйсың.

– Интерьер дизайны белгечлеге буенча югары белем алганда, орнамент белән эшләп карарга куштылар. Кызыксынып өйрәндем, эшләдем. Аннан, «Печән базары» кебек милли фестивальләр турында белеп алгач, татар брендлары белән таныштым. Аларга ихтыяҗ күп икәнен аңладым. Бу факторларның барысы да миңа тәэсир итми калмагандыр.

«КАЙДАН ТАПТЫГЫЗ БУ ПӘЛТӘНЕ?»

– Кече бизнеста, гадәттә, күп әйберне үзеңә эшләргә туры килә. Синең ничек? Ярдәм итүчеләрең бармы?

– Күп нәрсәдә интуициямә таянып эш итәм. Берничә ел элек корсетларның популярлашып китәчәген кем белгән инде. Туплаган барлык белемнәремне, көчемне эшкә җиктем. Кирәкле тукымаларны кайтарттым да тегә башладым. Акрынлап кызыксыну артты. Хәзер төрле маркетларда катнашып, моңа ныграк инанам. Буш булганда, ирем ярдәм итә. Алга таба, әлбәттә, тегү командасын җыясым килә, үземә генә эш бик күп.

– Киләчәктә башка төрле әйберләр тегәргә дә ниятең бармы әллә?

– Узган яздан бирле блузкалар коллекциясе турында уйлыйм. Уйлыйм гына түгел, эскизлары да әзер инде аның. Тик кул гына җитми әле. Быел шуны чынга ашырасы иде.

– Беренче клиентыңны хәтерлисеңме?

– Беренчесен үк хәтерләмим. Әмма бер вакыйга гел истә. Шулай берьюлы көллияттән «Печән базары»на киттем. Өстемдә – әле мәктәптә укыганда тегелгән пәлтәм иде. Каршыма очраган бер апа, туктатып: «Кайдан таптыгыз бу пәлтәне?», – дип сорады. Үзем теккәнемне әйттем. Хәтта булачак клиентым дип, телефон номерын да язып алдым. Үзе дә, коллекция чыгара башласам, дәшүемне сорады. Язмадым, брендымны ачканда бу вакыйгадан соң алты ел үткән иде инде.

«ТАТАР БИСТӘСЕНДӘ КИБЕТЕМ БУЛСЫН ИДЕ»

– Блогыңда сине ешрак ачык, ак төсләрдә күрәбез. Ә бүгенге съемка өчен кара төсләрне сайлагансың.

– Бәлки кыш булгангадыр. Махсус эшләнелгән әйбер түгел. Минем корсетларым да караңгырак төсләрдә бит. Ә өске киемгә килгәндә, әйе, якты һәм ачык төсләргә өстенлек бирәм.

– Туй күлмәгеңне дә үзең теккәнсең дип беләм?

– Әйе, үземә ошаганны таба алмадым да, тегәргә булдым.

– Үзеңә киемнәр еш тегәсеңме соң?

– Хәзер алай ук еш түгел, чөнки тегү машинасында утырып арыйм. Ешрак кибетләрдән сатып алырга туры килә.

– Синеңчә, гардероб зур булырга тиешме?

– Әйе, әмма никадәр зур булса да, барыбер кием аз кебек. Һаман яңа әйбер киясе килә бит ул. Андый вакытта гардеробка ревизия ясарга тәкъдим итәм: почмакта онытылып яткан киемне берәр яңасы белән кисәң, ятышлы образ туа ала.

– Модамы, әллә үз стилеңме – кайсы мөһимрәк?

– Иң мөһиме уңайлы булсын. Трендлар бөтен кешегә дә килешмәскә мөмкин бит. Үз зәвыгыңны үстерү кулайрак.

– Үз зәвыгыңны үстерү юнәлешендә эшлисеңме?

– Балачактан ук романтик стильдә киенергә ярата идем. Итәк, күлмәкләр генә кидем. Хәтта шул ук үзем теккән пәлтәне алсак та, ул «Анна Каренина» белән илһамланылган иде: челтәрле, бисерлы. Мин аны эшләпә, озын күлмәк белән кияргә ярата идем. Аңлыйсыңдыр, Чаллыда, ЗЯБ районында шулай киенү – үзе бер тәвәккәллек бит. Казанга күченгәч, ул яктан иреккә чыктым.

– Синнән мода буенча киңәш сорыйлармы?

– Сорасалар да, артык бәя бирергә тырышмыйм. Кешенең образы үзенә уңайлы булса, ни өчен кимәскә?

– Илһамландыручыларың кем?

– Дусларым – минем төп этәргечем, барысын да бик яратам. Берсе җырлый, икенчесе чаралар ясый, өченчесе зурлар өчен лагерь оештыра. Мондый мохит канатландыра.

– Гадәти көнеңне тасвирлачы.

– Бүгенге көндә остаханәм өйдә, шуңа көннәрем эш белән уза, кичләрен кайдадыр чыгарга тырышам. Ирем белән бергә вакыт уздырам. Әле менә бүген интервьюдан соң, остаханәм өчен аерым бүлмә карарга барам. Эш – эштә калуын, өйдә – өй булуын телим. Клиентларымны да кабул итү җиңеләер.

– Чынга ашырасы максатың бармы?

– Балачакта Париж мода атнасына эләгү турында хыяллана идем, әмма хәзер бар нәрсәгә дә аек карарга тырышам. Брендымны тагын да ныграк үстерәсем килә. Мәсәлән, Иске татар бистәсендә кибетем булсын иде дип хыялланам.

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое