Язуда дилемма булганда нишләргә белми калган чаклар һич кимеми бит.
Әле һаман «Сабан туе»мы, «Сабантуй»мы, «күн итек»ме, «күнитек»ме кебек сораулар туып тора. Бүген шулар арасыннан дөресрәк дигәнен табарга тырышырбыз. Аннан тагы «кызганычка каршы» сүзенең нәрсәсе эшкә яраксыз һәм ни өчен «Олимпия» сүзенең нигезсез булуын да карап үтәрбез. Әйдәгез, киттек!
САБАН ТУЕ
«Алмагачлар чәчәк ата майның унбишләрендә». Аннан соң инде матбугат чараларында Сабан туена әзерлек турында хәбәрләр күренгәли башлый. Җәйнең тәүге аенда бу хәбәрләр артканнан-арта гына бара, әлеге «Сабан туе» сүзе һаман саен ешрак кабатлана. Һәм елдан-ел бер үк сораулар килеп туа тора: Сабан туемы, Сабантуймы? Бу сүзне баш хәрефтәнме, юл хәрефеннәнме язарга? Менә шул ике сорауга кыскача гына җаваплар әзерләдем.
1. Сабан туе белән Сабантуй арасында берсе генә дөрес дип кистереп әйтеп булмый. Телебезнең бүгенге хәлендә бу сүз ике төрле языла һәм әйтелә ала. Әйе, аларның әйтелештә дә аермалары бар: Саба́ н туе дигәндә басым беренче сүзнең соңгы иҗегенә төшә, Сабанту́й дигәндә – соңгы иҗеккә.
Ике компонентлы сүзләр бик күп. Шулар арасында кайчандыр ирекле сүзтезмә булганнары да байтак. Фәнни тикшеренүләр II төр изафә формасында ясалган кайбер сүзтезмәләрнең актив кулланылганнары примитивлашуга таба баруын күрсәтә. Мәсәлән, баштарак бал кашыгы, аш яулыгы булып йөргән сүзләр хәзерге татар телендә балкашык, ашъяулык формасын алган (шулай ук алмагач, алъяпкыч, тукранбаш, тамчыгөл, көнчыгыш кебек сүзләрне дә санап үтәргә була). Сабан туе сүзен исә әлегә бу бер формадан икенче формага күчеш этабын үтеп беткән дип әйтеп булмый, шуңа күрә ике язылышның берсе дә хата дип санала алмый. Мин үзем аерым язуны өстенрәк күрәм, ләкин кайберәүләр, киресенчә, кистереп бер сүз белән генә бирү яклы.
2. Элек Сабан туе (яки Сабантуй) сүзе эзлекле рәвештә юл хәрефеннән генә языла иде, шул сәбәпле күп кенә искергән сүзлекләрдә шулай теркәлгән. Хәзерге телдә «татарларның милли бәйрәме» буларак һәрвакыт баш хәрефтән языла, шуңа күрә нинди генә контекстта килсә дә, әгәр дә сүз махсус мәйданда билгеле кагыйдәләр нигезендә уздырылган чара турында икән, димәк, Сабан туе дип язабыз: бөтенроссия Сабан туе, бөтенроссия авыл Сабан туе, федераль Сабан туе, Минзәлә Сабан туе... Шулай ук «Авылларда Сабантуйлар узды», «Быел районда Сабан туе 12 июньдә уздырылачак» дип язу дөрес була.
Әмма кечкенә бер искәрмә бар. Соңгы елларда оешма дәрәҗәсендә үткәрелә торган төрле чараларны да сабан туе сүзе белән атый башладылар. Бу яхшы да, начар да дия алмыйм. Тик шунысы бар: әгәр дә сүз халкыбызның милли бәйрәме түгел икән, димәк, сабан туе юл хәрефеннән языла: мәктәп сабан туе, журналистлар сабан туе, кышкы сабантуй... (Боларда сабан туе сүзен фестиваль, конкурс, ярыш кебек сүзләр белән алмаштырып була).
Күз каршыбызда сүзнең мәгънәсе киңәя һәм без шуңа шаһит булабыз бугай. Бу исә телнең һәрвакыт үзгәрештә булуына кечкенә бер дәлил.
КҮН ИТЕК
Бу арада күн итек дипме, күнитек дипме язылу турында баш ватарга туры килде. Уртак фикергә киленде дия алмыйм. Гадәттәгечә, ике төркемгә бүлендек. Монда үз фикерләремне җиткерәсем килә.
Атрибутив бәйләнешле сүзтезмәләрнең кушма сүз булып киткән очраклары шактый яхшы аңлатыла ала. Мәсәлән, аккош, актөлке, караелан, карабодай кебек сүзләр баштан сүзтезмә буларак формалашкан. Хәзер алар бер сүз итеп кушылып языла. Һәм боларда мәгънә үзгәрешләре дә яхшы сиземләнә. Әйтик, без аккош төрләренең ак кына булмавын беләбез, ләкин кара төсле аккошны да без каракош димибез, кара аккош дибез, чөнки каракош – бөтенләй башка кош. Шулай ук хәзер яшел карабодай дигән сүз дә таралды. Караелан да һәрвакыт кара булмаска мөмкин, актөлке дә җәй көннәрендә соры төсле була, кышын гына агара ул. Ягъни менә мондый сүзләрдә сыйфатны белдергән компонент берникадәр шартлы мәгънә алган, ул инде хәзер конкретлыгын югалта төшкән. Инде күн итеккә кайтыйк. Әгәр дә бу сүзне дә югарыдагылар рәтенә кертеп кушып язабыз икән, димәк, аның күн өлешен шартлы рәвештә генә материалны белдерә дип танырга тиеш булабыз. Шуңа нигезләнеп, күнитек күннән генә түгел, башка материалдан да тегелә ала булып чыга. Ләкин резин күнитек дип сөйләшкәнне дә, язылганны да күргәнем булмады.
Мондыйрак нәтиҗә килеп чыга хәзер: итек сүзе үзе генә дә актив кулланыла, ул төрле материалдан тегелә (яки эшләнә) ала. Шул материалны белдергән сүзләр, башка сыйфатлар кебек үк, аерым язылырга тиеш: киез итек, күн итек, кирза итек, чүпрәк (тукыма) итек, резин итек. Кайбер якларда бер сүз буларак кулланылган күнитек, кизитек кебекләрне диалекталь вариант дияргә кала. (Кизитек турында аерым язып торасы юк, шул ук күн итек калыбы инде ул, кизитек дисәк, киез катасын да кушабызмы инде?) Менә шундыйрак фикерләр.
БУЗА КУПТАРЫРГА
Беләсезме кай ягы белән кызык бу сүз? Аның мәгънәсе «зур тавыш күтәрергә, җәнҗал, гауга чыгарырга». Моны болай да күпләр аңлый, күп кенә язучылар әсәрләрендә куллана. Кайберәүләр тагын буза кубарырга, буза кузгатырга, буза күтәрергә дигән вариантларын сайлый. Бүгенге сүзлекләр бу бузаның «җәнҗал, гауга» мәгънәсен теркәсә дә, ул әнә теге санап үтелгән сүзләрдән башка үзе генә кулланылмый. Төбендә исә хәзер искереп онытылган бузарга, ягъни «әчеп чыгарга» дигән фигыльдән ясалган буза сүзе ята. Буза исә – солы, арпа, бодай яки башка бөртеклеләрнең ярмасыннан өй шартларында кайнатып ясалган җиңелчә исерткеч эчемлек. Бу эчемлек элек шактый таралган булса кирәк, чөнки ул барлык диярлек төрки телләрдә дә кулланыла. Төркиләрдән гарәпкә, фарсыга һәм русларга да алынган (киресенчә түгел).
Татар теленә бәйле рәвештәме, юкмы, рус телендә дә ул ике мәгънәгә ия: беренчесе теге эчемлек булса, икенчесе шулай ук – шау-шу, ыгы-зыгы, гауга. Алай гына да түгел, русларда бу тамырдан тагын да күбрәк сүзләр ясалган: буза, бузить, бузотёр (бузотётка), бузотёрский, бузотёрничать, бузотёрство, бузотёрствовать.
Җиңелчә исерткеч эчемлек дип саналса да, күрәсең, артыгын салып җибәргәч, буза да канны шактый кыздырган. Кызган канлы кешенең исә тавыш-гауга чыгаруын көт тә тор инде. Әнә шуннан буза куптарырга сүзе ясалган булып чыга.
ОЛИ́ МПИЯ – ОЛИМПИА́ДА
Кычытмаган җирне кашу буладыр бәлки, шулай да хәзер көндәлек шикелле язып барылган проблемаларны теркәп куймасам, алар онытылып калачак. Болай исә кайчандыр аларны күтәреп чыгарга җиңелрәк булыр кебек. Шулай өмет итик инде.
«Нәрсәне кашырга җыена тагын бу?» – диярсез. Олимпия сүзен. Дөресрәге, аның ясалышын. Бик күптәннән инде бездә рустан керә торган сүзләрнең кушымчаларын гына кыркып «татарча» сүз ясау гадәте бар. Күп очракта моның башка чарасы да юк, бигрәк тә сыйфатлар ясалганда. Нормаль, оптималь, генераль кебек сүзләр нәкъ шулай барлыкка килгән. Кайчакта исә рус сүзләренә бераз гына үзгәреш кертергә туры килә, чөнки кушымчаны кисеп ташлау гына бик килбәтсез сүз китереп чыгара, мәсәлән: техник (технич түгел), механик (механич түгел) һ. б. Әмма «үзгәреш кертергә туры килә» дигән сүз дә билгеле бер система эчендә эшләнә бит ул. Теләсә нинди сүзне теләсә ничек үзгәртү әнә Олимпия кебек шөкәтсез нәмәрсә ясауга китерә. Эш нәрсәдә?
Рус телендәге олимпийский сүзе өч исемгә сыйфат була ала: Олимп, Олимпиец һәм Олимпиада. Шулай ук Олимпийские игры дигәннең сыйфаты да олимпийские була. Ягъни татар теленә тәрҗемә иткәндә менә шул исемнәргә игътибар ителергә тиеш иде, нәкъ шулар нигез итеп алынырга тиеш иде ләбаса. Шулай булганда «олимпийские боги» Олимп илаһлары (аллалары түгел!), «Олимпийские игры» Олимпиада уеннары, «Олимпийский комитет» Олимпиада комитеты булыр иде. Булыр иде дә бит, бездә инде Олимпия бик тирән тамыр җәйгән. Тик нәрсә соң ул Олимпия? Шәһәр дисәң шәһәр түгел, уеннар дисәң – ул да түгел. Һәм мине иң борчыган сорау: моны төзәтеп буламы? Кирәкме, гомумән? Кызык өчен башка төрки халыкларның сүзлекләренә күз салдым. Ходаның хикмәте, аларда тәртип, бернинди дә Олимпия юк анда.
КЫЗГАНЫЧКА КАРШЫ
Бу сүз (язуда кереш сүз) инде күптәннән һәм шактый еш кулланыла. Без аңа яхшы ук күнегеп беткәнбез дисәм дә ялгышмамдыр. Шулай да аның мәгънәсендә каршылык булуын тәнкыйтьләүчеләр белән дә килешмичә булмый, ягъни кызганычка каршы ул бәхет, куаныч була. Шул сәбәпле, менә бу нәрсәгә каршы калыбы мәгънәви мантыйкны боза.
Бу калып үзе Совет хакимияте урнашкан елларда барлыкка килгән. Шикләнүсез аны рус телендәге «к сожалению» сүзенең уңышсыз калькасы дип әйтеп була. Ләкин бит бу сүз безгә бик кирәк. Инде нишлибез хәзер?
Башны бераз кашыйбыз да, уңышлы вариантлар эзли башлыйбыз. Шул ук иске әдәбиятыбызда кулланылган мәгаттәәсеф, мәгаләсәф сүзләрен ара тирә кыстыргалау әдәби телебездәге дәвамчанлыкны күрсәтер иде. Боларны искесенүчеләргә башка вариантлар да тәкъдим итә алам. Иң уңышлысы, минемчә, кызганычка яки кызганычка күрә (чагыштыру өчен Чиләгенә күрә капкачы яки Мулласына күрә мәхәлләсе кебек мәкальләрдәге күрә сүзенә игътибарны җәлеп итәр идем). Болар гына җитми дисәгез, тагын ни кызганыч, ни үкенеч дигәннәрне бар. Ни генә булса да, боларда кызганычка каршы сүзендәге кебек мәгънә каршылыгы юк. Һәм алар болай да телдә кулланыла, тик нишләптер сирәгрәк.
Кабат-кабат язып тормас өчен, бәхеткә каршы сүзен дә шунда ук билгеләп китим. Бәхеткә каршы ул бәхетсезлек була бит. Без исә аны башка контекстта кулланабыз. Шуңа күрә монда да бәхеткә (бәхетемә, бәхетебезгә), бәхеткә күрә дию теге каршылыктан коткара, сөйләмебезне тагын да дөресрәк итә.
Ринат Сәфәров,
филология фәннәре кандидаты,
ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире