«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Киләчәк - яңа транспорт төрләрендә
Новости
Лайфстайл

Киләчәк - яңа транспорт төрләрендә

Чираттагы тапкыр кайдадыр (бу юлы Парижда, инде ярты ел элек; әйе, мин слоупок) электросамокатлар арендасын тыю турындагы яңалыкка юлыгам.

Элегрәк мондый сервисларның шактый актив кулланучысы буларак, мин мондый яңалыклар яныннан тыныч кына уза алмыйм.

Шәһәр халкын "котырта" торган проблема булуы, тулаем алганда, аңлашыла. Җәяүлеләргә әлеге төр транспорт белән аз гына булса да, ике-дүрт тапкырга тизрәк хәрәкәт итүчеләрнең булуы, алар белән тротуарларны бүлешү ошамый. Тик аларны машина юлына да куып төшереп булмый - машиналар тагын ике-дүрт тапкырга тизрәк бара. Проблема, сүз уңаеннан, яңа түгел - велосипед йөртүчеләр дә нәкъ шуның белән очраша: җәяүлеләргә велосипед тротуарда булганда куркынычсыз түгел, ә велосипедчыга машина юлында куркынычсыз түгел. Ә иң мөһиме - җәяүлеләрне дә, самокат йөртүчеләрне дә, автомобильчеләрне дә бу куркынычсызлык хисе борчый.

Тарих кабатлана дип тулы ышаныч белән әйтә алмыйм. Әмма XX гасыр башында АКШта автомобильләр саны арту белән бәйле үлем очраклары күп булуга игътибар итүләре билгеле. Һәм анда мөмкин булган карарларның иң гадиен кабул иткәннәр: тизлекне чикләгәннәр. Сәгатенә 8 мильгә кадәр (12,8 км/сәг). Бу кешенең уртача йөгерү тизлегеннән бераз гына күбрәк. Хәзер мондый чикләүләр, әлбәттә, көлке булып күренә, ә шәһәрләрдә төрле тизлектә, урыны белән 80-90 км/сәг.-кә кадәр, ә кайчак 110 км/сәг.-кә кадәр тизлек белән йөрергә рөхсәт ителгән магистральләрне табарга була. Әмма мондый чикләүләр кертү алдыннан, әлбәттә, инфраструктура булдыру мөһим - нәкъ менә шушы магистральләрне ясау.

Башка транспорт чаралары өчен инфраструктура кирәк микән? Электр самокатлары, велосипедлар (хәтта гадиләренә) һәм кайдадыр автомобильләр белән җәяүлеләр арасында булган башка шундый тимер-томырга (сегвей, монотәгәрмәч һ.б.)? Әгәр сезне шәһәр халкының тормышы кайгыртмаса, бәлки, кирәк тә түгелдер. Калган очракларда индивидуаль мобильлек чаралары булдыручы плюсларга карарга кирәк.

Беренчедән... Юк, бу хәтта нуленче пункт та, чөнки сүз ачыктан-ачык өстенлек турында түгел. Гомумән алганда, самокатлар һәм велосипедлар кешеләрнең бер өлеше өчен автомобильләргә алмаш булырга һәм шул ук вакытта җәмәгать транспортын бушатырга сәләтле. Шәһәр велосипедларында багажникларны очратырга була. Самокатларда еш кына сумкалар өчен эләктергеч ыргак була, һәм мин аларның тагын да ешрак күренәчәгенә ышанасым килә. Бу карарларның икесе дә җилкәгә авыр сумка асып бөтен шәһәр аша автобуста бару һәм күрше ишегалдындагы кибеткә машина белән баруга караганда уңайлырак, чөнки сатып алынган товаларны җәяүләп алып кайту озак һәм уңайсыз. Хәтта әйберләрне уңайлы ташу белән бәйле моментны исәпкә алырга теләмәсәк тә, урамда яхшы һава торышы булганда эшенә машина белән баруга караганда самокат яки велосипедка өстенлек бирүчеләр табылу шиксез. Әлеге вариант ялыктыргыч "тукталышка кадәр җәяү барып җитү - автобус көтеп тору - биш тукталышны узу - эшкә кадәр җәяү барып җитү" чылбыры кадәр үк вакыт алып тора.

