«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

Елан елыннан ниләр көтәргә? - төрки календарь

Елан елына кердек.

Безнең, ягъни мәсәлән төркиләрнең елы гыйнварда түгел, мартта – көн һәм төн тигезләшкәндә, Нәүрүз белән башлана. Тик шулай да, яңа ел номерында сезне бу кызыклы темадан мәхрүм итү хата булыр дип таптык – бу мәкаләдә без төркиләрнең хайван календаре турында сөйләрбез.

Яңа ел җиттеме, бөтен дөнья Кытайның хайван календарен искә ала. Күпчелек кеше үзләренең кем елында туганлыкларын һәм хәтта шуның нигезендә үз холыклары турында фикер дә йөртә. Әмма борынгы төркиләрдә дә шундый календарь булганлыгын бик азлар гына белә. Ә, бәлки, без бүген Кытай календаре дип йөрткән нәрсәнең асылы чынбарлыкта үзебезнекедер. Бүген без шуны ачыкларбыз. Вакыт нечкәлекләренә төшенергә безгә тарих фәннәре кандидаты, борынгы төрки тарихны популярлаштыручы Горшунов Валерий Сергей улы ярдәм итәр.

КЫТАЙЛАРМЫ, ТӨРКИЛӘРМЕ?

Әлеге календарь IV гасырларда Урта Азия территориясендә барлыкка килә. Кайбер чыганаклар буенча, аны төркиләр һәм монголлар кытайлардан алып адаптациялиләр дигән нәтиҗә ясарга була. Икенче галимнәр фикеренчә, киресенчә, календарьны кытайлылар төрки күчмә халыклардан алган һәм башлыча ул халык календаре буларак куллана башлаган. Моңа киләсе дәлилләр китерелә: кытайлылар, язма истәлекләрендә ел исәбен императорлар хакимлек итә башлау вакыты белән чутлый. Кытайның бүгенге көндә сакланып калган борынгырак чыганакларында ел – хайван атамалары белән түгел, ә мәсәлән, фәлән императорның беренче елы, фәлән императорның икенче елы дип язылып барыла. Бары тик VII гасырлардан соң гына хайван календаре кулланыла башлый. Бездә исә хайван календаре белән теркәлгән башка чыганаклар да бар.

ЮЛБАРЫС ТҮГЕЛ, БАРЫС

12 хайван циклыннан торган әлеге календарь без бүгенге көндә кытай календаре дип йөргәненә бик якын. Ул кояш һәм ай йөрешенә нигезләнеп төзелә. Аны 60 елдан торган циклга да берләштерәләр. 60 ел эчендә календарь хайваннары 5 мәртәбә әйләнеп чыга.

Бу ике календарьдагы аермаларга килгәндә, хайваннарның берникадәр үзгә булуы күзгә чагыла – мәсәлән, кытайлыларда юлбарыс булса, бездә – барыс. Тагын төрки календарьның кызыклы үзенчәлеге – күпчелек җәнлекләрнең хатын-кыз җенесеннән булуы. Мәсәлән, кытай календаренда әтәч булса, бездә – тавык, үгез булса, бездә – сыер. Бу – ана җенесендәге хайваннарның нәсел калдыра алуы белән бәйле булырга мөмкин. Шул рәвешле борынгылар вакытның дәвамлы булуын, бер-берсенә бәйләнеп килүен күрсәткәннәр.

МАЙМЫЛ УРЫНЫНА – КЕШЕ

Төрки календарьда хайваннар бер-берсе артыннан шул рәвешле тезелеп китә: тычкан, сыер, барыс, куян, аждаһа (яки корт яки кәлтә), елан, елкы (монда ана ат мәгънәсендә), куй (ягъни сарык), маймыл (яки аучы яки керпе), тавык, эт, дуңгыз.

Чыганакларга карап, хайваннарның берничә варианты бар. Эш шунда ки, төрле төрки халыклар җирлек һәм яшәеш үзенчәлекләренә бәйле рәвештә хайваннарны үзләренчә үзгәртә. Мәсәлән, календарь турында күбрәк мәгълүмат саклап кала алган хакасларда аждаһа урынына кәлтә, ә казах галимнәре исә аның урынында әкәм-төкәм яки селәү булырга тиешлеген әйтә. Шулай ук кытайлардагы маймыл урынына галимнәр төркиләрдә кеше булганлыгы турында әйтә. Бу – борынгы төркиләр кешене дә дөнья төзелешенең бер өлеше итеп күргәннәр дигән сүз.

Календарьдагы хайваннарны парлап та карарга була. Бик тырышканда аларны мистик ышанулар яки энергетика ягыннан бер-берсенә бәйләп була. Мәсәлән, куян да, барыс та – кыргый җәнлекләр, ат белән сарык – кеше янәшәсендә яши, аңа файда китерә торган хайваннар. Иң кызыклы бәйләнеш кеше белән тавык арасында булса кирәк. Борынгылар кошларны, бигрәк тә оча алмаган тавыкны, кеше җаны белән ассоциацияләштергән – бу дөньяга кош булып туып та очып китә алмаган итеп күзаллаган.

КАЛЕНДАРЬНЫҢ КИЛЕП ЧЫГЫШЫ

Әлеге календарьның килеп чыгышы турында берничә риваять бар. Шуларның берсе Мәхмүд Кашгарыйның (XI гасыр) «Диване лөгат әт-төрк» китабында искә алына. Бер хан үзе хакимлек иткәнче булган сугыш елын сорагач, бирелгән җавап белән канәгать калмый. Моны белеп, хан яңа елисәп системасы уйлап табарга боерык бирә. Кешеләр елга аша узган хайваннарны күзәтә башлый. Һәм шулардан чыгып ел тәртибе барлыкка китерә имеш.

Календарь килеп чыгышына бәйле риваятьләр монгол халкында да бар. Хан елларны исәпләү системасы уйлап табарга боерык бирә һәм шул хөрмәткә ау игълан итә. Ау өчен бер даирә сайланыла. Чолганышка эләккән хайваннар качарга омтыла. Атка атланган хан кайсы хайван чолганыштан беренче чыкканын күзәтә. Алдан чыккан хайван исеме белән календарьдагы беренче елны атарга була. Сыер чолганыштан беренче булып чыга, әмма акыллы тычкан, аның мөгезләре арасына утыра. Һәм шулай 12 хайван арасында ул беренче була.

ТАВЫК ЕЛЫНДА ВАФАТ БУЛГАННАР

Безнең тарихның күп өлеше, кызганыч, югалган, әмма бүгенге көннәрдә галимнәр, тарихчылар, тел белгечләре бу катлаулы һәм буталчык пазлны җыярга тырышып баш вата. Төрки эз дөньяның төрле урыннарында табыла. Шул ук календарьга килгәндә, себер төркиләре – якут, хакас халыкларында, шулай ук, казах һәм кыргызларда ул әле берничә буын элек кенә кулланылган.

Календарьның безнең борынгы бабаларыбыз тарафыннан һәрдаим кулланылганлыгы турында башка гаҗәеп чыганаклар табылып тора: борынгы болгарларның бер өлеше көнбатышка күченеп киткәнен беләбез. Алар утырган урыннарда бүген тарихи һәйкәлләр – христиан кабер ташлары сакланып калган.

Шул каберлекләрдә җирләнгән кешеләрнең үлем даталарын без хайван елы атамалары белән билгеләнүен күрәбез. Каберлекләрдә мондый ел атамалары табарга була: Шегор (сыер), Вер (бүре яки аждаһа яки корт), Дванш (куян), Дилом (елан), Тох (тавык), Етх (эт), Докс (дуңгыз) һ.б. Ай исәбе сан белән билгеләнә.

КАЛЕНДАРЬ ЯРДӘМЕНДӘ ЮРАУ

Календарь ел исәпләү өчен генә түгел, багу, юраулар өчен дә кулланылган дип фаразлана. Моның турында мәгълүматны халык әйтемнәрендә, шул ук Кашгарыйда һәм хәтта бүгенге көндә күпләр белми торган «Ыраг битик»тә табып була. «Ырак битик» – яки икенче төрле әйткәндә «ерак битик» IX гасырларда төрки рун графикасы белән язылган кулъязма китап. Китаптан аны күчереп язулары күренә. Расшифровкасында шигъри формада багу сүзләре бар.

Әлеге китапны 19 гасырда Кытайдагы Мең будда куышында табып алалар. Бүгенге көндә ул Лондон музеенда саклана. Әлеге календарьның барлыкка килүе төркиләрне бер үк юнәлештә фикер йөртүгә этәргән булырга да мөмкин.

Безнең ата-бабалар бәлки елларны ак һәм карага, начар яки яхшыга бүлеп карамагандыр. Әмма һәрбер хайван символы яшәешкә ничек булса да тәэсир иткән.

Быел, мәгълүм, төрки календарь буенча да елан елы. Еланның татар халкы тарафыннан начар булып исәпләнмәве, куркыныч, ләкин рәхимле булып сурәтләнүен исәпкә алып, аны яхшыга юрарга була. Ничек кенә булмасын, сезнең киләсе елыгыз елан кебек көтелмәгән борылышларга һәм яңа ачышларга бай булсын.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое