Ул яшь, замана белән бергә атлый, туры сүзе белән стереотипларны җимерә, фән өлкәсендә дә шактый хәбәрдар.
Сүзем – продюсер, аранжировка ясаучы, композитор Дилүс Шәйхразиев турында.
фото: Фирүзә Вәлиева
Ришат Төхвәтуллин - Алия Карачурина башкаруындагы «Тиңләдем», Гүзәл Уразованың «Юллар сызам»,Зинира-Ризат Рамазановларның «Ак кар булып», Илсөя Бәдретдинованың «Яшьлегем капкалары» җырлары танышмы? Аларга көйләрне нәкъ менә Дилүс Шәйхразиев язган.
– Музыка белән кызыксыну кайчан башланды? Моңа нәрсә этәргеч булды?
– Сарман районы Колмәт авылында туганмын. Сарман районы музыка мәктәбенең вокал бүлегендә укыдым. «Созвездие-Йолдызлык» кебек төрле конкурсларда катнаша, җырлый идем. Мәктәптә укыганда әти-әнием компьютер алып бирде. Мин анда уеннар уйнар урынга, музыка программаларын өйрәнә, төрле экспериментлар ясый башладым. Әнием дә бик матур җырлый, авылда да музыка мохите иде. Шушы мохит мине музыка өлкәсенә этәрде дә инде.
– Белгәнемчә, сез татар эстрадасының бик күп популяр җырчыларына җырлар язасыз.
– Әйе, Салават Фәтхетдиновтан алып, башка бик күп җырчылар белән инде 15 елга якын эшлим. Эшчәнлегем аранжировка ясаудан, музыка программаларын өйрәнүдән башланды. Соңрак көйләр дә, сүзләр дә яза башладым. Хәзер исә шәхси тавыш яздыру студиям бар. Минем музыкаль белемем юк дәрәҗәсендә, ноталар белмим, ләкин бу миңа комачауламый. Минемчә, белем бирү системасы, киресенчә, кысаларга кертә. Җырчылар белән эшләүне нинди дә булса дәрәҗә димәс идем, бу – минем эшем. «Дәрәҗә» шулай ук үзеңне нинди дә булса кысаларга кертүдән барлыкка килә. Кеше үзенә билгеле бер чик куя икән, шул чиккә җиткәч, үсүдән туктый. Мин һәрвакыт үсештә һәм үсәр өчен чикләр юк дип уйлыйм.
– Илһамны каян аласыз?
– Илһам – абстракт төшенчә. Мине алга таба үсеш, яңалыкка омтылу турындагы уйлар йөртә, этәргеч, мотивация бирә. Мин – фән кешесе, хисләргә артык бирелмим. Ә менә авылым табигате күпмедер дәрәҗәдә илһам бирә. Безнең авыл шундый матур җирдә урнашкан, аның әрәмәлекләре, таулары үзенә тартып тора.
Чит ил җырларын тыңларга яратам. Ул көйләрдә иҗади потенциал күбрәк чагылыш таба. Аларны тыңлап үземә яңалык алам, экспериментлар ясыйм.
– Җыр ничек туа?
– Төрлечә. Кайвакыт башта сүзләрен язып, аннан көй иҗат ителә, ә кайвакыт көйдән соң сүзләр туа. Мин көйне үзем генә, тынычлыкта язарга яратам. Шулай ук китапханәгә бөтен аппаратураны алып барып утырам да, шунда аранжировка эшлим. Анда үзгә рәхәт бер мохит. Заманча музыкада ясалма интеллект кулланабыз. Музыка дөньясы да һәрвакыт үзгәреп тора, төрле юнәлешләрне өйрәнергә яратам. Көй язу өчен вакыт төрлечә китә: кайчакта 15 минут та җитә, сәгатьләр буе да эшләгән бар.
– Җырларыгызның күбесе мәхәббәт темасына багышланган. Моның сәбәбе нидә икән?
– Мин мәхәббәткә ышанмыйм, ул бары тик күпмедер вакыттан соң барлыкка килгән бер-береңә бәйлелек, хөрмәт кенә дип саныйм. Дөресен әйтим, җыр язган вакытта бернинди хис тә кичермим. Җырлар халык ихтыяҗыннан чыгып языла.
– Җыр язганда нинди кыенлыклар туа?
– Кеше ялгышулар аша үсә. Татар эстрадасында берничә җитешсезлек күрәм. Мәгънәле дә, яңгырашлы да булган җыр сүзләре таба алмаган чаклар була. Европа илләре белән хезмәттәшлек тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: бездә җырчы, композитор, сүз авторының команда булып бердәм эшчәнлеге җитми. Чит илдә songwriter дигән кеше бар, ул үзе җырның сүзләрен дә, көен дә яза, яки алар бергә фикерләшеп эшлиләр. Бездә әлегә бу як аксый. Икенче мәсьәлә – җыр авторларының күп очракта «кадр артында» калуы. Алар тиешле дәрәҗәдә бәяләнми. Әлеге ялгышлык нәтиҗәсендә күп талантлы композиторларыбыз иҗат юлын өзде. Бу яктан Салават Зәкиевичка хөрмәтем чиксез. Ул үз концертларында һәрвакыт экранга фотографияләре белән бергә җырның авторларын чыгара.
Күп жырчылар авторларны социаль челтәрләрендә билгели. Ә кайбер җырчылар исә авторлар турында бөтенләй әйтми. Хезмәткә дөрес бәя бирүчеләр белән эшләве дә рәхәт бит. Акча ягына кагылсак та, чит илләр белән чагыштырганда, бездә җырның бәясе бик күп тапкырга арзан. Шулай ук балаларга, яшьләргә игътибар җитми, аларны иҗади яктан җитәрлек дәрәҗәдә үстермиләр. Яңалыкка омтылганда, кызыксынулар күпкырлы булганда гына алга китеш булачак.
– Беренче хезмәт хакы алуыгызны хәтерлисезме?
– 8 нче сыйныфта укыганда аранжировка яздым, аның өчен 3000 түләделәр. Шул акчага MIDI-клавиатура алдым.
– Кумирыгыз, җыр сәнгате өлкәсендә үрнәк алган кешегез бармы?
– Андый кеше юк. Ләкин балачактан Илһам абый Шакировның җырларын тыңлап үстем. Хәзер дә студиядә аның җырларын кабызып куям да, сәгатьләр буе тыңлап утыра алам – алар миңа ләззәт бирәләр. Үземә дә Илһам абый белән танышу, аралашу бәхете тәтеде.
– Сезнең шәхес буларак формалашуыгызга кемнәр йогынты ясады?
– Иң беренче чиратта мин әти-әниемә рәхмәтле. Акча җитмәгән авыр вакытлар да булды, ләкин алар мине үсешем өчен кирәкле бар нәрсә белән тәэмин иттеләр. Хәзер дә әнием минем иҗатым белән кызыксынып тора. Җырны язгач, иң элек аңа җибәрәм. Әни – минем беренче тыңлаучым. Авылдашларыма да зур рәхмәт, алар арасында һәрвакыт иҗатымны күзәтеп торучылар, җылы сүзләр язучылар шактый.
– Ничек уйлыйсыз, татар музыкасының киләчәге нинди булыр икән?
– Минем уйлавымча, үсеш бары тик яңалыкка омтылсак, яңа юнәлешләрне өйрәнсәк кенә булачак. Яшьләргә дә киңәшем шул: бер урында гына таптанып тормасыннар, фәнне, дөньяны төрле яклап өйрәнсеннәр иде. Күбрәк белем, мәгълүмат туплау, тәҗрибә юллары аша бу дөньяда эз калдыру кирәк. Үземнең алга таба заманча, ләкин татар моңы да сакланган җырлар иҗат итәсем килә.
Лиана Габбасова
Нет комментариев