Ә хәзер чыннан да беренчедән. Электросамокатларны эксплуатацияләү экология өчен зыянсызрак, ә аның ФЭК (файдалы эш коэффициенты), автомобиль һәм хәтта электромобиль белән чагыштырганда, югарырак. Самокатның авырлыгы азрак, аңа бер кешене китерү өчен бер тонна металл тартырга кирәкми. Моторсыз классик велосипед тагын да экологик. Аларны җитештерү табигатькә азрак зыян китерә. Һәм бу ике транспорт, барысына да - автомобильләргә, автобусларга һәм хәтта электромобильләргә караганда да тавышсызрак.

Икенчедән, электросамокат, югарыда аталган сәбәпләр буенча да, күпкә гадирәк хезмәт күрсәтү аркасында да, автомобильдән экономиялерәк. Велосипедка хезмәт күрсәтү самокатныкыннан бераз катлаулырак, ләкин барыбер дә җиңел. Ә тагын алар юл өслегенә йөкләнешне киметәләр һәм алар өчен күпкә таррак юллар кирәк. Өстәвенә, алар сатып алган вакытта күпкә арзанрак.

Өченчедән, тиешле инфраструктура булганда, самокат һәм велосипедлар машиналардан куркынычсызрак. 1900 нчы елларда юлларда хаотик хәрәкәт вакытында автомобильләр күп кешеләрнең үлем сәбәпчесе булган: җәяүлеләрнең дә, юл-транспорт һәлакәте вакытында башка машина йөртүчеләр һәм пассажирларның да. Ләкин, моңа карап, автомобильләрне беркайда да чынлап торып тыймадылар бугай. Велосипед та, әлбәттә, җәяүлене үтерергә мөмкин, әмма моның өчен махсус рәвештә зур тизлек җыярга һәм тормозга басмаска тырышырга кирәк. Шәһәрләрдә җәяүлеләр дә, автомобильләр дә булган котылгысыз зоналар бар: машина кую урыннары һәм ишегаллары, шулай ук җәяүлеләр өчен кичүләр. Әгәр дә самокат ишегалдында кешене бәрдертсә, мөгаен, нәтиҗәләре машина шундый ук тизлектә кешене бәрдерү белән чагыштырганда андый фаталь булмас.

Дүртенчедән, мондый транспорт аз урын алып тора. Гомумән, өйдә сакларга мөмкин, гәрчә кайберләрен подъездларда саклыйлар һәм мин моны гаепләр идем - бу, ким дигәндә, янгын куркынычсызлыгына туры килми. Бер машина урынында парковкада 10-20 самокат һәм велосипед урнаштырырга мөмкин.

Бишенчедән, нәкъ менә арендалы электр транспорты кешеләргә бер якка сәфәр кылырга яки "метрога кадәр самокатта" тибындагы маршрут планлаштырырга мөмкинлек бирә.

Һәм алтынчыдан - бу күбрәк моторсыз гади велосипедлар турында һәм аз гына дәрәҗәдә шундый ук самокатлар турында - алар яхшы гына физик күнекмә чыганагы булып торалар. Велосипедта сәфәрдән соң тирләгән килеш офиска килү - шикле идея... Бәхәсле пункт, исемлекнең ахырында булсын.

Бу урында сорау туа: әгәр алар шундый шәп булсалар, ни өчен алар шәһәр халкына комачаулый? Һәм, күрәсең, барысы да шактый гади: шәһәрләрне проектлаганда кешеләр электр самокатларының булачагын исәпкә алмаган. Ә күп кенә төбәкләр өчен велосипедлар бик уңайсыз: таулы урамнарда йөрү авыр, ә кырыс климатлы илләрдә алар еш кына ярты ел балконнарда саклана. Хәер, берничә ел элек шәһәр урамнарында кыш көне электр велосипедларында курьерлар күбәюе сизелә башлады. Ләкин мондый транспорт чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килде: әле егерме ел элек үк озак вакыт дәвамында тотрыклы көчәнеш күрсәтергә мөмкинлек бирүче компактлы арзанлы аккумуляторлар юк иде. Мотор-тәгәрмәчләр дә элеккегә караганда яхшырак хәзер.

Шушы фикерләрдән чыгып, миңа калса, электросамокатларны тулысынча тыюның мәгънәсе юк. Бу прогресс белән көрәш кебек. Өстәвенә, шәһәрдә тормыш сыйфатын яхшырта алырлык прогресс. Ярый әле беркем дә тулы тыю кертмәде, бугай. Әмма аренда сервисларын тыю - ул үткен почмакларны шомарту омтылышы гына. Минемчә, арендалау форматында берничә ел яшәү дәверендә барлык теләгән кеше яңа транспорт төрләрен сынап карарга өлгерде, күп кенә җәяүлеләр самокатларга күнектеләр һәм арендалы самокатлар урынына үзләренекенә күчеп утырырга (дөресрәге, басарга) әзердер кебек.

Әмма, кызганычка каршы, күпчелек шәһәрләр мондый транспорт санының котылгысыз үсешенә әзер түгел. Чөнки инфраструктура булдыру урынына күп шәһәрләрдә электр транспортын арендалауны тыю белән шөгыльләнәләр. Әмма тиз җайлашырга өлгерүчеләр, мөгаен, тиз арада аренда самокатларын кире урамнарга кайтарыр. Яки, дөресрәге, тиешле юлларга. Чөнки бу бер урыннан икенче урынга күчүнең яхшы ысулы, ул ялыктыргыч җәяү йөрү һәм зур автомобильне нәтиҗәсез куллану арасында (шулай ук бераз нәтиҗәлерәк булган иҗтимагый транспорт) уртада үз урынын алырга лаеклы.

Ә инфраструктура булдыру өчен күп үзгәреш кирәкми дә. Киң юлларда велосипедлар һәм самокатлар хәрәкәте өчен бер полоса аерып алырга мөмкин, аның бер өлешен җәяүлеләр, машиналар һәм индивидуаль транспорт агымы кисешмәсен өчен аерым киртәләр алачак. Әгәр автомобиль трафигы хәрәкәт итүнең башка ысуллары файдасына кимесә, киң юл өчен бер полоса - кечкенә югалту булачак. Ә шәһәрләрнең тар һәм тыгыз үзәкләрендәге бер өлеш урамнарда автомобильләр хәрәкәтен тулысынча тыю, аларны тротуар һәм велосипед, самокат юлы итеп бүлү, ә икенче өлешендә автомобильләр тизлеген сизелерлек чикләү, самокатларныкы белән тигезләү өстендә уйларга мөмкин. Тагын юл буендагы парковкаларның бер өлешен самокатлар һәм велосипедлар өчен полосаларга бүлеп чыгарырга мөмкин... Хәер, без шулай итеп яңадан велоюл уйлап табабыз бугай?

Һәм, әлбәттә, мондый трафикны җайга салу мәсьәләсе ачык калачак. Велоюлларда мотоцикллар йөрергә тиеш түгел, ә хәрәкәт итү тизлеге чикләнгән булырга тиеш, һәм моның артыннан күзәтергә кирәк. Әмма бу инде инфраструктур сорау түгел, һәм аның чишелеше, мөгаен, күпкә җиңелрәк булыр.

Ничек кенә булмасын, мин ышанам: киләчәк - яңа транспорт төрләрендә.

чыганак: Данис Дәүләтьяров

тәрҗемә: Рөстәм Хәйруллин

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое