«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Карьера һәм үсеш

Стилист зәвыгы: Гөлчәчәк Гәрәйнең гардеробын ачабыз

Аны «Милли стиль амбассадоры» дип атыйлар. Ул – эшмәкәр, стилист һәм психолог.

Нәфис зәвык иясе – Гөлчәчәк Гәрәй белән таныштырабыз.

– Гөлчәчәк, үзең турында сөйлә әле.

– Мин Яр Чаллы кызы. 7 яшемнән профессиональ рәвештә бию белән шөгыльләндем. Чаллының «Татарстан» ансамбленә йөрдем, ә Казанга күченгәч, Казан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшләп алдым. Россия буенча бик күп гастрольләрдә йөрергә туры килде. Гаиләле булгач, бу эшемнән туктадым.

– Димәк, син бик актив кеше булгансың?

– Дөресен генә әйткәндә, кечкенә чакта интроверт бала идем. Балалар бакчасына йөрмәдем, ләкин үземә гел шөгыль таба белдем. Рәсем ясарга ярата идем, әмма беренче белемемне бию көллиятендә алдым, ә сәнгать мәктәбе хыялда калды. Казанда кабат инглиз теле укытучысына укыдым. Психология, эшмәкәрлек буенча да белемнәрем бар.

БОДИ-БАЛЕТТАН – СТИЛИСТКА

– Бию дә түгел, укытучылык та түгел... Ничек стилист булдың соң?

– Балачак хыялым – модель булу, үз брендымны ачу әкренләп чынга ашты бит. 14 яшемнән модельләр мәктәбенә йөрдем, шул исәптән «Мисс Татарстана»да Вице-мисс исемен алдым. Хәтта Санкт-Петербургта мода юнәлеше буенча бушлай белем алу мөмкинлеген дә откан идем, ләкин Казанда калуны сайладым. Ә декрет ялында мөслимә хатын-кызлар өчен боди-балет буенча тренировкалар уздыра башладым. Үзем дә бик тыйнак киенергә яратканга, мөслимәләр өчен килешле булырлык брендлар таба алмадым. Һәм мин аны үзем булдырып, тектерергә керештем. Баштан – үзем өчен, аннары – киңрәк күләмнәрдә. Модельлек һәм стилизация өлкәсендәге тәҗрибәм үз эшемне башлап җибәргәндә бик ярдәм итте. Башка стилистларның курсларын уздым, ачык булдым, өйрәндем.

– Димәк, сине стилист дип кенә әйтү хата булачак. Һөнәрләрең бик күп.

– Барысы бергә 5 юнәлеш буенча укыдым. Блогны да санасаң, тагын артып китә…

– Гомерең буена сәхнәдә, подиумда булып, стилист һөнәрен үзләштергәч, кадр артында калам дип борчылмадыңмы?

– Стилист – күп кырлы эш. Әйе, игътибар үзәгенә хезмәтең эләгә, үзең күләгәдә каласың. Әмма мин ул ихтыяҗымны блог һәм башка өлкәләр аша канәгатьләндерәм.

ҖЫРЧЫ АЛСУ, СӘЯХӘТЛӘР ҺӘМ ЛЮКС БРЕНДЛАР

– Син ешрак нинди форматта эшлисең?

– Элек персональ стилист буларак ярдәм итә идем, съемкаларда катнаштым. Хәзер исә инфлюенсер статусында брендлар белән эшләргә яратам.

– Ә танылган шәхесләрдән кемне «киендереп карарга» теләр идең?

– Җырчы Алсу белән, журналист һәм алып баручы Надежда Стрелец белән эшләр идем. Надежда белән күптән түгел таныштык та әле. Ирләрдән – җырчы L’One. Ул грузин бит, үз тамырларын бик хөрмәт итә. Аның образларын этно-элементлар белән баетсаң, шәп булыр иде. – Үзеңнең брендың турында да сөйлә әле. Алга таба бу юнәлештә планнарың нинди? – Узган БРИКСка капсула чыгардым. Өстемдәге корсет та шуннан. Алга таба, Аллаһ боерса, Париж мода атнасына эләгәсем килә.

– Син еш сәяхәт итәсең. Бу иҗади рухыңа йогынты ясыйдыр?

– Сәяхәтләр мине бик илһамландыра. Аеруча гарәп илләре мәдәниятен яратам. Әле менә Казахстаннан кайттым, күзәтеп кенә түгел, андагы дизайнерлар белән тәҗрибә уртаклаштык. Күңелдә яңа идеяләр туды. Шуларга алынырга торам.

– Тагын нәрсә илһамландыра?

– Авылны бик яратам. Әти-әнинең туган якларында булып, ләззәтләнеп киләм. Кешеләрне күзәтергә яратам. Киемнәрен, әлбәттә! Дөньякүләм билгеле Chanel, Dior, Yves Saint Laurent кебек брендлар мине бик дулкынландыра. Аларның камил тегелешле киемнәренә гашыйкмын!

– Соңгы елларда татар брендлары артты, әмма милли әйберләрне артык арзан дип әйтмәс идем…

– Әйтик, кеше әллә ничә мең, миллион сумнар торган сумка алырга хыяллана. Сорау булганга күрә, шушы ук сумканы Кытайда тектереп, арзанга саталар. Ә милли продукция әле андый дәрәҗәгә җитмәгән – сорау күп түгел. Бераз вакыт узгач, һәрбер сегментның үз бренды формалашыр дип уйлыйм.

СТИЛИСТНЫҢ СТИЛЕ

– Үз стилең турында да сөйләшеп алыйк. Синең өчен киенү һәм зәвык – нәрсә?

– Кием үз хуҗасы турында күп нәрсә сөйли ала. Матур киенү өчен артык бай булырга да кирәкми. Кием-салым хәзер бик күп, үзеңә килешлесен сайлап кына аласы.

– Син ешрак милли образларга өстенлек бирәсең. Бу тантаналы чаралар өчен генәме, әллә син гади луклар да төзисеңме? Мәсәлән, вакыт яки кәеф булмаганда…

– Беренче чиратта, татар милли зәвыгын популярлаштырасым, аны дөнья күләмендә танытасым килә. Милли брендларга сорау арта. Араларында гади көнгә дип тегелгәннәре дә, бәйрәм-чаралар өчен булганнары да шактый. Үземә дә кәефкә карап образлар җыям.

– Киемдә нинди экспериментларга бармас идең? Нәрсәне беркайчан да алмас һәм кимәс идең?

– Экспериментлар бик яратам, әмма тәрбиям һәм дини карашларымны истә тотып, кыска яки ачык киемнәр кимим. Андый образларны өйдә якыннарым белән булганда гына кия алам. Модест стильгә тугры калам.

– 2025 елга нинди теләкләр һәм планнар белән керәсең?

– Яңа елда планнар бик зур! Беренчесе, брендымны киңәйтеп, Парижда булу, шулай ук, Истанбулда шопинг-турлар ясау. Милли зәвыкны тагын бер дәрәҗәгә күтәрү. Гаиләм белән күбрәк вакыт уздыру, сәяхәт итү.

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое