«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әңгәмә

Ләйсән Большова: «Алкышларны ишеткәч тә, сәхнә минеке икәнен аңладым»

Мин аны беренче күргәч тә , бигрәк нәфис, тыныч кеше дип сокланган идем.

Шул күрешүдән соң инде 6-7 ел вакыт узган, хәзер ул минем өчен төрле образларны җанландырган, әмма шул ук вакытта нәфислеген һәм тынычлыгын югалтмаган артист. Сүзем – Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Ләйсән Большова турында.

Мин Биектау районы Ямаширмә авылында тудым. Әнием миңа 4 ай булгач та, эшкә чыккан. Мин күбрәк ике абыем белән үстем, шуңадырмы, үземне кайвакыт малайлар шикелле тота алам. Театрда малай роленә керү дә миңа җиңел бирелә.

Кечкенә чакта әнигә: «Спортчы яки актриса булам», – дия идем. Диванда сикереп, мендәрләрдән мәтәлчек ата идем, кешеләр җырласа, кушылып җырладым, биесәләр, биедем – актив булдым. Спорт буенча мәктәптә гел ярышларга йөрдем, кул көрәштерү, йөгерү, чаңгы ярышларында катнаштым. Шул ук вакытта бәйрәмнәрдә алып баручы буларак яки җырларга, биергә чакыралар иде. Мәктәптә әйбәт укыдым, әтиемнең укытучы булуы да роль уйнагандыр.

Спорт белән актриса булу арасында мин икенчесен сайладым. Әле дә хәтерлим: алты яшьлек чагымда 8 март уңаеннан дәү әнине котларга әти белән сәхнәгә чыгып бастык. Мин анда бик матур шигырь сөйләдем, халык дәррәү алкышлады. Шул мизгелдә күңелемдә бу алкышлардан туган ләззәт хисе озак кына җибәрмәде.

Тугызынчы сыйныфка җиткәч, әти-әнигә Казан театр училищесына укырга керергә теләгәнемне әйттем. Әмма алар минем бу фикеремне тиз генә кабул итмәделәр әле. Әтием, үзенең эзләре буенча китүемне теләп, педагогия көллиятенә керергә тәкъдим итте. «Әгәр инде ул юлдан китмәсәң, 11 сыйныфка кадәр укыйсың – аңарчы уйларга да вакытың булыр», – диде. Мин аның сүзенә колак салып, педагогия көллиятенә документ тапшырырга киттем. Баллар буенча үттем үтүен, барысы да яхшы гына барды... Ә бит күңел театрга – сәхнәгә тартыла! Юлда кайтканда уйларымны абыема сөйләп бирдем. Һәм ул миңа: «Әтине тыңлап мин дә укытучылыкка укыдым – кызыл дипломга тәмамладым, ләкин хәзер ул юнәлештә эшлимме? Юк. Менә син дә үзең теләгән юлны сайла, алга таба ул җирдә сиңа эшлисе», – дип акыллы киңәшен бирде. Аның сүзләре мине канатландырып җибәрде – тиз генә интернеттан театр училищесы турында мәгълүмат эзли башладым. Баксаң, керү имтиханнарын тапшырырга нибары 3 көн калган! Ә бит абитуриентлар әлеге имтиханнарга гадәттә еллар, айлар буе әзерләнә, ә монда – 3 көн!

Җиң сызганып имтиханнарның беренче турына әзерләнә башладым. Ике турны да уңышлы гына үттем һәм өченче турда ул вакыттагы директор Гыйлемхан Һадиевич миннән «Ата беләсеңме?» – дип сорады. «Беләм», – дим. «Өч мишеньнең ничәсенә тидерәсең?» – ди. «Бик тырышсам – икесенә, ә болай берсенә тәгаен тидерәм», – дидем. Имтиханнан чыктым да, «Нигә миңа андый сорау бирде икән?» – дип борчылып утырам. Бәхетемә, мин үткән булып чыктым. Ул вакыттагы сөенечне әйтеп бетереп булмый! Шулай итеп, остазларым Лилия Низамиева һәм Ренат Әюпов курсында укый башладым. Театр училищесында уку бер сулышта узып китте – мин шундый яратып укыдым! Менә хәзер дә шул дәресләрдә утырыр идем.

Тәүге адымнар

Кариев театрына Гаяз Исхакыйның «Кәҗүл читек» спектаклендәге Әхмәдулла роле белән килеп кердем. Иң озак һәм яратып уйналган ролем ул. Театр училищесында диплом спектаклен («Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте») чыгарганда, миңа Брайн исемле малайны уйнарга туры килгән иде инде. Ренат абый мине шунда күреп алгандыр дип уйлыйм. Аннан соң «Кәҗүл читек»не куяр алдыннан: «Әхмәдулла ролен сиңа тапшырып карыйсым килә, булдыра алырсыңмы икән?» – диде. Мин, әлбәттә, шундук ризалаштым.

Нинди ул Әхмәдулла? Ул минем балачагымдагы кечкенә Ләйсән кебек. Аерма шунда ки, аңа наз артыгы белән бирелгән, ә миңа, киресенчә, җитмәгән кебек. Төпчек булгач аны барысы да ярата, иркәлиләр, һәр теләген үтиләр. Көннәрдән бер көнне Әхмәдулла «юк» дигән нәрсә белән очраша. «Миңа хәзер үк, бүген үк кирәк кәҗүл читек!» – дип еласа да, «икенче елга гына була, улым» дигән вәгъдәләр ишетә. Бала өчен мондый сүзләр авыр кабул ителә, ул бит шул «юк»ны кичерергә тиеш. Анда шулай ук әти-әнинең кадерен белү темасы күтәрелә. Соңгы арада әти-әнием белән хастаханә юлын еш таптыйбыз. Бүгенге көндә минем өчен иң мөһиме – аларның саулыгы. Әхмәдулла да әсәрдә шуны аңлады. Бу роль миңа һәр яктан кадерле. Аеруча азактагы җырдан соң балаларның күзләрендәге нур, өмет утын күреп тетрәнәм. Шуңа да мин спектакль азагында гел елыйм.

Хыялдагы роль

«Ал җилкәннәр» спектаклен (режиссеры – Ренат Әюпов) чыгарганда без 5 состав – мин, Альбина Ногманова һәм студент кызлар идек. Тора-бара без икәү генә калдык. Спектакль пластик булырга тиеш иде, шуңа режиссер Альбина белән эшләде, 5-6 репетициядән соң мине дә эндәште. Репетициядән соң калып, мизансценаларын карап, сүзләрен кабатлап йөри башладым. Соңрак инде «Ал җилкәннәр» премьерасы минем белән узды. Шуны әйтергә кирәк, бер рольне ике составта уйнасак та, Альбина белән икебез арасында ярышу, көнчелек кебек хисләр юк. Гомумән, Альбина җайлы, рәхәт кеше ул. Без һәрвакыт аңлашып, ярдәмләшеп эшлибез. Спектакльне, үзем уйнамаган көннәрдә, тамашачы буларак та карыйм. Безнең театрда балалар, яшьләр өчен мондый спектакль булуы сөендерә.

Тыныч, тәти кешеләрне уйнап була ул, ә менә минем авыру, тиле кешене уйныйсым килә. Бөтенләй үземә охшамаган кешене уйнап, «Ләйсәнме соң бу?» – дип карап утыруларын телим. Тирән, холыклы образларны гәүдәләндергәндә артист үзе дә тулылана, бөтенләй башка яктан ачыла.

Гаилә турында

Театр училищесын тәмамлап, театрга эшкә урнаштым, берничә айдан соң кияүгә чыктым. Ирем – хәрби кеше, гел командировкада, аның белән сирәк күрешәбез. Мин беренче көннәрдә үк: «Актриса булам, сиңа җиңел булмаячак», – дип кисәттем. Ни генә булса да, ул минем терәгем – һәр уңышыма минем белән бергә сөенә, күңелем тулса, аның белән бүлешәм. Кызыбыз Мәрьямгә 4 яшь. Ул – минем иң зур мәхәббәтем. Бала тугач, үземне чәчәк аткан кебек хис иттем, хәзер дә үсүен күзәтү бик кызык. Ул да, артист балаларына хас булганча, сәхнә артында үсә.

«Сәхнәдә тынычлык табам»

Театрда эшләгән 7 ел вакыт эчендә шуны аңладым: сәхнә миңа тынычлык бирә икән. Гомеремнең соңгы көненә кадәр сәхнәдә буласым килә. Мин тормышта оялчан, кыюсыз кеше. Ә сәхнәдә, киресенчә, ничектер ачык. Үз сүземне әйтә, позициямне күрсәтә алам. Нинди генә рольдә булсам да, ул барыбер – мин. Сәхнә – гел яңалык тудыру, илһамлану һәм ачылу урыны.

фотолар: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое