«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
IT-эшмәкәр  Фәнис Садыйков: «Үз алдыңа куйган  бурычыңны үтә»
Новости
Карьера һәм үсеш

IT-эшмәкәр Фәнис Садыйков: «Үз алдыңа куйган бурычыңны үтә»

2015 елда яңа гына укуын тәмамлаган ике студент Фәнис Садыйков һәм Саша Смирнов гадәти видеоларга алмашка интерактив – сюжет үсешенә һәм вакыйгалар барышына тамашачы үзе йогынты ясый алырлык – видеолар килергә тиеш, дип карар кыла.

Алар теләге булган һәркемгә шундый роликлар тудыру мөмкинлеге бирү идеясе белән яна башлый һәм «Movika» IT-проектын башлап җибәрә. Егетләр әлеге проектларын йөзләгән инвесторга тәкъдим итеп карый. Ниһаять, Казанның танылган IT-эшкуары Дмитрий Еремеев аларга беренче финанс ярдәме күрсәтергә риза була 2018 елда алар Тимур Бекмамбетов һәм популяр түләү системасына нигез салучы Сергей Солонин ярдәмендә интерактив фильм эшлиләр.

2021 елда исә аларның компаниясенең бер өлешен Россиянең зур бер банкы сатып ала. 2022 елда «Интерактив видео технологияләре» VK ның бер өлешенә әверелә. Бу елның җәендә исә алар Б. Рамиев исемендәге IT-паркта ачылган VK Хабка күченәләр. Компаниягә нигез салучы Фәнис Садыйков – Нурлат районы егете. Мәктәпне тәмамлагач, КФУга укырга кергән, укуын эш белән бергә алып барган. Без Фәнис белән уңышлы стартапер булуга китерә торган сыйфатлар, «кечкенә адымнар»ның ни дәрәҗәдә мөһим булуы, үз-үзеңә һәм ата-бабалар көченә ышаныч турында сөйләштек.

– Фәнис, офиста белгеч булып утыруга караганда, зуррак үрләр яуларга теләвеңне ничек аңладың?

– Андый кискен борылыш мизгеле булмады. Мин студент чакта шактый вакыт ялланып эшләдем. Аннан ләззәт алдым дип әйтә алмыйм. Мөгаен, ул минем урын булмагандыр. Тик ялланып эшләгәндә дә бик кызыклы әйберләр белән шөгыльләнергә мөмкин, дип саныйм. Анда кайсыдыр мәгънәдә хәтта ирек тә күбрәк. Син эшеңнән кала башка бер нәрсәгә дә зыян сала алмыйсың. Үз шәхси эшең булганда исә катлаулырак: команданың иминлеге синең гамәлләреңә бәйле. Бер ялгыш сүзең төркемдәге бөтен кешегә начар йогынты ясарга мөмкин. Мин әлеге юлны сайладым, чөнки шундый мөмкинлек бирелде. Тик әлегә кадәр «үскәч кем булырга теләвемне белмим», әмма бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырырга ярамаганлыгына ышанам. Хәзер мәктәп елларын: «күпме мөмкинлекне кулдан ычкындырганмын икән бит», дип искә алам.

Яшь чагында өлкәннәр безгә еш кына шактый тапталган (баналь), әмма бик мөһим хакыйкатьне кабатлый: «Уңышка ирешү өчен укыгыз, тырышыгыз, эшләгез!» Әмма без нигәдер бу сүзләргә тиешле әһәмият бирмибез. Аларның мәгънәсенә төшенгәндә исә үткәнне инде төзәтеп булмастай чор җиткән була. Аның каравы, киләчәккә йогынты ясарга мөмкин: нәрсәне дә булса аннан-моннан башкарырга синең хакың юк!

Адмирал Макрейвенның мотивацион чыгышында мондый сүзләр бар: «Дөньяны үзгәртергә телисең икән – башта урын-җиреңне җыештыр». Биредә сүз кечкенә адымнарның мөһимлеге турында бара. Нәтиҗә күп очракта нәкъ менә шуларга бәйле. Кеше, мәсәлән, киләчәк турында уйларга, әмма бүгенге «кечкенә адымнарын» бәяләп бетермәскә мөмкин. Җыештырылган урын-җир беренче карашка вак-төяк булып күренә. Әмма көндәлек гамәлләр бик зур әһәмияткә ия. Шул ук җыештырылган карават та – үз тормышыңа хөрмәт белән карауның тулы бер фәлсәфәсе. 

– Кемгә дә булса охшарга яки үрнәк алырга тырышасыңмы, тормышыңда андый мисаллар булдымы?

– Минем әти – коммуникацияләр өлкәсендә профессионал. Аның һәрвакыт күтәренке кәефле, кирәк вакытта шактый кыю булуын күзәтә идем. Әти-әниләр белән яшәгәндә, мин, күрәсең, бу күнекмәне үземә сеңдергәнмендер. Ләкин ул чакта аны гамәлдә куллана белмәдем. Соңрак, «кыргый» шартларга килеп эләккәч, әлеге сыйфатларны үземдә ачу бик кирәк булды.

Район һәм авылларда эшкуар булырлык кешеләр күп – алардан күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин. Әгәр син: «дөрес җирдә тумаганмын», «дөрес җирдә үсмәгәнмен» дип зарланасың икән, әлбәттә, берни дә барып чыкмаячак. Кайда гына булсаң да, эзләү һәм табу – холык үзенчәлеге. Ул синең килеп чыгышыңа һәм геолокациягә берничек тә бәйле түгел.

