“Ходаем, мин могҗизалар турында түгел, көндәлек көч турында сорыйм. Мине кечкенә адымнар сәнгатенә өйрәт.” Антуан де Сент-Экзюпери
Без шактый буталып һәм укмашып беткән, ләкин әле һаман да күпмилләтле җир шарында яшибез. Бу бер татар хатын кызының күңелендә табигый рәвештә туып сүзләнгән догасы… Бу сүзләр күпләргә артык һавалы булып тоелырга, кемнеңдер кыйммәтләре белән кисешмәскә мөмкин. Шуңа искәртәм – бу дога. Ләкин бу доганы дини практика түгел, ә әдәби жанр итеп кабул итүегезне үтенәм.
Ходаем!
Мин баштан калфак төшмәгән яисә әйләнә тирәм тоташ лалә шәкелләренә күмелгән тормыш сорамыйм. Аңлы рәвештә милләтемнең лаеклы кызы булып тормыш итү турында хыялланам. Егерме беренче гасырда, глобальләшкән дөньяда бу максатка ирешү җиңел түгел, ләкин мөмкиндер дип фаразлыйм. Бу хыялга ирешүдә терәк булсаң иде. Иң элек, татар хатын-кызы исемен күтәрү өчен камил, бай татар теленә ия булу һәм аны тулы канлы итеп куллану шарт. Телне балачакта өйрәнү бәхете тәтегән очракта да, аны саклау гына түгел, үстерү дә мөһим икәнен оныттырма, зинһар. Дөнья әдәбияты белән беррәттән, кулдан татар телендәге сыйфатлы әдәби әсәрләр дә төшмәсен иде. Мине үзгәрешләргә сизгер, яңалыкларга ачык, ләкин тамырларыма һәм асылыма тугры шәхес ит.
Миллилек минем йөземдә тыштан (гына) түгел, иң элек рух һәм аң дәрәҗәсендә эчтән чәчәк атсын иде. Милләтне алга этәрүгә, татар мәдәниятен саклауга үз балаңны татар теленә өйрәтеп, аны мирасыбыз белән таныштырудан да бөегрәк өлеш була алмый. Моны исемнән чыгарма.
Һәр башлангычта – кыз, тормыш иптәше, әни, дус, апа, сеңел, килен рольләрендә, һәм һөнәр иясе буларак та – булдыра алганча камил һәм уңган кеше булырга ярдәм ит. Ләкин бу чиксез камиллеккә омтылыш юлында үз-үземне югалтмаска, ә иң мөһиме чын, ихлас, гади булып калырга кирәклеген маяк итеп тот. Дөнья һәр чаттан төрле халыкларның аш-суын тәкъдим иткәндә, аларны яраткан очракта да, гөбәдия, бәлеш һәм татар чәе тәмен оныттырмасаң, табыннан төшертмәсәң иде. Тарихка һәм борынгыларга, гореф-гадәтләребезгә хөрмәт белән карарга, шул ук вакытта яңарышка кызыксыну һәм кыюлык белән атларга мөмкинлек һәм аң-акыл бир.
Амин.
Ният беренчел, һәр якты ниятле ихлас дога чынга аша. Әмма ул ниятне һәрдаим истә тотып, нибары көндәлек дөрес гамәлләр кылган очракта гына теләкнең чынга ашуына өметләнергә була.
Энҗе Садыйкова
Нет комментариев