Мин аны Нурбәк Батулланың хатын-кыз варианты итеп күрәм.
Алар икесе дә үз дөньялары фәлсәфәсе белән яши. Шул фәлсәфәне бию хәрәкәтләре белән «сөйлиләр». Альбина Ногманова – биюче, педагог, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры һәм «МОÑ» театраль мәйданчыгы артисты. Ул безгә театр, бию, хәрәкәт һәм Нурбәк Батулла турында сөйләде.
Миңа 26 яшь. Тумышым белән Яр Чаллы шәһәреннән. Әтием – Актаныш районы Теләкәй авылыннан, әнием – Үзбәкстаннан. Әйе, мин катнаш гаиләдә туганмын, шуңа үземне төрки буларак таныйм. Кечкенәдән актив булып үстем. Дүрт яшемдә гимнастикага йөреп карадым – ошамады, аннары дүрт ел театр түгәрәгендә шөгыльләндем. Мине сәнгать мәктәбенә биюгә бирделәр, әмма ул миңа башта алай ук якын булмады.
Иң кызыгы – әнием үзе биюче булырга хыялланган. Бу юнәлештә укырга ниятләсә дә, әнисе (ягъни минем әби) каршы булган. Әни бүгенге көндә финансист булып эшли, күңеле белән иҗатта – элегрәк пианинода уйнаган, хәзер бии. Әтием гап-гади авыл кешесе, матур җырлый. Алар миңа кечкенә вакытта үземә сайлау мөмкинлеге бирделәр, беркайчан да мәҗбүр итмәделәр яки чикләмәделәр. Шуңа күрә мин балачак, үсмер елларымда үземә ошаган шөгыль белән мавыктым.
Театр дөньясына көтмәгәндә килеп кердем. 11 сыйныфта инглиз теленнән БДИ тапшырдым, хәтта укырга да кердем. Әмма ике һөнәр арасында калдым: актриса булыргамы, тәрҗемәчеме? Телләргә мәхәббәтем көчле, сәхнә кешесе дә буласы килә. Туганнарым «артист тормы шы – тормыш мени инде ул?» дисә дә, йөрәгемне тыңладым.
Кариев театры турында
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын сайладым. Анда Ренат Әюпов белән Лилия Низамиева курсында укыдым. Театрны сайлаганыма бер тапкыр да үкенгәнем юк. 2020 елда Кариев театрына эшкә кердем. Ул вакытта актер урыны буш булмау сәбәпле, Ренат абый мине режиссер ярдәмчесе итеп алды. Билгеле, параллель рәвештә ул һәм театрга килгән режиссерлар миңа спектакльләргә роль бирә башлады. Берьюлы ике эшне башкару авыр булса да, бу минем өчен шәп тормыш мәктәбе булганын аңладым.
Гомумән, иҗатта барысы да мөмкин, шуңа күрә мин бөтен нәрсәне кабул итәм. Хәтта начар тәҗрибә аша да син нәрсәгәдер өйрәнәсең. Мин тәҗрибәләргә ачык кеше. Һәрвакыт белемгә, яңалыкка омтылам – эзләнәм, күзәтәм. Миңа театрда лабораторияләр ошый. «Тамга» кысаларында «Чит ил кунагы» эскизында баш рольне уйнадым. Инсценировкасын Булат Минкин язды, эскиз үзе 3 көндә әзерләнеп куелды. Өч көн! Ягъни без шундый режимда эшләдек: мин ашамадым, сәхнәдән төшмәдем. Бу тәҗрибә миңа актерлык һөнәрен башка яктан ачты.
Мин үз режиссерымны эзләмим, чөнки ул үсешне туктата дип саныйм. Актер үзеннән-үзе «көтү» режимында яши башлый. «Режиссер килер дә, миннән йолдыз ясар», – дию дөрес түгел. Вакыт бер урында тормый – яшьлек үтә. Ә рольләргә килгәндә, Ренат абый мине «Йосыф» спектаклендә «ачты» дип саныйм. Ул миңа Шайтан ролен бирде. Кыйссада бу образ булмагач, мин башта билгесезлектә калган идем. Остазыма рәхмәт, ул миңа шушы образны тудырганда ирек бирде.
«Ал җилкәннәр»дәге Ассоль ролен исә башта авыр кабул иттем. Роле җиңел, әмма башкарып чыгасыма ышанмадым. Миндә шундый көрәш барды: «Мин бит андый түгел, балалыкны, самимилек, назлылыкны кайдан алыйм?» – дип бәргәләндем. Бер сүз белән, үземне карикатура итеп хис иттем. Тора-бара шуны аңладым: мин бит гашыйк булганда чын Ассоль икән! Дус кызларым да шулай дия иде. Сәхнә образларына сыйфатны беренче чиратта үземнән эзлим. Кешедә барлык сыйфат бар, аларны «качырмаска» кирәк.
Хыялдагы образ... Әлегә алар икәү. Дөньякүләм яки рус әдәбиятын алсак, «Мастер и Маргарита»да Маргаританы уйнар идем. Әсәрен бик яратам! Образы шәхсән үземә якын түгел, әмма ниндидер уртаклык та сизәм кебек. Һәм икенчесе – Эсмеральда.
MOÑ театры турында
MOÑ театрына уйламаганда килеп кердем. Театр барлыкка килгәндә, анда «Угол» театр мәйданчыгында булган спектакльләрне күчерә башладылар. Мин режиссер Александра Рудик ассистенты Илдар Алекбаев тарафыннан куелган «Встречи. Фрагменты»га бер кыз урынына кердем. Тора-бара Илдар миңа кабат үзенең проектында катнашырга тәкъдим итте. Спектакльнең темасы юк иде. Драматург буларак Радмила Хакова чакырылды. Без команда белән атнага өч тапкыр җыелып, төрле темага фикер алыштык һәм сөйләшкәнебезне диктофонга яздырып бардык. Сөйләшә торгач, барыбызга да тән темасы якын икәнен аңладык. Әйтергә кирәк, әлеге спектакльдә катнашучы ике артистның сәламәтлеге чикләнгән, ягъни аларның тән белән мөнәсәбәтләре аеруча кызыклы!
Шулай итеп, безнең «Отстань от себя» спектакле барлыкка килде. Мин анда үзем булып уйныйм. Хәер, уйнамыйм, ә яшим.
Мәктәптә укыганда минем белән буллинг булды. Ул хакта беркемгә дә сөйләгәнем юк иде. Шуңа күрә «Отстань от себя» минем өчен спектакль генә түгел ул, ә терапия дә. Күзаллау өчен: сәхнәдә минем тарих сөйләнә, ә мин тамашачы алдында биим. Беренче репетициядә оялуымнан бии алмадым. Никтер ачыктан-ачык сөйләү, дөньяга ачылу миңа оят иде. Шулчак Радмила: «Син кирәкле эш башкарасың. Бу тарих синеке генә түгел. Андыйлар күп», – дип киңәш бирде.
Кешегә кирәкле булуыңны тою бик мөһим. Бу очракта мин көч таптым. Спектакль хәзер дә бара. Күп кеше безнең тарихларда, чыннан да, үзен таба. Кайчандыр минем өчен зур проблема булган нәрсәләр турында хәзер иркен һәм җиңел сөйлим. Иҗат менә шулай дәвалау үзлегенә ия ул.
MOÑда «Ак бүре» спектаклендә дә уйныйм. Минемчә, ул балалар өчен уникаль спектакль. Текстын татар халык әкиятенә нигезләнеп Йолдыз Миңнуллина язды. Без аны татар һәм рус телендә берьюлы уйныйбыз. Иң кызыгы – тамашачы тәрҗемәсез дә яхшы аңлый һәм сүзлек запасын баетып кайтып китә.
Бию турында
Театр белән биюне аерып карамыйм, алар икесе дә иҗат. Мин бит театрда эшләгәндә биюне кулланам. Үземнең тәнемне тою, белү образ тудырганда булыша. Минемчә, эчке ирек тыштан да ирекле булганда гына барлыкка килә. Элек биючеләр арасында йөргәндә, «Минем бит профессиональ белемем юк», «Мин чын биюче түгел» кебек комплекслар бар иде. Вакыт узу белән шуны аңладым: театраль белемем, эмоциональ яктан ачык булуым биюдә булыша. Бию белән театр бер-берсенә тыгыз бәйләнгән.
Бию белән ныклап институтта шөгыльләнә башладым. Бу юнәлештәге остазым – Нурбәк Батулла. Гомумән тормышымда мөһим өч остазым бар: укытучым Лилия Низамиева; Нурбәк Батулла һәм биюче, режиссер Илдар Алекбаев.
Нурбәк белән 3 нче курста укыганда таныштым. Ул Кариев театрына балетмейстер буларак эшкә урнашты. Һәм берсендә тренинг үткәрде. Шунда барганнан соң, минем дөньям 180 градуска үзгәрде. Нурбәк белән сөйләшеп утырып кына да үзем өчен бик күп яңалык ачкан идем.
Үземә перформанс юнәлеше якын икәнен аңладым. Нурбәк Кариев театры артистлары белән лаборатория оештырды. Төркемдәш кызым белән шунда катнаштык. Ул вакытта ук Нурбәк минем өчен «Алтын битлек» алган зур биюче. Ул минем өчен профессиональ бию өлкәсен ачты. Еш кына «Казан – җиһанның бию башкаласы» дияргә ярата. Һәм бу чыннан да шулай. Хәзер күпчелек кеше биюгә йөри. Чөнки хәрәкәтләрнең физик яктан гына түгел, ә рухи дөнья өчен дә файдалы икәнен аңлый. Шунысы сөендерә – элегрәк биюгә гел кызлар йөрсә, хәзер 3-4 егет тә килә.
Хәзерге вакытта мин берьюлы берничә проектта эшлим. Үземне хореограф буларак сыныйм. 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен перформанс буенча дәресләр алып барам. Укучыларыма үз-үзләренә ышанырга өйрәтәм. Алар минем дәресләрне «ирек утравы» диләр, чөнки мин сәгать ярым вакытны ирекле форматта шөгыльләнүгә багышлыйм. Безнең барыбызга да шундый ирекле вакыт кирәк, чөнки без системада яшибез. Ә иҗат төрле эмоцияләр кичерергә мөмкинлек бирә.
фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев