Тышкы кыяфәте буенча фикер йөртсәң, аны һич тә заманча татар мәдәниятен үстерүче шәхесләрнең берсе дип уйламас идең.
Милли каһвәханәләргә нигез салучы, диджей, рестораннар концептологы Миша ХОНГ белән мәдәниятне дөнья трендлары ярдәмендә саклап калу, буыннар алмашы теориясе һәм зәвыктагы концептуальлек турында сөйләштек.
ТАТАРЛЫК АША ВЬЕТНАМ ТАМЫРЛАРЫНА
Гомер буена үземне татар мәдәниятендә бары «кунак» кына итеп тойдым. Чөнки миндә рус, татар, вьетнам каны кушылып ага. Кызганыч, вьетнам мохитендә үсмәгәнлектән, ул ягымнан читләштем. Чыгышым белән үзем Ульяновск өлкәсеннән, ә балачагым Яшел Үзәндә узды. Татар каһвәханәсе ачуны, милли рестораннар челтәре белән хезмәттәшлекне максат итеп куймаган идем, әлбәттә. Казанга күченүем, татар мәдәнияте агымына кереп китүем үзеннән-үзе килеп чыкты. Ә бүген мине татар инфлюенсеры дип йөртәләр! Бәлки Татарстанда яшәвем, мәдәниятенә мәхәббәтем вьетнам тамырларым белән элемтәне югалтканым өчен компенсациядер… Әмма сизәм: тиздән аларын да ныклап өйрәнә башлармын. Татар мәдәнияте аша үземнекенә якынаермын кебек.
ЯШӘҮ РӘВЕШЕ – ФЬЮЖН
Минем эшчәнлекне «фьюжн» дип атап була. Казанның бер медиасы: «Татарстанда гына вьетнам кешесе үз каһвәханәсен вьетнам сүзе белән атар да, бөтенесе аны татар сүзе дип уйлар» дип, – мем чыгарган иде. Чыннан да, тормышыма, эшемә, киенүемә карасаң, дөнья күләмендә танылган трендларны локальләштерәм, бер мәдәниятне икенче мәдәният белән кисештерәм. Бу – минем суперкөчем. Мин генә түгел, «глокальлек» белән мавыгучы фикердәшләрем күп. Мәсәлән, якын дустым дизайнер Таня Черногузова бөтен дөнья яшьләрендә популяр булган «докер»ларга татар чигүе өстәп, аны докер-түбәтәй итте. Кием, дизайн, аш-су гына түгел, башка өлкәләрдә дә миллилекне дөнья трендлары белән кисештерү күзәтелә.
МИЛЛИ ЙОМЫЛУ ТУРЫНДА
Мәдәни һәм милли үзаңы булган татар яшьләре берләшмәсе инде формалашкан. Казан дәрәҗәсендә булса да, без бер-беребезне бөртекләп беләбез, уртак проектлар булдырабыз. Шул ук вакытта эчемдә бер хыял яши: билгеле шәһәр эчендә генә йомылып калмыйча, дөньяга чыгасы иде. Әйтик, казах стиле дигәндә, шунда ук күзаллау барлыкка килә. Чөнки аларның музыка, кино, кием индустриясе бик алга киткән һәм дөньяда шактый танылган. «Татарлар» дигәч тә, һәркемнең башына килгән беренче уй – Казан, Татарстан булсын иде. Хәзерге командам белән шушы максатка атлыйбыз һәм ирешербез кебек тоям.
