Яшьлек турында җырлар эзләгәндә, «Алканат» төркеме искә төште.
Алар инде күптән иҗат юлын төгәлләсә дә, күпләр өчен ул әле дә иң сыйфатлы классик татар рок төркеме булып кала. Җырны 2008 елда «Алканат» егетләре Илназ Гәрәев белән Артур Исламов яза. Җырның беренче варианты да була, әмма ул егетләргә ошап бетми. Шулай ике ел «сандык төбендә» ятканнан соң, җырга кабат әйләнеп кайталар һәм яңа версиясен яздыралар.
Артур Исламов көе
Илназ Гәрәев сүзләре
Esus2 Csus2 Dsus2
Ел артыннан ел – сынау үтәбез,
Esus2 Csus2 Dsus2
Ятып диваннарда нидер көтәбез,
Esus 2 Csus2 Dsus2
Экраннар балкышы безнең күзләрдә,
Esus2 Csus2 Hm
Үтә матур язлар юлда, бөкеләрдә.
C G
Ә кайчандыр минем әти
D Em
Кигән кара клеш чалбарлар.
C G
Куе кашлар, бөдрә чәчләр,
D Em
Кызлар аңа таң калганнар.
C G
Ә кайчандыр минем әти
D Em
Оныткан барган юлын,
C G
Күргәч сылу әниемнең
D A
Беренче елмаюын.
C G
Алар шундый матур һәм яшь,
Am7 Hm7 Esus2
Ә миңа – 20 яшь.
Esus2 Csus2 Dsus2
Ел артыннан ел сызылып үтә,
Esus2 Csus2 Dsus2
Бу яшьлек языннан соң чал картлык җитәр.
Esus2 Csus2 Dsus2
Кырык еллык кышны үткәрербез бергә,
Esus2 Csus2 Hm
Матурым, озаклама – дусларга өстә!
Нет комментариев