«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

Альбина Гашигуллина: «Яшьләрне театрга җәлеп итү буенча идеям бар...»

Бу санда театр сәнгатен сөючеләр өчен эксклюзив әңгәмә тәкъдим итәбез.

Таныш булыгыз – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Альбина Гашигуллина.

Мин Казан кызы. Шәһәрдә туып үссәм дә, үземне авыл кызы дип хис итәм. Мәктәп каникулларында әти-әниемнең туган ягы Апаска кайтырга ярата идем. Шулай итеп, күп вакытым авылда үтте. Кечкенәдән иҗатка тартылганмын. Мөгаен, ике яктан да дәү әтиләремнең музыкага гашыйк булуы иҗат юлыннан китүемә этәргеч булгандыр. Соңрак мин үзем дә музыка мәктәбендә укыдым һәм аны кызыл дипломга тәмамладым. Анда вокал һәм фортепиано дәресләренә йөрдем.

Әти минем химик булуымны теләде. Чөнки мин мәктәптә химия һәм биологияне ярата идем, җырга бары тик шөгыль буларак кына карадым. Шуңа да минем «музыка көллиятенә керәм» диюемә әти: «11 не тәмамлап, КХТИга укырга керерсең», – диде. 11 нче класска кадәр укыдым укуын, әмма күңелем кушканны – театр училищесын сайладым. Ул вакытта музыка көллиятенә кермәвемнең сәбәбе фортепианода уйнарга яратмавым булгандыр. Ләкин иҗатымда хәзер әлеге музыка коралында уйный белүемнең ни дәрәҗәдә кирәк икәнен тоям.

Театрны сайлаганыма бер дә үкенгәнем юк. Ике көн өйдә торсам да, театрны сагына башлыйм. Һәрвакыт ашкынып киләм. Казан театр училищесында иң шәп остазларда укыдым: Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров һәм Резедә Гарипова. Сәхнә теленнән Гәптрәүф Нуриев белән Резедә Сәләхова «чарлады».

Бер кешегә спектакль куйган чаклар да булды. Училищеда укыганда «Таһир-Зөһрә» (Ф.Борнаш) спектакле белән Арчага гастрольгә килдек. Ышанасызмы-юкмы, безне карарга нибары бер тамашачы килгән иде! Һәм без аның өчен тулы спектакль уйнап чыктык. Остазларыбызның «Бер генә кеше булса да, сез аңа уйнарга тиеш» дигән киңәшен шул чакта кулландык.

Тинчурин театрына «Карурман» спектакле аша килеп кердем. Ул вакытта мин дүртенче курста укый идем. Спектакль башта Кариев театрында эскиз буларак куелды. Мин анда Турай ролен башкардым. 2020 елда, пандемия алдыннан, спектакль зур сәхнәгә чыкты һәм безне пластикага алдылар.

Тинчурин театрына мәхәббәтем нәкъ менә әлеге спектакльдән соң уянды. Репетиция вакытында «Минем шушы театрда эшлисем килә!» дип сәхнә артында әйткәнемне әле дә хәтерлим. Бәхет елмайды – 2020 елда әлеге театрда хезмәт итә башладым. Театрда ике остазым белән эшләү бик җаваплы эш. Алар белән уйнаган көнне аеруча ныклап әзерләнәм, иртән торып сүзләремне кабатлыйм. Репетиция барышында режиссерны аңлап бетермәсәм, остазларымнан сорыйм, алар миңа һәрвакыт киңәш бирә.

Әлеге көндә минем 27 ролем бар. Шулай да мине күпләр Нәфисә роле («Мәдинә» спектакленнән) аша күбрәк белә. Әмма тормышта без Нәфисә белән бөтенләй охшаш түгел. Мин иптәш кызым белән андый мәкер эшли алмас идем.

Гомумән, бу спектакльне чыгарганда авыр булды. Беренчедән, ул ак шигырь формасында язылган. Икенчедән, ул минем беренче зур ролем. Башта без аны ике составта чыгарган идек, ләкин Нәфисәне уйныйсы артист Венера Низамова театрдан китү сәбәпле, мин үзем генә калдым. Әлеге спектакльгә бер атна алдан әзерләнә башлыйм: сүзләрен искә төшерәм, Нәфисәнең психологиясен үземнән кичерәм. Бу спектакльдә сүзеңне онытсаң, импровизация белән котылып булмый. Шуңа күрә аеруча җаваплы карарга кирәк.

Бу ролемнән соң миңа кырын караучы кешеләр дә булды. Берсендә спектакльдән соң кайтырга метрога төшеп барганда, каршыма ике хатын-кыз килде. Мине шундук танып исәнләштеләр дә, бераз читкә киткәч, бик «матур» сүз әйтеп куйдылар. Алар әле дә мине Нәфисә итеп кабул итәләр иде. Әгәр тамашачы спектакльдән соң шулай тәэсирләнеп йөри икән, димәк, кешене ышандыра алганмын дигән сүз. Мин гел холыклы рольләр уйныйм: я кабәхәт, я мәкерле кеше булам. Шулай да үземә бөтенләй охшамаган ролем бар – ул «Яратам, бетте-китте!» спектаклендәге Гөлия. Саф күңелле, позитив кызны уйнаганда, миңа рәхәт, чөнки ул җиңел уйнала, тик холыклы рольләр аша күбрәк ачылам кебек.

Бер спектакльдә французча җырларга туры килде. Мин «Җан Баевич»та асрау кызны һәм Мадмуазель Марины – «музыкант»ны уйныйм. Ни өчен куштырнак эчендә әйтәм, чөнки идеясе буенча, мин анда фонограммага җырларга тиеш. Аның каравы алдан яздырылган тавыш – үземнеке. Миңа җыр текстын премьерага ике көн кала җибәрделәр. Французча 10 га кадәр саный гына белә идем, ә монда җырларга кирәк! Елый-елый өйрәнергә туры килде. Нәтиҗәдә ике куплет җыр башкардым.

Быел театрыбызда хип-опера жанрында өр-яңа премьера чыкты – «Флешка, рэп һәм мәхәббәт». Мин анда Матурова ролендә. Театр тормышында мондый хип-хоп стилендә спектакль чыкканы юк иде әле, безнең театр беренче булды. Мин үзем мөкиббән китеп рэп тыңлыйм дия алмыйм. Хәер, төрле җырлар тыңларга яратам. Спектакльдә рэп укудан бигрәк биюләрен өйрәнү авыр булды. Училищеда татарча биюләр биегән кеше буларак, үзем өчен яңа стильне ачтым.

Яшьләрне театрга җәлеп итү буенча идеям бар. Кичке сәгать тугыздан соң «Төнге театр» дип исемләнгән чара үткәрелсен иде. Атнаның бер көне, әйтик, шимбә, бары тик театр төненә багышлана дип күзаллыйк. Фойеда фуршет – тәнәфестә тамак ялгап алырга мөмкин. Минемчә, яшьләр, төнге клубта йөргәнче, моннан файдалырак рухи азык алыр иде. Кем белә, бәлки киләчәктә бу идеям тормышка ашып та куяр?

Психология һәм реклама белгечлеге буенча читтән торып белем алам. Бу тормышта берничә юнәлештә эшләргә кирәк дип саныйм. Чөнки гомер буе бер урында эшләрмен дип беркем дә ышанып әйтә алмый. Мин бүген театрда, ә иртәгә кайда буласымны белмим. Психолог һөнәрен үзләштерәсем килде, хәзерге вакытта аларга ихтыяҗ зур. Үземә дә психолог кирәк чаклар була.

Буш вакытымда фотога төшерергә яратам. Аеруча әниемне төшерәм. Тагын бер шөгылем – җыр. Чарага чакырсалар, җырлыйм. Ләкин тормышымны җыр белән генә бәйлисем килми.

Холкым буенча мин бик үҗәт кеше. Максатыма ирешү өчен барысын да эшлим. Алдакчы кешеләрне яратмыйм, үз сүзенә тугры кешеләрне якын итәм. Минем янда бертөрле, читтә инде минем турында башка нәрсә сөйләсә, ул кешедән читләшәм. Театрда бик якын дустым бар, ул актриса түгел. Исеме шулай ук Альбина. Безнең дуслык, мин эшкә кереп бер-ике ай узгач башланды. Икебезне дә «Карурман»га алдылар. Спектакльгә әзерләнгәндә дуслашып киттек. Альбина минем сердәшчем дә, киңәшчем дә.

Театрда икенче әниемә тиң кеше бар. Ул – труппа мөдире Зөлфия апа Бәшәрова. Безнең танышу да кызык булды: мин театрда эшли башлагач, эш планында фамилиям дөрес язылмаган иде, ипләп кенә Зөлфия апага әйттем. Ул шундук: «Фамилиясен карап әйтә алган кеше үҗәт була, мин хәзер моны гел истә тотармын!» – диде.

Театрда 4 ел гына эшләвемә карамастан, төрле режиссер белән эшләргә туры килде. Аларның һәрберсе үзенчә кызыклы. Мәсәлән, Сәрдәр Таһировский «Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе» спектаклен куйды. Ләкин рольләр биргәнче, иң элек тренинг уздырды, шуннан соң гына рольле булдык. Миңа Әни ролен биргәч, башта куркып калдым. Үзем әлегә кияүгә чыкмаган, балам юк. Әни булып карамаган килеш уйный аласыма ышанмадым. Киләчәктә шушы ук рольне әни булгач уйнап карар идем.

Булачак ирем озын буйлы, яше миннән 3-5 яшькә зуррак булырга тиеш. Мине хөрмәт итүен, эшемне аңлавын телим. Дөресен әйткәндә, иҗат кешесен сайлар идем. Хәер, минем инде йөрәгем буш түгел. Һәм, әйе, ул да иҗат кешесе.

(Бу урында аның күзләре ялтырап, йөзләре яктырып китте. Һәм без әңгәмәне шундый матур нотада төгәлләргә булдык).

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое