Гитараңны ташлап өлгермәдеңме әле?
Ташлый күрмә, чөнки бу җырларны башлап уйнаучылар да башкара ала. Төнге йокыларың татлырак булсын өчен, сиңа күпләр яратып өлгергән популяр бишек җырларына аккордлар әзерләдек. Тыныч йокылар!
Бу җырны байтак танылган артистлар башкара. Әмма ул финляндия татарлары – «Башкарма» төркеме ясаган классик рок аранжировкасы белән танылып китә. «Башкарма» төркемен музыкант һәм җырчы Дениз Бәдретдин 1985 елда туплый. Нәтиҗәдә, татар җырларын үзләренчә башкарып, төркем Татарстанда да танылу ала һәм пластинкаларда берничә альбом чыгара. «Йокла, энем» 1991 елда чыккан «Кизләү» альбомына керә.
«Йокла, энем»
Рәшит Абдуллин көе, Разил Вәлиев сүзләре
C Am D G
Йокла инде, энем, йокла инде,
C Am D G
Син йокласын диеп кояш сүнде.
C Em C D G/Fm
Йокла, энем, йокла инде…
C Dm G E Am
Озын юллар үтеп, йокы килде.
C Em C D G/Fm
Йокла, энем, йокла инде…
C Dm G C – F – C-F
Озын юллар үтеп, йокы килде.
C Am D G
Йокла, энем, йокла, күзләрең йом.
C Am D G
Йокы бит ул шундый кызык уен.
C Em C D G/Fm
Йолдыз керер төшләреңә,
C Dm G E Am
Күзләрең йом, тик ят, дәшмә генә.
C Em C D G/Fm
Йолдыз керер төшләреңә,
C Dm G C – F – C - F
Күзләрең йом, тик ят, дәшмә генә.
«Бишек җыруы»
Габдулла Тукай сүзләре халык көе
Em D C H
Әлли-бәлли итәр бу,
Em D C H
Мәдрәсәгә китәр бу;
Em D H
Тыршып сабак укыгач,
Am H Em
Галим булып җитәр бу.
Em D C H
Йокла, угълым, йом күзең,
Em D
Йом, йом күзең,
C H
йолдызым;
Em D H
Кичтән йокың кала да,
Am H Em
Егълап үтә көндезең.
Em D C H
Әлли-бәлли көйләрем,
Em D C H
Хикәятләр сөйләрем;
Em lD H
Сиңа теләк теләрем,
Am H Em
Бәхетле бул, диярем.
Em D C H
Гыйззәтем син, кадрем син,
Em D C H
Минем йөрәк бәгърем син;
Em D H
Куанычым, шатлыгым
Am H Em
Тик син минем, синсең, син!
Нет комментариев