Бүген миңа үрнәк булырдай мисаллар – янәшәмдәге кешеләр, дуслар һәм хезмәттәшләр. Шундый кагыйдә бар: әгәр яныңда билгеле бер даирә булуын телисең икән, бүген үк шуңа яраклаша башла.

– Ә кулдан ычкындырырга ярамаган мөмкинлекләрне күрергә ничек өйрәнергә соң?

– Бу очракта мисал итеп романтик танышуларны китерәсе килә. Кемдер матур кыз күреп ала да, нәтиҗәләре турында уйлап-нитеп тормыйча гына таныша. Тоттың да эшләдең һәм бу күнекмәне даими рәвештә үзеңә сеңдердең икән, димәк син аны сыйфатлы итеп эшләргә өйрәндең, дигән сүз. Кызлар белән дөрес итеп танышу турында бик күп китап укырга мөмкин, тик аны гамәлдә башкарып карамасаң, мондый теоретик әзерлекнең мәгънәсе булмаячак. Мин еш кына үземне кемгәдер эндәшмәгән, танышмаган, сөйләшергә теләмәгән өчен тәнкыйтьлим. Озак вакыт нидер уйлау, әзерләнү кайчак зарарлы да була – баш мие сине бөтен көче белән якларга тырыша, тискәре нәтиҗәләр уйлап таба. Ләкин Җирдә сигез миллиардка якын кеше яши. Аларның берсе (хәтта меңе дә) синең белән эш итүдән баш тарта икән, глобаль яктан моның бер куркынычы да юк.

– Күп нәрсәне әшнәлек, элемтәләр хәл итә дигән фикер белән килешәсеңме?

– Әгәр син үз эшеңне яхшы башкарасың һәм бу турыда бик күп кеше белә икән, бу чыннан да эшли. Алар сине бер-берсенә тәкъдим итәчәк, таныштырачак. Бу очракта ниндидер оешмаларда, тусовкаларда, гильдияләрдә, төркемнәрдә тору файдалы – сиңа киңрәк мөмкинлекләр ачылачак. Ләкин әгәр дә син ялкау, булдыксыз икән, бөтен шәһәр сине нәкъ менә шундый дип белә икән, монда инде һичнинди элемтәләр дә ярдәм итмәячәк.

– Тик нәтиҗә барыбер кечкенә адымнарга бәйлеме?

– Һичшиксез. Соңгы ике елда мин һәр көнемне спорт залында башлыйм, әмма нәтиҗәне күптән түгел генә күрә башладым. 10 километр араны җиңел генә уза алуымны сиздем. Мәсәлән, аерым тренировкалар вакытында бу хезмәт мәгънәсез булып тоелырга мөмкин, әмма перспективада ул шактый уңай нәтиҗә бирә.

– Беренче инвестицияләрне җәлеп иткәнче, сезгә бик күп баш тартулар аша узарга туры килгән. Сез бернигә карамастан барыбер алга барырга кирәклеген ничек аңладыгыз?

– Дөрес түгел дип әйтүчеләр һәрвакыт табыла. Үзең эшләгән эшкә ышану мөһим. Ышаныч, бер яктан, – фантастик әйбер, ул кешегә яшәргә, иң катлаулы хәлләрдән чыгарга, үзендә яңа көч табарга ярдәм иткән. Ышанычың нык икән, мөмкинлек табылачак. Икенче яктан, ул куркыныч та булырга мөмкин. Биредә сүз сукырларча, фанатик рәвештә ышану турында бара. Шуңа күрә ышанычны нинди дә булса адымнар белән ныгытып торырга, гипотезаларны расларга кирәк. Беренче вакытларда сине аңламаулары куркыныч түгел. Әгәр дә инде бу берничә елдан соң да дәвам итсә, андый проектлардан баш тарту зарур.

– Үзеңне көчсез итеп тойган чаклар булгалыймы? Андый вакытларда нишлисең?

– Көчсезлек хисе үзеңне даими рәвештә кем беләндер чагыштырган вакытта гына килә. Кемнең хаклы булуын исә бары тик вакыт кына күрсәтә. Ә инде үзеңне башкалар белән чагыштыру омтылышлары – мәгънәсез шөгыль. Син барыбер иң акыллысы яки иң бае була алмаячаксың. Шуңа күрә бары тик үз-үзең белән генә ярышырга кирәк.

Үз гамәлләреңнең дөреслегенә, матур киләчәгеңә ышанырга кирәк. Капиталыңны арттыру һәм тормышыңны яхшырту өчен үзеңдә нинди сыйфатларны камилләштерә алуыңа игътибар итү кирәк. Үзеңнең көчле сыйфатларыңны белү, аңлау да кирәк. Алар сине уңышка китерәчәк.

Мәсәлән, миңа үземнең нәсел шәҗәрәсен өйрәнү бик күп көч бирә. Документларны, метрика кенәгәләрен тикшергәндә, кабер ташларына караганда, исемлекләр актарганда бу кешеләрнең барысының да хәзер синдә икәнлеген аңлыйсың. Аларның гамәлләре, кылган эшләре сине хәзеге ноктага китерде. Шулай булгач, алар сиңа тирән өмет белән карый. Ә син аны аклыйсыңмы? Минем бу тормышны заяга уздырырга, ялкауланырга, мөмкинлекләрне кулдан ычкындырырга һич хакым юк.

Мөршидә Кыямова тәрҗемәсе

фото: Фәнис Садыковның шәхси архивыннан

Вы уже оставили реакцию