«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

Композитор Ильяс Камал: Татар музыкасы чит илнекеннән бер дә калышмый

Казан консерваториясендә берьюлы ике факультетта белем алган (!) егет белән танышабыз. Хәер, композитор, музыкант, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры оркестрының баш дирижеры Ильяс Камалны белмәүчеләр сирәктер. Ильяс Санкт-Петербургта туган, шунда башлангыч музыкаль белем алган. Ә инде Казанда ул музыкант, композитор буларак формалашкан. С.Сәйдәш, Р.Яхин традицияләрен дәвам итәрдәй өметле композитор.

Спойлер: Ильясның «Минем Такташ» камера операсының концерт варианты куелачак. 

фотолар: Фирүзә Закирҗанова.

Петербургта рәхәтләнеп татарлар белән аралашып яшәү мөмкинлеге булмады. Татар телен белүче яшьтәшләрем дә күп түгел иде. Шулай да Петербургта мәдәни тормыш актив рәвештә барды. Татарлар арасында чыгышлар ясаганым булды. Ул вакытта виолончельда уйный идем. Менә шундый чараларның берсендә, Казанда уза торган Сара Садыйкова исемендәге конкурска килеп, чыгыш ясарга тәкъдим иттеләр. 2005 елда Казанга беренче тапкыр килдем. Конкурста чыгышымны югары бәяләделәр. Татарстанның халык артисты, виртуоз музыкант Лариса Маслова мине И. Әүхәдиев исемендәге музыка училищесына укырга чакырды. Татарстанның мәшһүр музыкантында укый башладым. Татар мохитенә якынайдым.

Шулай да, Петербургта яшәгәндә татар милли музыкасы үрнәкләре белән таныш идем. Әнием татар халык көйләрен авызыннан төшермәде, кечкенәдән татарның бишек җырларын тыңлап үстем. Ә әтием башкорт кураен бик үз итә иде. Өебездә милли аһәңгә кытлык булмады. Шулай да, музыка мәктәбендә татар әсәрләрен өйрәнеп укыдым дип әйтә алмыйм. Фортепианода уйный башлагач, Салих Сәйдәшев әсәрләрен үзлегемннән  өйрәндем, бик матур аудио язмалар тыңлый идем. 

Беренче музыкаль әсәремне язарга шагыйрь Роберт Миңнуллинның балалар өчен язган шигыре этәргеч бирде. Әлбәттә, җитди әсәр килеп чыкмады... Гомумән, мин үземне музыка училищеcына укырга кергәч кенә композитор итеп тоя башладым. Остазым Лариса Маслова консерватория профессоры Борис Трубин белән таныштырды. Берничә музыка һәм эшкәртмәләремне профессорга күрсәттем. Менә шул вакытта Трубин һич  шикләнмичә миңа Н. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең ике факультетына берьюлы укыра керергә кирәклеген әйтте. Шулай итеп, виолончель һәм композиция бүлекләрендә музыкаль белем алдым.

Илһам Шакировка багышланган симфоник поэма язу күптәнге хыялым иде. Әниемнең иң яраткан җырчысы ул. Шуңа күрә мин аның җырларын бала чактан тыңладым. Колагымда аның моңлы тавышы әле дә яңгырап тора. Татарның атаклы җырчысына, гомерен татар музыкасына багышлаган шәхескә музыкаль әсәр багышлыйсым килде. Музыка тарихында аңа багышланган симфоник поэма юк иде бит әле. Шакиров үзе дә көйләр, җырлар язган, аларны халык яратып тыңлый. Әлеге әсәрләрен дә симфоник форматта яңгыратасым  килде. Тик бездә симфоник оркестрларга кытлык бар. Булганы да татар музыкасын сирәк башкара. «Мирас» фестивале дә елга бер мәртәбә оештырыла, анда бөтен татар әсәрләрен сыйдырып та булмый...

Татарның милли музыка мирасы шактый бай. Композиторларыбызның үткән гасырда иҗат ителгән әсәрләре киң катламга чыга алмыйча, үз көнен көтеп ята. Дәүләт симфоник оркестры яхшы эшли, ләкин  бу гына җитми. Бүгенге көндә шул җитешмәгән якларны аз-азлап башка оркестрларыбыз тулыландырырга кереште. Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «Ля-Примавера» Казан камера оркестры «Шүрәле» балетының сюитасын чыгарды. (Аны Рөстәм Абязов эшкәрткән). Яңа музыка оркестры да милли-симфоник әсәрләрне башкара. Г.Камал театры оркестры да бик актив иҗат итә. Тичурин театрында да оркестрыбыз ныгый бара. 

Мәсәлән, «Татар классик музыкасы җәүһәрләре» проектын башлап җибәргән идек. Бу проектта үткән буын композиторлары да, яшь авторлар да игътибарга алына, аларның да әсәрләре яңгырый. Татарның профессиональ музыкасына нигез салучыларыннан алып, бүгенге көндә иҗат итүчеләрнекен дә тәкъдим итәбез. Шул концертта башкаручылар белән дә таныштырабыз. Монда вокал сәнгате дә, инструменталь башкаручылар да бар. Тематик концертларны тамашачы бигрәк тә җылы кабул итә.

Профессиональ музыканы массаларга таратуда заманча алымнар, технологияләрдән киңрәк файдалансак иде.  Әгәр дә аларны сыйфатлы итеп яздырып интернет киңлекләренә куйсак, дөньяның төрле тарафларында тыңларга мөмкин булыр иде. Хәзерге вакытта без, мәсәлән, Салих Сәйдәшевнең музыкаль драмаларыннан увертюралар, башка музыкаль номерлардан альбом әзерлибез.   Заманында Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясенең джаз вариантын  куйган идек. Менә аның да язмасын эшләргә исәп бар.

Язманы тулысынча "Идел"нең октябрь саныннан укыгыз.

"Туфан самавыры"нда кунакта - Ильяс Камал - видео.

Вы уже оставили реакцию