«РАФ»НЫ ТАТАРЧАЛАШТЫРУ ТУРЫНДА
Минем өчен һәрнәрсәдә эзләнү, тирәнтен өйрәнү, анализ һәм интеграция мөһим. Чәйгә сөт өстәп, яки менюга өчпочмак кертеп кенә моны татарлаштыру дип атап булмый әле. Татарлыкны исем аша гына чагылдыру да бик үк ихлас түгел. Каһвәханәмдә эшләгән мисалны китерәм. Без менюга «татарча раф» өстәдек. Алучылар башта аның татарлыгы нидә икәнен аңламады. Ә без ул эчемлекне сүтеп-җыйдык. Раф, гадәттә, каһвә, сөт өсте һәм берәр баллы сироптан ясала. Татарча раф өчен татарлар арасында популяр булган эчемлек – чәйне каһвә машинасыннан уздырып, экстракт ясадык. Аны, каһвә әзерләгәндәй, кайнаган сөт белән кабат «пешердек». Һәм! Мәтрүшкә сиробы куштык. Бу эчемлек вайбы буенча авыл, мичтә пешкән ризыкны хәтерләтә. Шуңа татарча тәме дә, «күңеле» дә бар.
Әйтәсе килгәнем шул: бер әйберне икенчесе белән кушканда, фәлсәфәсен, тарихын белеп эш итәргә кирәк. Коры фактлар, стереотипларга гына таяну – зур хата. Әлбәттә, башта ул продукцияне алучы, кулланучы аның асылын аңлап бетермәскә мөмкин. Әмма вакыт узу белән барысына да төшенер.
«ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТА ИДЕМ»
Мактанып алыйм әле: мине мәктәптә дә, университетта да укытучылар бик ярата иде. Алар телләргә мәхәббәт уятты. 9 сыйныфта укыганда икетуган энекәшемә татар теле дәресләре бирдем. Ә укытучыларым чит ил укучысының татарча белүе белән горурланалар иде. Хәзер телне алай ук әйбәт белмим, әмма эшемдә кулланам, төрле лекцияләргә, чараларга рәхәтләнеп йөрим. Гомумән, төрки мәдәният мине кызыксындыра. Төрек телен дә өйрәнә башладым.
ЗУМЕРЛАР ТЕЛЕНДӘ
«Ла-Ла Ленд» фильмы искә төшә. Төп герой традицион джазны саклап калырга тели, шунда берәү аңа: «Син уйнаган көйләрнең авторлары үз вакытында новатор булганнар. Гадәтләрне саклап калыр өчен аларча уйнау гына җитми, яңалык өстәргә кирәк», – дип әйтә. Мин дә шул фикердә. Зумерларга телне, мәдәниятне алар телендә, аларга туры килерлек алымнар белән җиткермәсәң, булмый. Буыннар алмашынуы да бар бит. Ул теорияне маркетингта, бизнеста кулланалар. Әйе, мин традицияләрне саклау яклы, әмма яңа форматлар, интеграцияләр аша җиткерү кирәк дип саныйм.
БАРСЛЫ ЯКИ ТАТАР СҮЗЛЕ КИЕМ – МИЛЛИ ТҮГЕЛ
Шәхесем формалашкан саен, зәвыгым үзгәрә барды. «Насмотренность» артты, китап киштәмдә мода өлкәсенә караган китаплар барлыкка килде. Миңа оверсайз, артык бәрелеп торган төсләре булмаган (булса да, деталь я аксессуар гына) һәм милли акцентлы киемнәр ошый. Әйткәнемчә, барс төшерелгән яки татар сүзе язылган худи – ул миллилек түгел әле. Дизайнер тарих, форма, үзаң, мәдәни шартлар белән эш итәргә тиеш. Хәзер кызыклы татар брендлары күбәйде. Казанда гына түгел, хәтта Төмән кебек ерак шәһәрләрдә дә бар.
МИШАДАН ШӘП ЛУК РЕЦЕПТЫ
Тән конституциясеннән чыгып эш итәргә һәм «көчле» якларыңны тагын да ныгытырга кирәк. Кием аша шәхесеңне, кыйммәтләреңне дә күрсәтергә иренмәскә! Бу үз-үзеңә мәхәббәтнең бер төре бит. Тышкы ягың күңелеңне ачсын.
фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев