«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

Көндәлектә сакланган ачы газап: «Апуш»тан тетрәндергеч премьера

Кешеләргә ачылып сөйли алмаган иң ихлас хисләр, вакыйгалар, уйларны сез дә көндәлеккә язып бара идегезме?

Хәзер инде кулдан көндәлек алып баручылар сирәктер, шуңа күрә әлеге «дустыбыз» турында сагынып искә алырга гына кала.

Кичә «Апуш» татар балалар театр студиясе тамашачысын көндәлекле балачакка алып кайтты. «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә шагыйрә, язучы Гөлүсә Баттал иҗат иткән биографик драма буенча «Көндәлек» спектакле тәкъдим ителде. Әсәр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана, ягъни анда сугыш темасы балалар күзлегеннән күтәрелгән – шул ягы белән тетрәндергеч тә. 

«Көндәлек»тә – гаилә тарихы

Автор үзе әйтүенчә, «Көндәлек» әсәре Казан мэриясе оештырган «Алмачуар» драматургия бәйгесе өчен махсус иҗат ителгән. Ул тормышта булган хәлләргә нигезләнгән.

«Көндәлек»тә – безнең гаилә тарихы. Равил исемле төп герой – минем бабам. Әсәрдәге барлык вакыйгалар – булган хәлләр, - диде Гөлүсә Баттал. 

Спектакльне әзерләгән команда

Сәхнәдә «Апуш»ның 37 шәкерте катнашты. Балаларның сәхнә теле буенча остазы – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәлахова, музыкаль юнәлешендә – Г.Кариев исемендәге театр вокалы укытучысы Лилия Зәйнуллина, студия җитәкчесе, режиссер, Апушлыларның әнисе – Алия Фәйзрахманова

Спектакльгә музыканы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфия Рәупова иҗат иткән. Аранжировщик, саундпродюсер – Тимур Милюков. «Тугры бул» җырының композиторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов. Спектакльгә биюләр куючы хореограф – Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы доценты, Резедә Муллагалиева. Тамашаның сценографы, рәссамы – «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе номинанты Сергей Рябинин. Ут рәссамы – Илшат Сәяхов. Тавыш режиссеры, музыкаль мөхәррир – Ильяс Фәйзрахманов.

Актерлар турында

Спектакль төп герой – Кече Равилнең (Әмирхан Гаянов) көндәлек битләреннән башлана: сәхнә кырыенда утырган Хикәяләүче егет – Олы Равил (Кәрим Галиев) үзенең биш ел элек булган авыр хәсрәтләре турында сөйли. Сәхнәдә балалар күплеге, аларның сугыш турында берни дә белмичә, «иртәгә инде бу кайгы бетәчәгенә» ышанулары тамашачыда күз яше чыгара. Бу спектакльне аеруча әти-әниләрне тетрәндерә. Янәшәмдә тамаша кылган ханым да шулай диде:

- Мин «Көндәлек»не икенче тапкыр карыйм - караган саен елата. Кызым Таня ролендә уйный, шуңа ул катнашкач, мин килгән саен борчылам, - дип уртаклашты ул. 

Спектакльдә балалар психологиясен күзәтү кызыклы: аларның самимилеге, һәрвакыт яхшылык күрүләре ачы вәзгыятьтә дә шулай кала. Равилнең, үзе ашамыйча, ризыгын сеңлесенә һәм апасына бирүе дә, фронтка киткән әтисенең исемен горур яклавы да, әнисенең балалар өчен тырышып көн-төн эшләвен аңлавы да сокландыра. Сулкылдап елыйсы килгәндә дә түзә, үзе генә булганда рәхәтләнеп күз яше түгә. Яшьтәшләре әсирлеккә төшкән әтисен «дошман» дип көлгәндә дә, тешен һәм йодрыгын кысып түзә. Минемчә, аның шундый тотышы яхшы тәрбияле булуын күрсәтә. 

Спектакльдә вакыйгаларны моңга төрүче бер образ бар, аны һәркем үзенчә кабул итәдер. Мин шәхсән Фәрештә итеп күрдем. Костюмы да шулай уйларга нигез бирә: көндәлек сурәтләнгән киеме канатларны хәтерләткән кебек булды. Аны Мәрьям Җаппарова уйный. Ул аеруча хәсрәтле вакыйгаларда моңлана һәм шул рәвешле кешенең җан авазын аңлата кебек. 

Спектакльдә уйнаган балаларның осталыгы турында аерым әйтәсе килә. Сәхнәдә шулай ышандырырлык итеп уйный белү, бер яктан, тумыштан бирелгән сәләт булса, икенчедән, остазлары белән эшләүнең нәтиҗәсе һәм тырышлык. Кичә әлеге сыйфатларның һәр баланың йөзләрендә, хәрәкәтләрендә күрергә мөмкин иде. Бу спектакльне аеруча балалар белән тамаша кылырга кирәк. Бигрәк тә, сүз сугыш турында барганда, яшьтәшләре уйнавындагы бу спектакль аларның күзаллауларын киңәйтәчәк һәм мәсьәләнең эчтәлегенә төшендерәчәк.

Сугыш чорын безнең һәрберебезнең әби-бабасы күргән, шуңа да без кечкенәдән аларның сөйләве аша азмы-күпме күзаллау белән үсәбез. Ләкин һәркемнең үз тарихы булган кебек, Гөлүсә Батталова да, бабасының рухын данлап, тарихны кәгазьгә төшергән. Күз яшьләре һәм җан авазы белән төшергән дияр идем хәтта. Күз яшьләре бу очракта – бәхетләрен сугыш тартып алган балалар.

Фото: Салават Камалетдинов, Татар-информ

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое