«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

Al Su яңа клип тәкъдим итте: «Үзеңнең уникальлегең турында онытмыйча, аңа дөньяга чыгарга рөхсәт ит»

Казан артисткасы Al Su «Буран» дип аталган җыр һәм аңа төшерелгән артхаус клип тәкъдим итә. Клип эчке бунт, кеше фикереннән куркудан арыну һәм үзеңне ничек бар шулай кабул итү турында.

Клип узган көздә төшерелде. Съемкаларның бер өлеше — Зәңгәр күлләр территориясендә, икенче өлеше MOÑ театр мәйданчыгында узды. Клипның режиссеры — Айдар Гайнулла, куючы операторы — Руслан Фәрхетдинов

Җыр Казан шагыйрәсе Миләүшә Гафурова шигыренә язылган, аранжировка авторы – Gauga һәм Juna инди-төркемнәре музыканты Марат Шәяхмәтов. Көе һәм идеясе Алсуның үзенеке. 

Җырның исеме табигать күренешен тасвирлый, әмма композиция лирик героиняның эчке бунты, ягъни күңелендә купкан бураны турында. Еш кына без, кеше ни әйтер дип куркып, чын йөзебезне миллион төрле битлек артына яшерәбез. Ә иң аянычлысы – җәмгыять өчен «сәер», «уңайсыз» булыр дип уйлап, аңа яраклашабыз, чын табигатебезне яшерәбез.

Al Su клип турында:

«Бу җыр язылу һәм аңа клип төшерү дәверендә берничә тапкыр үлеп терелдем бугай. Зур аудиторияң һәм күп релизларың булмаган килеш клип төшерү – кыю адым. Әмма «Буран» шулкадәр үзенчәлекле җыр булды ки, аны визуаль аңлатусыз дөньяга чыгару мәгънәсез иде. Шуңа бу зур эшкә алындым. Концепт туды, дустым белән аны камилләштердек, әмма тормышка ашыру өчен туры килешле табигать шартлары, зур команда һәм вакыт кирәк иде. Бу тарих сузылган саен яңа мәгънәләр туды. Командам – чын каһарманнар, салкында да, 18 сәгатьлек сменада эшләүдән дә курыкмадылар.

Тамашачыма һәм үземә бары тик бер теләгем — үзеңнең уникальлегең турында онытмыйча, аңа дөньяга чыгарга рөхсәт ит».

2024 ел Al Su өчен локаль музыкантлар белән фитлар һәм «Ural Music Night», «ДәртФест 2024», «Печән базары» кебек фестиваль мәйданчыкларында тере чыгышлар елы булды. Ә бу 2025 елга артистка үзенең беренче EP, ягъни кече альбомын, әзерли.

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое