Журнал укучыларыбызга «һичшиксез карарга кирәк» дигән юллама белән спектакльләр исемлеге бирергә уйладык.
Спектакльләр исемлеген татар театрларында эшләүче режиссерлар үзләре тәкъдим итсен!
ИЛГИЗ ЗӘЙНИЕВ:
Әлмәт театрында режиссер Айдар Җәббаров тарафыннан куелган «Ул әле өйләнмәгән иде» (Г.Исхакый) спектакле мине көлдерде дә, елатты да. Режиссер тарафыннан бик оста итеп визуаль юмор, сүзсез сәхнәләр эшләнгән. Спектакль форма чисталыгы белән сокландыра.
Аннары «Җил артыннан» спектаклен киңәш итәр идем. Аны Әлмәт театрында режиссер Камил Тукаев куйды. Спектакльдә Әфган халкы күргән михнәтләр, шәхси язмышлар сурәтләнә. Режиссер үзенең фикерләрен тышкы эффектларсыз, бары тик артистлар уены аша бирә алган. Үз гомеремдә ул кадәр сыкрап елаганым юк иде.
Уйланырга мине Г.Исхакыйның «Тормышмы бу?» спектакле мәҗбүр итте. Аны режиссер Айдар Җәббаров Камал театрында куйды. Спектакль рифмаларда эшләнгән, мәгънәләр бер сәхнәне икенчесе белән рифма аша бәйләү яссылыгында пәйда була. Искәндәр Хәйруллин тарафыннан башкарылган соңгы монолог, дөрестән дә, уйланырга, үзеңне каһарман хәлендә тоярга мәҗбүр итә.
Режиссер бу драмасында катнаш никахлар һәм милли үзаң темасын күтәрә, ә иң мөһиме ул бернинди нәсыйхәт тә бирми, бары тик тамашачы алдына сораулар куя һәм җавап эзли. Спектакльнең үзенчәлеге шунда – аның финалы билгесез. Исхакый әсәрендә төп геройның язмышы ничек тәмамланганы билгеле булса, спектакльдә исә Шәмси белән ни булып беткәнен тамашачы үзе хәл итә.
Әлеге спектакль Халед Хоссейни романына нигезләнгән, инсценировка авторы — драматург Меттью Спенглер. Анда сәяси вазгыяте үзгәргән һәм фаҗига якынлашкан илдә яшәүче аксөяк Әмир белән хезмәтче Хәсән язмышы сурәтләнә. Ләкин аларның икесен берләштергә торган шөгыль бар - һава еланнары ярышында катнашу. Бу – әсәрнең исеменә ишарә дә булып тора. Чөнки үзгәреш җиле аларның икесен ике якка очырта: һәркайсының үз язмышы, үз фаҗигасе, ләкин алар балачактагы кебек үк өзелмәс җепләр белән бәйләнгән.
Спектакльнең премьерасы 2018 елның 13 апрелендә булды. Спектакльнең режиссер концепциясе татар сәхнәсе өчен яңа булган этюд ысулын куллануны күздә тота. Инсценировканы һәм рольләрне иҗат иткәндә әсәрдән диалоглар гына түгел, шулай ук авторның фикерләре дә, табигатьнең һәм геройларның бер-берсенә мөнәсәбәте тасвирламалары да үзгәртелмичә алынган.
(фото: Татар-информ)
ТУФАН ИМАМЕТДИНОВ:
Дөресен генә әйткәндә, «Менә монысына барыгыз» дип кайсыдыр спектакльне атавы авыр, чөнки һәр кеше аны үзенчә кабул итә. Хәтта үзем куйганнарына да барырга киңәш итмим (көлә). Комедия карарга яратмыйм. Әмма мине елаткан һәм уйланырга мәҗбүр иткән спектакльләр бар, алар инде репертуардан күптән төшкән, видеоязмаларын интернеттан табарга мөмкин. Елатканы – режиссер Лев Додинның «Дом» (Ф.Абрамов) спектакле. Ул күп еллар элек Санкт-Петербургның Кече Драма театрында куелган. Мине төп геройның психологик дөньясы сокландырды. Фәлсәфәсе ошаган, уйланырга мәҗбүр иткән спектакль – режиссер Георгий Товстоногов тарафыннан куелган «Холстомер» (Л.Толстой) спектакле. Ул Санкт-Петербургның Зур Драма театрында барды. Төп рольдәге актер үлеменнән соң репертуардан төште.
Автор Федор Абрамов кешенең психологиясен оста итеп ача. Ул мәңге актуаль проблема – кешенең күңелен нәрсә борчыганы турында яза. Иң кызыгы – ул эчке дөньяга гуманизм аша карый: тормышны кеше үзе барлыкка китерә һәм саклап кала. «Кешенең йорты булган кебек, аның күңел йорты да була. Аның нинди буласы бары тик кешенең үзеннән генә тора», — ди инсценировка авторы һәм сәхнәгә куючы режиссер Лев Додин.
Режиссер Георгий Товстоногов тарафыннан 1975 елда сәхнәләштерелгән спектакль заманында хит дәрәҗәсендә танылу ала. Ул зур уңыш белән дөнья күләмендә тарала: Аргентинадан алып Япониягә кадәр илләрдә куела. Драма нигезен шәхес белән табун (ат көтүе) арасында конфликт били. Спектакльдә атның тумыштан алып үлеменә кадәр булган тарихын актер Евгений Лебедев сөйли. Ул аның ялгызлыгын да, башкаларга охшамаган булуын да күңелгә үтәрлек итеп җиткерә.
(фото: Татар-информ)
БУЛАТ МИНКИН:
Көлдерә торган спектакльләрне күптән караган юк икән инде, комедияләр бик карамыйм. Аны куюы да авыр бит. Ә менә экран аша да күз яшьләрен чыгарган әсәр бар: «ТheatreHD» проекты кысаларында кинотеатрда «Боевой конь» спектаклен карадым. Аны Бөекбританиянең Милли театры куйды. Анда Беренче Бөтендөнья сугышы ат тормышы аша күрсәтелә. Ат образын дөрес үлчәмнәрдә агачтан ясаганнар. Аның белән өч кеше идарә итә — бик үзенчәлекле уйланылган. «Франкенштейн» спектаклен ике тапкыр язмада карадым. Анда бөтен әйбер могҗизаи: куелышы, режиссура, актерлык осталыгы. Кеше тормышының мәгънәсен эзләүгә корылган фәлсәфи спектакль дияр идем.
Әлеге спектакль Майкл Морпург романына нигезләнгән. Премьерасы 2007 елда Бөекбританиянең Милли театрында була. Режиссеры – Мэриэнн Эллиотт, инсценировка авторы — Ник Стаффорд. Әсәрдә сугыш вакытында тугрылык һәм дуслык проблемасы күтәрелә. Төп рольдә — Джоуи исемле ат.
Шул ук театрда куелган әлеге спектакль Мэри Шелли романына нигезләнгән. Режиссеры – Дэнни Бойл. Әсәрдә сүз табиб Виктор Франкенштейн уйлап тапкан зат язмышы сурәтләнә. Көннәрдән бер көнне табиб куркыныч кыяфәтле зат уйлап таба һәм шуңа «җан өрә». Спектакль бу ялгыз, ямьсез затның тормышта явызлык белән кисешүе һәм табибтан үч алуы турында.
(фото: Булатның шәхси архивыннан)
ИЛСУР КАЗАКБАЕВ:
Соңгы арада бик рәхәтләнеп, туйганчы көлеп Мәскәүнең Фоменко театрында куелган «Сон в летнюю ночь» спектаклен карадым. Режиссеры — Иван Поповски. Ә менә елаткан спектакль юк. Уйланырга мәҗбүр иткәннәре шактый. Шуларның берсе — «Добрый человек из Сезуана».
Уильям Шекспирның әлеге комедиясен режиссер Иван Поповски сәхнәләштергән. Анда Лизандр белән Деметрийның Афинаның иң матур кызы Гермия өчен көрәше сурәтләнә. Спектакльдә самими мәхәббәт линиясе катлаулы шахмат партиясе кебек бирелә. Ахыр чиктә бу уен хаоска әверелә.
Бертольт Брехтның пьесасын Юрий Бутусов 2013 елда А.С.Пушкин исемендәге Мәскәү Драма театры сәхнәсендә куйган. Анда кешенең бер-берсен оста итеп файдалану тарихы сурәтләнә. Эчтәлегенә килгәндә, әсәрдә Шен Те исемле фахишәгә көтмәгәндә, яхшы күңелле булганы өчен, Аллаһтан зур бүләк килә. Әмма изгелек кылган саен, ул ярлылык белән очраша. Хәтта үзенә гашыйк очучы Янг Сун да аның яхшылыгыннан файдалана.
(фото: Илсурның шәхси архивыннан)
ЗӨЛФӘТ ЗАКИРОВ:
Тинчурин театрында барган спектакльләргә тукталыйм әле. Чын күңелдән көлдергәне – «Татар теле – сәхнә теле» спектакле булды. Ә елатканы — «Ашина». Анда без улым белән икәү уйныйбыз — куйган саен төрле хисләр кичерәм. Уйланырга мәҗбүр иткән спектакль — Кариев театрында куелган «Алтынча(е)ч».
спектакле — укучыларны татарча камил сөйләшүче артистлар белән якыннан таныштыру, шул рәвешле милли театр сәнгатенә кызыксыну уяту; яшь буында туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан сәхнәләштерелгән дәрес форматындагы спектакль.
спектаклендәге вакыйгалар тиздән су астында калачак утрауда бара. Геройларның үзара мөнәсәбәтләре катлаулы. Алар еллар буе үзләренең хисләрен күңелнең тирән чоңгылларына яшереп, ә кайберләре көнчелек һәм мәкерлекләрен күрсәтми яши. Тиздән еллар буе күңел түрендә яшереп килгән серләр ачыла. Авторы — Ркаил Зәйдулла. Сәхнәгә куючы режиссер — Илсур Казакбаев.
Кариев театрында Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова иҗат иткән «АЛТЫНЧ[АЕ]Ч» спектаклен Резеда Гарипова куйды. «Күренеп тора: әсәр яшьләр аудиториясе өчен тәгаенләнгән. Аның образлар дөньясы көзгесендә яшь тамашачы үзен күрергә, чалымлап алырга һәм менә шушында, яшәгән чорында, шәхси җаваплылыгы турында уйланырга тиешле. «АЛТЫНЧ[АЕ]Ч» — «аталар һәм балалар» арасындагы коллектив җаваплылык турындагы спектакль. Шул ук вакытта, ул – һәркемнең индивидуаль җаваплыгы турында да», – дип язды әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова спектакль турында*.
(фото: Зөлфәтнең шәхси архивыннан)
* «Сәхнә» журналы, март, 2022