Күпләрне үзенең тыйнаклыгы, мөлаемлыгы белән җәлеп итә ул.
Андыйлар турында «сөйкемле сөяге бар» диләр. Бүгенге әңгәмәдәшем нәкъ менә шундыйлардан! Эдуард Никитин – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты.
Миңа 25 яшь. Яр Чаллы шәһәрендә интернациональ гаиләдә тудым: әтием – керәшен, әнием – татар. Шуңа карамастан, без ике якны да тигез күрәбез. Һәр бәйрәмне дә уздыра килдек. Үзем күбрәк исламга тартылам. Иманны ныгытырга тырышам.
Театрга мәхәббәт икетуган абыем Динар Хөснетдинов аша күчкән дип саныйм. Ул – Әлмәт театры артисты. Без аның белән кечкенә чакта дусларга, туганнарга төрле чыгышлар, пародияләр күрсәтә идек.
Яр Чаллының 54 нче татар гимназиясенең 2 классында укыганда мине театр сәнгате мәктәбенә бирделәр. Анда укыту системасы театр училищесы яки институттагы сыман иде. Мәктәптә 6 ел уку дәверендә башта бик кызыксындым, ә яшүсмер чак җиткәч, сорау туды: «Бөтен егетләр урамда йөри, ә мин укудан кайтам да, театрга барам», – дим. Анда алган белемнең хәерлерәк булганын хәзер аңладым: урамда малай-шалайлар белән йөрсәм, бәлки дөрес юлдан китмәгән булыр идем. Кем белә бит?
Тормышымны театр белән бәйлиячәгемне белсәм дә, мин 10 класстан гына киттем. Актер профессиясендә күп нәрсә педагогтан тора. 10 сыйныфны тәмамлаганда, театр училищесында Илдар Хәйруллин курс җыйганын ишеттем һәм инде, билгеле, туры шунда – керү имтиханнарын тапшырырга киттем. Шулай итеп, 2015 елда мин Казан театр училищесында укый башладым. Төркемдәшләрдән театр юлыннан ике кеше – мин һәм Рүзил Миңнекаев киттек. Калганнарыбыз да барыбер иҗат юлында – кемдер балалар укыта, продакшн юнәлешендә кайный, мәдәният йортында эшли.
Әйе, хәзер бик күпләргә таныш булган Рүзил Миңнекаев белән без бергә укыдык. Иҗат кешесе һәрвакыт үсешкә омтылучан була. Без дә, яңалык эзләп, 3 курстан соң Мәскәүгә чыгып киттек. Андагы театр уку йортларына кереп карарбыз, эчке «кухнясын» тикшерербез дидек. Мәскәүдә безнең туганнар тора, шуңа минем шәһәрдә булганым, хәтта ГИТИС каршыннан узганда: «Мин монда укыячакмын», – дигәнем бар иде. Без Рүзил белән программаны карап, әзерләнеп юлга кузгалдык…
Имтихан көнне институт каршында 6-7 сәгать чиратта тордык. Әмма ГИТИСка үтә алмадык. Аннары калган уку йортларына юл тоттык – анысы уңышлы булды: Рүзилне Б.Щукин исемендәге театр институтына, мине М.С.Щепкин исемендәге театр училищесына өченче турга чакырдылар. Шулчак бездә азарт уянды: тулаем үтәргә аз гына калып бара иде! Уйлана да башладык: бер карасаң, Казан театр училищесын да ташлау дөрес булмый, студент булгач финанс ягы да катлаулы…
Мәскәүгә сәяхәтебезне туктатып, Казанга кайттык. Диплом спектаклен уйнап чыккач, күңел кабат Мәскәүгә ашкынды. Мин үземне алга таба татар театрында күрә идем, Рүзил рус театрына тартылды. Һәр нәрсәнең үз вакыты диләр бит, без дә нәкъ вакытында килгән булып чыктык. Икебез дә ГИТИСка: мин – читтән торып актерлык факультетына, Рүзил режиссерлыкка керде. Быел инде диплом спектакленә әзерләнәбез. Тик монда шунысын дөрес аңларга кирәк: безнең Мәскәүдә укуыбыз Казанда укыту системасы начар дигәнне аңлатмый. Казан театр училищесында югары дәрәҗәдә белем бирәләр һәм моны Мәскәүдә дә таныйлар. Укырга кергәндә «Мин Казаннан» дигәнне ишетүгә, барчасы да: «О, сездә бит шундый театрлар бар!» – дигәч, горурлана идек.
Өченче курста укыганда Чаллы театрына эшкә чакырдылар. Ләкин мин укып бетерү яклы идем. Илдар абыйның да ул яктан үз принциплары, кагыйдәсе бар. Уку белән эшне рәттән алып барганда, укуга хилафлык киләчәген әйтте. Училищедан соң инде Минзәлә, Әтнә, Туймазы, Чаллы театрларына чакыру килде. Дөресен әйткәндә, Казанда торгач, кире Чаллыга кайтасым килмәде.
Кариев театрына барып карадым, тик уңышлы булып чыкмады. Аннары Тинчурин театрына киттем. Ул вакытта театр баш режиссерсыз иде. Мине спектакльнең режиссеры Лилия Әхмәтова «Акча бездә бер букча» спектакленә алды. Өч ай сынау этабын үткәч, 2019 елдан рәсми рәвештә Тинчурин театрында эшли башладым.
Рольләр... Ничек кенә баналь яңгырамасын, аларның һәрберсе якын. Миңа стандарт булмаган рольләр ошый. Мәсәлән, патологоанатом, киллер, маньяк...(көлә) Бу яшерен хыялларым дип кабул итмәгез! Артист буларак шундый образларда «яшәп» карар идем. Андый рольләрнең психофизикасы кызыклы, әзерләнү процессы да мавыктыргыч кебек.
Дүртенче курста диплом спектаклен икенче педагогым Марсель Мәхмүтов чыгарды. Ул актерларга үзебез теләгән рольдә монолог сайлау мөмкинлеге бирде. Мин М.Булгаковның «Морфий»дан Доктор Поляков монологын сайладым. Ул – наркотикларга бәйле кеше. Мин аны ул вакытта бик үк яхшы да уйнамаганмындыр, тәҗрибә туплана гына килә. Гомумән, мине ачкан роль әлегә юк. Ә менә тәҗрибә биргәне бар – Исламия Мәхмүтованың «Күрәсем килгән иде» спектаклендә Алмаз роле. Аны Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин уйный иде. Аннан соң бу рольне уйнау авыр булды: «Мине тамашачы ничек кабул итәр?» – дип борчылдым. Социаль челтәрләрдә тамашачылар нәкъ менә шул спектакльдән соң яза башлады.
Ир-атка театрда гына күп акча эшләү авыр. Шуңа күрә башка юнәлештә дә эшлим. Гомумән ир-ат күбрәк акча эшләргә тиеш, киләчәктә гаиләм булыр, аларны мин тәэмин итәсе бит.
Иҗат кешесе бер урында гына тормый. Без 2019 елда Нияз Сабиров белән «Хыял» продюсерлык үзәген ачып җибәрдек. Бүгенге көндә эстрада артистларына клиплар, реклама, роликлар төшерәбез, чаралар оештырабыз, консультацияләр үткәрәбез. Безгә танылган җырчылар килә – Ришат Фазлыйәхмәтов, Илгиз Мөхетдинов, Илдус Садыйков, Рөстәм Насыйбуллин, Игорь Дмитриев белән эшләгән бар. Аллаһка шөкер, нәтиҗәле эшлибез. Үзебез яшьләр булгач, эстрадада стереотипны җимереп яңалык кертәсе килә. Артист тулы бер команда белән эшләсә, эшенең сыйфаты югарырак була.
Мин үземне иҗатта ирекле рәссам итеп тоям. Анда театр да, кино да, продакшн да керә. Хәзерге вакыта үземне төрлечә үстерү юнәлешендә эшлим. Ахырда: «Их, ник моны эшләмәдем инде», – димәс өчен үз максатларыма ирешергә тырышам. Берсендә Рүзил белән сөйләшеп утырдык. «Без бит Казанда татар курсында укып, Мәскәүгә кадәр барып җиттек», – дим. Ә бит рус бүлегендә укучылар арасында ГИТИСка керә алмаучылар бар. Билгеле, монда факторлар күп. Шуның беренчесе – тиешле вакытта һәм тиешле урында булу. Мәсәлән, күпләр Рүзилне уңышка бик җиңел иреште дип саный, русча әйтсәк «повезло» диләр. Ә бит Рүзил уку дәверендә һәрчак кастингларга йөрде, үзенең «бәхетле билеты»н эзләде. Һәм менә ул аны тапты! Җиңү уңышсызлыклар аша килә. Моның өчен тәвәккәл һәм тырыш булырга кирәк
Бәхет тынычлыкны ярата дигән фикер белән яшим. Шуңа күрә шәхси тормышымны киң аудиториягә чыгармыйм. Яраткан кызым бар – безнең барысы да яхшы. Уртак фото керткәннән соң күз тидеме – мөнәсәбәтләрдә аңлашылмаучанлык булып алды. Гаилә коргач, уртаклашырмын әле.
Нет комментариев