«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

Бюджетлы сәяхәтче көндәлеге: өч илгә 50 меңгә

Мин сәяхәт итәргә бик яратам, ә акча түгәргә – юк.

 Шуңа сәяхәтләремне мөмкин кадәр бюджетлы итәргә тырышам. Еш кына якындагы чит илгә барып кайту Россия эчендә сәяхәт итүгә караганда арзанрак килеп чыга. Быел мин өч дәүләттә булып кайттым. Юл чыгымнарын да исәпләп, бер атналык сәяхәт бер кешегә 50 мең сумнан кимрәк килеп чыкты.

Азәрбайҗан

Туризм өчен иң рәхәт вакыт май урталарыннан октябрь азакларына хәтле (җәй уртасы эссе яратучыларга гына туры килә). Азәрбайҗанга барсаң, сине шәһәр ялы көтә, ягъни иркенләп диңгез буенда ятып булмаячак. Билгеле Каспий диңгезе бар, әмма махсус җайланган пляжлар юк диярлек. Җирле халык монда су керми, чөнки Каспий төбеннән азәрбайҗаннар нефть таба. Нефть – илне яшәтә торган төп ресурс. Илнең башкаласы Баку шәһәрендә нефть суырткычлары шәһәр уртасында ук тора, кайбер урыннарда араларыннан парктагы сыман йөрергә мөмкин.

Баку – бик матур, чиста, яшел шәһәр. Башкаланың яңа гына төзелгән сәер архитектуралы күктиярләре дә, XII гасырда ук таштан төзелгән тар иске урамнары да бар. Иске шәһәрне бакулылар «Ичери Азәрбайҗан Шехир» дип, ягъни эчке шәһәр дип атыйлар. Анда кешеләр хәзергәчә яши. Азәрбайҗан халкы ачык һәм кунакчыл. Таныш булмаган кешеләр дә кунакка чәйгә чакыра. Иске шәһәрдәге бер йортка кунакка чакыруны кабул иттем. Йорт хуҗасы – өлкән яшьтәге бер абзый, гомер буе журналист булып эшләгән булып чыкты. Тормышы турында сорашкач, йортын күрсәтте, галәсе турында сөйләде. Азәрбайҗанда күпчелек халык ярлы яши, шуңа карамастан күбесе үзен бәхетле дип саный. Иң борчылганнары: акча җитмәү, эш булмау, Әрмәнстан белән булган сугыш…

Иң нык тәэсир иткәне Баку яшьләре булды. Без танылган Азәрбайҗан джазын тыңлау нияте белән йөргәндә, урамда торган фортепианога юлыктык. Бик тиздән бу безнең иң яраткан урынга әйләнде. Монда һәркөн яшьләр җыела. Аларның күбесе музыка коралларында уйный һәм бик матур итеп җырлый.

Бер-берсенә кушылып китеп җырлыйлар, аларны джаз таныштыра. Аралашканда бик ачык һәм белемле булып тоелдылар. Шунысы кызык, эссе һава торышына карамастан, егетләр гел кара күн куртка киеп йөри. Беренче карашка кырыс күренсәләр дә, аралашканда бик ачык күңелле һәм дустанә булып чыктылар. Азәрбайҗанда олы буын русча сөйләшә, ә яшьләрнең әз өлеше генә аңлый. Яшьләр белән татарча яки төрекчә аңлаштык.

Бакуда бәяләр артык кыйммәт түгел, шәһәр үзәгендә метродан ерак түгел генә аерым бүлмәле хостелда төн куну 2-2,5 мең сумга төшәчәк. Автобус һәм метро бәясе 27 сум. Азәрбайҗанга сәяхәт өчен манат дигән валюта кирәк булачак, 1 манат – якынча 54 сум. Бакуга барган очракта якында урнашкан тауларга автобус белән барырга яки бер көнлек тур алырга кирәк.

Бу өч ил арасында Азәрбайҗан «иң зәвыклы» ил исемен ала.

Мәйданы: 86,6 мең км2
Халык саны: 10,2 млн
Нәрсә карарга: Иске шәһәр, шарлавыклар һәм таулар, Габала.
Нәрсә ашарга: пити (7 сәгать буе чүлмәктә пешкән итле, бәрәңгеле шулпа), хинкал (бишбармак камырыннан, чыгарылган иттән һәм кызган суганнан ясалган бик майлы ризык), 
долма (виноград яфракларына төрелгән итле дөге), попкорн һәм пешкән кукуруз (бөтен җирдә арзанга сатыла), сезонына туры килсә – гранат суы.
Бәяләр: Казан белән бер чама. 
Нәрсә алып кайтырга: китап, чәй, келагаи яулыгы (бизәкле ефәк яулык).

Әрмәнстан

Бакудан Әрмәнстанга теләмичә генә кертәләр. Эш шунда, бу ике ил быел гына Карабах дигән район өчен кораллы конфликтын тәмамлады. Паспорт контроле узганда документларны гадәттәгедән озаграк карадылар һәм Азәрбайҗанга нигә баруым турында төпченеп сорадылар. (Әрмәнстаннан Азәрбайҗанга кергәндә дә шул ук хәл дип сөйлиләр).

Әрмәнстан өстеннән очканда самолеттан без дөньядагы иң биек тауларның берсе Араратны күрдек. Арарат Төркия территориясендә урнашкан, шуңа да карамастан, әрмәннәр аны үзләренең тавы дип исәпли һәм аны бөтен символларында, башкала туграсында куллана. Халыкта шундый мәзәк йөри: әрмәннәрдән нигә туграгызга Араратны куйдыгыз, ул бит сезнең территориядә түгел дигәч, тапкыр әрмән: «Ай да Төркиянеке түгел, ә шулай да ул аларның байрагында», – дип җавап кайтарган имеш.

Без Әрмәнстанның башкаласы Ереван шәһәренә килеп төштек. Бу шәһәр бик борынгы, галимнәр аңа нигез безнең эрага кадәр 782 елда салынган дип фаразлый. Димәк, ул Римнан да борынгырак булып чыга. Риваятьләргә ышансак, дөньяны су басканнан соң Нух пәйгәмбәр көймәсе белән Арарат тавына барып тукталган. Ереванда аның борынгылыгы бөтенләй сизелми. Кайбер урыннары Казанның 90 нчы елларына тартым булып тоелды, бөтен җирдә урынлы-урынсыз нидер саталар, тартмалар, банкалар өелеп ята. Чисталык ягыннан Бакудан калыша анысы. Теләгән кеше ил тарихы турында Еревандагы милли музейдан белә ала.

Ереванда да, Әрмәнстанның башка шәһәрләрендә дә совет архитектурасының күп үзенчәлекле үрнәкләре сакланып калган. Йортларны янартау токымлы кирпечтән төзегәннәр. Бу каракучкыл кызгылт, караңгы, зур плитәләр биналарга аерым шомлы шарм биреп тора. Шәһәр урамнарында эчә торган шифалы сулы фонтаннар бар. Коенам дисәң, биредә диңгез юк, әмма башкаладан бер-ике сәгатьлек ераклыкта Севан дип аталган бик зур һәм чиста күл бар. Җирле халык ял итәргә, су керергә һәм балык тотарга шул күлгә йөри. Илнең төрле юнәлешләренә электричка яки поезд белән барып була. Әмма билетны бары тик кәгазь акчага вокзалда гына сатып алырга мөмкин. Шәһәрдә такси хезмәте эшли.

Әрмәнстан халкы бик юмарт һәм культуралы. Юлларда җәяүлене үткәрәләр, кагыйдәләрне бозмыйлар. Әгәр югалсаң, кирәкле җиреңә хәтле җитәкләп диярлек озатып куярга әзерләр. Бәяләр бик арзан. Мәсәлән, автобус, метро бәяләре 100 драм – якынча 23,5 сум. Кафе-ресторанда ике кешегә мул итеп сыйлану 1500 сумга төшәчәк. Әрмәннәр үзләренең алфавитлары, танылган галимнәре, рәссамнары белән бик горурлана. Әрмән теле бик авыр. Мисал өчен, исәнмесез – «барывзец», ә рәхмәт – «шнурокалацюн». Әмма бу сүзләрне өйрәнеп алдың исә, сиңа бөтен ишекләр ачыла.

Биредә кунак йорты дип аталган кунакханәләр популяр. Гаиләләр буш бүлмәләренә яшәп торырга кеше кертә. Мондый формат кунакханәгә караганда арзангарак чыга.

Мәйданы: 29 743 км2 Халык саны: 2,78 млн

Нәрсә карарга: Ереван, Гюмри шәһәрләре, Матенадаран (кулъязмалар саклана торган дөньяның иң зур музее), Севан күле, Аджаак тавы.

Нәрсә ашарга: хоровац (шашлыкның бер төре), хурджин (ләвәшкә төрелеп пешерелгән итле һәм яшелчәле борынгы көтүчеләр ризыгы), авелук (ат кузгалагы дигән үлән), хаш (бик озак кайнатыла торган шулпа), ләвәш, ләвәш һәм тагын бер мәртәбә ләвәш.

Бәяләр: Казан белән чагыштырганда бик күпкә арзанрак.

Нәрсә алып кайтырга: бастурма, кәһва, шәраб.

Әрмән халкы күп кайгылар һәм михнәтләр аша узган халык. Сугыш, җир тетрәүләр, ачлык һәм геноцид. Аларның кечкенә генә территориясен бер яктан Төркия, икенче яктан Азәрбайҗан кысрыклый. Өстәвенә илдә табигый байлыклар юк диярлек, халык ярлы яши. Шуңа да карамастан, аларның ачык йөзе, кунакчыллыгы, яхшы күңелле булулары сокландыра. Әрмәнстанны бу өч ил арасында «иң яхшы кешеле ил» дип атасам да хата булмас.

Грузия

Безнеңчә Гөрҗистан. Әрмәнстаннан монда бару бик уңайлы: поезд, арзанлы самолет, такси һәм сәгать саен йөри торган маршруткалар бар. Без үзебезнең сәфәр өчен поездны сайладык. Барганда юл буе тәрәзәдән күз дә аласы килми, матур манзара ачыла. Әрмәнстан сары комлы, ташлы булса, Гөрҗистанга таба яшеллек, кыялар, тоннельләр, борынгы күперләр, шарлавыклар көтә. Тау битләрендә йөргән бәрәннәр, атлар, сыерлар, дуңгызлар, ишәкләр һәм хәтта төлкеләр күрдек. Ике ил аша йөрүче поезд – Россиянеке. Бөтен шартлары, хәттә вагонында душы да бар. Җирле халык ял итәргә Батуми шәһәреннән ерак түгел Кара диңгез буена урнашкан Капулетти районына баралар. Диңгез Батуминың үзендә пычрак, әмма бик җиңел генә җәмәгать транспорты белән барып, шәһәр читендәге чиста диңгездә су кереп була. Пляж ялы өчен бөтен шартлар тудырылган. Гомумән, шәһәр транспорты әйбәт йөри, бик күп җиргә барып җитәргә була. Шул ук шарлавыклар, таулар, елгалар. Бәясе дә кыйммәт түгел, 30 тетри – нибары 12 сум. Грузиннарның валютасы лари 34 сум чамасы, ә тетри ул тиен кебегрәк бара.

Грузиядә табигать бик матур, әмма халкы шактый ялкау, ни өчендер матур урыннарын туристлар өчен җайламыйлар. Халык хәзер нигездә арендага фатир бирү исәбенә яши. Интернет аша бронь ясаганда бәя югарырак, соңрак хуҗаның үзе белән сөйләшеп аны шактый төшерергә була. Шәһәр үзәгендә һәм пляж янында фатирда яшәүнең бер төне 3-4 мең сумга төшәчәк. Кафеда яки ресторанда милли ризыклар ашарга теләсәгез, тәм-том өчен 800-1000 сум чыгарып салырга туры киләчәк, ризык алган очракта чәйне бушлай бирәләр.

Батуминың яңа һәм иске шәһәрләре бар. Яңа шәһәрдә соңгы 15 елда (нефтьне үзләштерә башлагач) төзелгән сәер-сәер биниһая биналар, иске шәһәрдә совет архитектурасы һәм европаны хәтерләтә торган кечкенә йортлар бар. Шәһәр шактый ямьле, мәчет янында төрек кварталы хасил булган, синагога, төрле-төрле храмнар, чиркәүләр бар. Грузия дин ягыннан толерант булып тоелды. Батумида диңгез буенда урнашкан бик матур ботаника бакчасы бар. Ул заманында дөньяның иң бай һәм зур ботаника бакчаларының берсе булган. Монда Җир шарының төрле почмакларыннан алып кайтып утыртылган төрле үсемлекләр үсә. Бу Грузиянең иң матур урыннарының берсе булып санала. Кызганыч, без Грузия башкаласы Тбилисины күрмәдек, аны Батумидан кызыклырак, яшьрәк, зәвыклырак шәһәр дип сөйлиләр.

Грузияне әлеге өч ил арасында «Иң матур табигатьле ил» дип атарга була.

Мәйданы: 69 789 км2 Халык саны: 3,7 млн

Нәрсә карарга: Батумидагы ботаника бакчасы, Гагра таулары, Вардзиа җимерекләре

Нәрсә ашарга: хинкали, хачапури, чихиртма (сәер, ләкин тәмле аш), мацони (грузин йогурты).

Бәяләр: Казан белән чагыштырганда бераз югарырак.

Нәрсә алып кайтырга: чурчхела, тклапи, керамика, чача.

​​​​​​​

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое