Татар музыкасын берничә төргә бүлеп карарга була: эстрада, альтернатив музыка һәм халык көйләре.
Соңгысы турында сөйләшкәндә, Сабан туенда гармунга кушылып җырлаучы милли бизәкле күлмәк кигән татар әбиләре күз алдына килә. Ә чынлыкта халык музыкасы әкәмәт тирән, күпкырлы һәм кызыклы. Моны мин «Кадим Әлмәт» төркеме белән танышканнан соң аңладым.
Музыкаль ансамбль Әлмәттәге уен кораллары музее нигезендә барлыкка килгән. Шәһәргә шул уникаль музейга кереп чыгар өчен генә дә барырга була: биредә дөньяның төрле почмакларыннан җыелган 700дән артык музыка коралы тупланган.
Музей тарихыннан:
Әлмәт шәһәрендә урнашкан Россиядәге иң зур музыка уен кораллары музеена «Татнефть» оешмасы нигез сала. «Татнефть» хәйрия фондының мәдәният һәм мирасны саклау өлкәсендә проектлар җитәкчесе, тәҗрибәле журналист һәм тарихчы Павел Корчагин көтелмәгән тәкъдим белән чыга: теләгән бөтен кеше музей экспонатын тотып, уйнап карый алсын. Мондый ярым интерактив музей яшьләрдә ихлас кызыксыну уята алыр дип ышана ул. Бу бик кыю адым була, ник дигәндә, музыка коралларының төзеклеге бозылырга мөмкин бит. Әмма Павел фикеренчә, музыка коралы бары тик уйнаганда гына «җан»лана, ә пыяла астында тузан җыеп яту аңа күбрәк зыян китерә. «Дөнья халыклары музыка уен кораллары» музее эшли башлагач, аның аерым бүлеген төрки музыка уен коралларына багышлыйлар.
Төркем тарихыннан:
Музыкант һәм музей җитәкчесе урынбасары Людмила Җәлилова төркемнең барлыкка килүе спонтан килеп чыкты дип сөйли:
«Экскурсия алып барган вакытта инструментлар турында сөйләп кенә калмыйча, уйнап та күрсәтәсе килде. Буш вакытларда хезмәттәшләрем белән коралларны өйрәндек. Әкренләп кайберләрен үзләштерә дә алдык. Вакыт узу белән музей нигезендә музыкаль төркем җыярга кирәк дигән фикер тугач, без дә катнашырга теләк белдердек».
Төркемдә барлыгы 33 кеше бар. Кемдер уен коралларында уйный, кемдер җырлый. Җырчыларның берсе – Зөлфия Гаврилова. Ул да башлыча музейда экскурсияләр үткәрә. Музыкаль белеме булмавы бу очракта аның өстенлегенә әйләнә – табигый тавышы белән, җырның мәгънәсен тоеп, халыкчан итеп башкаруы белән алдыра:
«Мин авылда җырлап үскән кеше. Җыр мәгънәле булса һәм аны аңласам, бар да яхшы килеп чыга. Күп нәрсәгә өйрәнергә туры килә. Уен коралларын үзләштергәндә, сыбызгысыз озын курайдан тавыш чыгару өчен ярты елдан артык вакыт кирәк булды».
Эшне бераз тизләтеп җибәрү өчен, «Кадимчеләргә» остаз итеп музыка белгече Геннадий Макаровны чакыралар. Ул булачак музыкантларны һәм аларның остазларын әзерләргә алына.
Геннадий Макаров – татар төрки музыкасын үстерү өчен чиксез күп көч куйган шәхес буларак республикабызда танылган белгеч. Ул беренчеләрдән булып төрки музыка уен коралларын барлау һәм торгызу белән шөгыльләнә, озак еллар Казан дәүләт консерваториясендә укыта. Моннан кала заманында бик күп этнографик экспедияцияләрдә йөреп, байтак материал җыйган була. Нәтиҗәдә, әлеге мирас төркемнең иҗат нигезенә әверелә.
«Бездә әле бик зур музыкаль байлык үз вакыты җиткәнен көтеп ята. «Кадим Әлмәт» төркеме исә, бүгенге көндә тарих катламын сак кына ачып, бездә булган урта гасыр мәдәниятенең бер өлешен күтәрергә кыйган бердәнбер төркем».
Геннадий Макаров үзе дә чыгышы белән Әлмәт якларыннан. Гомумән, төркемдәгеләрнең күпчелеге Әлмәтнең үзеннән. «Кадим Әлмәт» артистларын энтузиастлар дип әйтергә була. Алар репетицияләргә һәм дәресләргә эштән буш вакытта йөри. Күбесенең музыкаль белемнәре дә юк. Монда пицца пешерүче, нефть эшкәртү өлкәсендә хезмәт куючы һәм кәшнәдә (часовняда) эшләүчеләр дә бар. Кайбер җырчылар татар телен төркемгә килгәннән соң гына өйрәнә.
Павел Корчагин:
«Безнең музыкантларның һәрберсе алтын бәясенә тора – борынгы төрки инструментларда уйнарга беркайда да өйрәтмиләр бит. Шуңа күрә без ансамбльгә килгән кешеләргә булдыра алган хәтлесен бирергә тырышабыз, күп еллар өйрәтәбез. Нәтиҗәдә алар алыштыргысыз артистларга әверелә».
Төркемнең сәнгать җитәкчесе – калмык егете, Татарстанның атказанган артисты Эрдни Чавлинов. Ул музейдагы бөтен инструментта диярлек уйный белә, артистлар өчен аерым дәресләр, мастер-класслар оештыра. Аның ярдәме белән «Кадим Әлмәт»нең альбомнарында яңгыраган көйләр тарихи яңгырашка якыная. Төркемнең альбомнары ярдәмендә яшьләр дә тарих чылбырын барлый.
Альбом тарихыннан
Төркемнең беренче альбомы «Гаҗәеп ирер Болгар тарихы» дип атала.
Альбом Идел буе, Болгар, Казан тарихын чагылдырган төрле риваять, бәетләрдән төзелгән.
Быел май аенда «Кадим Әлмәт» икенче альбомын чыгарды. Ул «Гаярь Җәнәй» дип атала. Альбомга 15 җыр кергән. Җырлар ахыр чиктә тарихта булган вакыйгаларга нигезләнгән гаҗәеп кызыклы бер сюжет линиясенә тоташа. Аны татар Робин Гуды турында дип атарга да булыр иде. Вакыйга XVIII гасырның беренче яртысында Әлмәт җирлегендәге Илтән-Бута авылы тирәсендә була. Бар халыкның үзәгенә үткән сугыштан, ачлыктан туеп, Җәнәй исемле яшь кенә ханым, үз туганнарыннан төркем туплап, Оренбург трактында юлбасарлык белән көн күрә башлаган. Юлдагы сәүдәгәрләрне, байларны талап, үз авылына – гади халыкка төрлечә ярдәм күрсәткән. Атаман кыз атта бик оста йөргән, тирәлекне дә яхшы белгән, шуңа төркемне куып тоту авыр булган. Тиз агымлы Кичүй елгасын атта кичеп, алар эзсез югала торган булган. Авыл халкы Җәнәйгә ярдәме өчен рәхмәт укыган, ул үзенә күрә халык каһарманына әйләнгән, атаман кызны «Гаярь», ягъни батыр йөрәкле дип йөртә башлаганнар. Олыгая төшкәч һәм заманалар бераз рәтләнгәч, Гаярь Җәнәй талау эшләреннән тәүбә итә һәм калган тормышын дәрвишләр сыман догада үткәрә.
Әлеге шәхесләрне, аларның тормыш юлын сурәтләүче тарих бик зур кызыксыну уята. Сюжет буенча фильм төшерергә мөмкин булыр иде. Тагын бер кызыклы факт: «Кадим Әлмәт» төркеме әгъзалары әлеге Гаярь Җәнәйнең турыдан-туры варисын – оныгының оныгын тапканнар. Бүгенге көндә ул шул ук җирлектә яши һәм авыл җирлеге башлыгы хезмәтен башкара икән. «Кадимчеләр» әйтүенчә, ул әбиләре турындагы риваятьнең нәселдән нәселгә тапшырылып килүен сөйләгән.
Чыгышлар тарихыннан
Музей нигезендә Әлмәттә бик зурлап уздырыла торган «Каракүз» этно-модерн фестивале барлыкка килә. Бүгенге көндә «Кадим Әлмәт» төркемен «этно» кушылмасы булган бөтен чараларга чакыралар. Моннан кала, төркем чит илләргә дә чыга: быел яз көне, мәсәлән, алар Төркиянең дүрт шәһәрендә чыгыш ясаган. Җырларны Төркиядә яшәгән берничә буын татар вәкилләре бигрәк тә яратып кабул иткән. Төркем башкарган бәетләр аларга балачакта әти-әниләре, әби-бабайлары җырлаган җырларны хәтерләткән.
Алда «Кадим Әлмәт»не тагын да күбрәк чыгышлар көтә. Алар Болгардагы «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестиваленә, Мәскәүдәге татар мәдәнияте көннәренә, БРИКС чараларына чакырулы.
Ансамбль этник музыка өлкәсендәге иң дәрәҗәле «Russian World Music Awards 2022» премиясенең «Иң яхшы аутентик проект» исеменә лаек була. Беренче альбомдагы җырлар Бөекбритания, АКШ, Алман, Испания, Греция, Төркия радиоэфирлары ротациясенә эләгә. Шуңа да карамастан, төркем композицияләрен күпчелек татар радиостанцияләре эфирга алмый, бу музыка алар форматына туры килми, дип җавап кайтаралар.
«Кадим Әлмәт» музыкасы безнең эстрада көйләреннән ерак, әмма ул төрки мәдәният, милли традицияләр, тарих белән кызыксынучы тыңлаучыга аңлашылачак. Аны тоемлау күпмедер белем һәм зәвык таләп итә.
Музей эшчәнлеге һәм ансамбль иҗатыннан кала, биредә хәзер төрки музыка уен кораллары ясый ала торган осталар табып, аларны җитештерүне дә җайлаганнар. Элек думбра, кыл кубызлар Казахстаннан кайтарылган булса, хәзер аларны Татарстанда ясыйлар. Инструментларны үзебездә җитештерү арзангарак та төшә. Әзер инструментлар Татарстан буйлап мәктәп ансамбльләренә тарала. «Кадим Әлмәт»ләр балаларны төрки музыка уен кораллары белән таныштыра, уйнарга өйрәтә. Димәк, үзебезнең борынгы музыканы массаларга тарату төрле яклап башкарыла, бәлки, бездән соң килгән буын үзебезнең борынгы яңгырашка күбрәк тартылыр дигән өмет барлыкка килә.
фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев