Иҗатка килү юллары да, вакыты да һәркемнең төрлечә.
2023 ел дәвамында «Идел» журналы ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Яңа исем» проектын тормышка ашырды.
Аның төп максаты: яшь язучыларны үстерү, аларга иҗат мәйданы булдыру; иҗатка мәхәббәт уятып, татар телендә иҗат итүне популярлаштыру.
Татар телендә язучылар тәрбияли торган Әдәби институтларыбыз юк әле безнең. Яшьләргә үзләре белгәнчә язарга һәм шуңа разый булырга туры килә. Аларга язучылык эшенең бүген дә кирәклеген, кәсеп кенә түгел, һөнәр дә була алуын төшендерергә кирәк. Әдәби осталык тәҗрибә белән, остазлар ярдәмендә камилләшә. Бүгенге сүзебез – язарга омтылышы, теләге булган яшьләргә хәерхаһлы булу турында.
Ничә яшьтә яза башларга?
Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев гомумән 38 яшьтә генә яза башлый. Инде үзен педагогикада табып, укытучылык эшенең бар тәмен татыган кешенең әдәбиятка килүен ничек аңлатырга? «Беренче хикәяләремне китаптан өйрәнеп, бармактан суырып яздым», – дип яза ул.
Абдулла Әхмәт исә аларны «уйлап чыгарылган хикәяләр» дип бәяли һәм «Казан утлары» журналына бастырудан баш тарта. Мөхәммәт Мәһдиев исә аңа рәнҗеп, хикәяләр язудан туктый. Ләкин бер елны могҗиза була. Гаградагы иҗат йортында алар Рафаэль Мостафин белән очраша. Мөхәммәт ага яшьлек елларында үзе күргәннәрне, үз авылында булган хәлләрне сөйли. Рафаэль Мостафин шунда: «Ник боларны язмыйсың?» – дип сорап куя. Менә шуннан соң бер хакыйкать ачыла: «Әдәбият китаптан түгел, ә тормышның үзеннән булырга тиеш!»
Тагын бер әдипне мисалга алыйк. Ләбибә Ихсанова Казан университетының география факультетына укырга керә. Әмма нәселдән килгән зыялылык аны да иҗатка тартып кертә. Язарга кәгазь юк – сугыш еллары. Тулай торак диварына шигырьләр яза ул. Аннан иптәш кызларына ияреп, Латыйф Җәләйнең диалектологиядән лекциясен тыңларга керә. Остазга Ләбибәнең шигырьләр язуы турында әйтәләр. Сорагач, укый Ләбибә апа. Ошата остаз. Алып, «Казан утлары»на илтә – бастыралар. «Көмеш елга» исемле хикәясен исә ябык конкурска юллый һәм... җиңеп чыга. Әсәр Харис Якупов бизәлешендә аерым китап булып Татарстан китап нәшриятында басылып та чыга. Димәк, иҗатка килү юллары да, вакыты да һәркемнең төрлечә. Шулай да тиешле шартлар, вакытында кул сузучылар булу да кирәк.
«Талантлы яшьләргә йөз тотарга кирәк»
Бик кызык килеп чыга бит әле: гомер-гомергә яшьләр әдәбиятка килми дип уфтанучылар күп булган. 1976 елда, мәсәлән, «Идел» альманахында басылган мәкаләсендә әдәбият белгече, тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин: «Әдәбият мәйданына килүче яшьләребез кимеде, – дип яза. – Хикмәт саннарда гына түгел. Яшьләр арасында: «Күрегез! Менә мин киләм!» – дип кычкырып, чәчрәп торган талантлар без теләгәннән азрак күренә. Иҗат юлларын кызыклы гына башлап, беренче әсәрләре белән өмет уяткан яшьләрнең дә байтагы нигәдер сүрелеп бара. Аларга иҗади активлык, тырышлык һәм үҗәтлек җитми. Татар язучыларының күпсанлы коллективы эчендә күмелеп, югалып баралар шикелле. Бездә яшьләр белән индивидуаль эш алып бару йомшый төште. Йомшатмаска иде. Бигрәк тә талантлы яшьләр белән эшләүне. Ахыр чиктә әдәбиятны бары талантлар гына үстерә ала».
«Әдәбиятыбызның чын-чынлап үсүен телибез икән, талантлы яшьләргә ориентация тотарга кирәк».
Яңа исемнәр булырмы?
«Идел» журналында эшләгәндә яшьләр иҗатын барлау идеясе белән яна башладык, чөнки аларның күбесе иҗаты белән социаль челтәрләрдә бүлешә һәм шуның белән канәгать тә кала. Анда: «Әдәби телең начар, әсәрең эшләнеп бетмәгән, журналга басарлык түгел әле!» – дип кырт кисүче юк, лайк куялар икән, шул җитә шикелле. Әдәби мөхәррирләр әсәрне редакцияләп тә тормый. Ләкин бу бик куркыныч алдавыч... Әдәби телең шомарырга өлгерми кала, Остаздан башка ялгыш юнәлештән китеп, үсештән гомумән читләшүең бар. Аннары... социаль челтәрләргә басылган әсәрләр бик тиз генә халыклашып та китә – карагыз сез ватсаптан яки башка мессенджерлардан килгән хәбәрләрне – кем анда авторын куя? Шулай итеп, синең әсәрең инде «башка чыгып», гомумән мөстәкыйль яши башлый.
Язучы булу ул – талант та. Ә талантны һәрчак чарларга кирәк. Менә шуның өчен дә без журнал каршында «Яңа исем» дип исемләнгән әдәби лаборатория булдырдык.
Лаборатория 2023 елның март аенда «Идел» журналы каршында старт алды. Иҗатка тартылган яшьләрне барлап, 9 ай дәвамында бер иҗат рухында яшәп, остазлардан шәхси дәресләр алып, билгеле бер темага яңа әсәр иҗат итү күзалланды. 2023 елда әдәби мәктәптә 60лап яшь язучы катнашырга теләк белдерде. Аларның яше 14тән 35 яшькә кадәр. Катнашучылар дүрт төркемгә бүленеп, остазлар билгеләнде. Яшьләр белән 4 остаз шөгыльләнде: язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон (шигърият); язучы, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин (проза); язучы, «Казан утлары» журналы җаваплы сәркатибе, филология фәннәре кандидаты Ландыш Әбүдарова (проза); шагыйрә, «Мәйдан» журналы әдәби бүлек мөдире Лилия Гыйбадуллина (шигърият).
«АЛЛО, ИЛҺАМ» чарасыннан тапшыруны биредә карагыз:
Гөлүсә Закирова, Татарстан китап нәшрияты медиа - продюсеры,
«Яңа исем» проект ы авторы һәм җитәкчесе.
Нет комментариев