«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

Мәхәббәттән җыр кала - аккордлар

Бүген сезнең белән гитарада «Кайларда?» һәм «Син кайда идең?» җырларын уйныйбыз.

КАЙЛАРДА?

Оксана Ильюп сүзләре, Альберт Исмаил музыкасы

Татар альтернатив музыкасының «бабасы» Альберт Исмаилны хәтерлисезме? Ул тышлыкка чыккан Gauga мейнстрим булганчы ук рок уйный иде. «Чәк-чәк һәм Рок н-ролл», «Ике пилот», «Кара кош» җырлары әле безнең әти-әниләрнең дә исендәдер. «Кайларда?» җыры – Альбертның иң хисле җырларының берсе. Сүзләрнең авторы Оксана Ильюп белән бергәләп башкаралар.

Am G Am
Кайларда, җаныем, кайларда?
F G Am
Йөредең гомерем буена?
Am G F
Нигә сине мин күрмәгәнмен,
D7 Em Am
Син барлыгыңны белмәгәнмен?
Кушымта:
Am G F
Кайларда, кайларда, кайларда,
F G C
Йолдызларда, әллә айларда?
F G C
Кала язгансың бит ятларга,
D7 G C
Сала язгансың бит утларга.
D7 / Em / Am

СИН КАЙДА ИДЕҢ?

Нәби Дәүли сүзләре, Рөстәм Яхин музыкасы

Нәби Дәүли 1944 елда үзенең булачак хатыны Надия белән таныша. Сөйгәненә багышлап язылган «Син кайда идең?» дигән шигыре, күп сынаулар аша узып, 1957 елда басылган «Яшәү белән үлем арасында» дип аталган шигырьләр җыентыгында урын ала. Рөстәм Яхин музыкага салганнан соң, 80 нче елларда җыр булып яңадан туа. Җырны Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Сәхәбиев, Зилә Сөнгатуллина, Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм башка җырчылар башкара.

C Am G F 
Син кайда идең, кайларда йөрдең,
C Am F G
Ничек мин сине күрмәдем икән?
Dm G C
Син торган йортны, синең урамны
Am F G C
Ничек кенә мин белмәдем икән?
C Am G F 
Дөньялар гиздем, зур юллар кичтем.
C Am F G
Чакырды мине синең күзләрең.
Dm G C
Синең исемеңне мин белми идем;
Am F G C
Сине сагындым, сине эзләдем.
C Am G F 
Тик сиңа гына җырлармын диеп,
C Am F G
Мин йөрәгемдә бер җыр йөреттем.
Dm G C
Бер көнне әле очрарсың диеп,
Am F G C
Иртә дә кичен мин сине көттем.
C Am G F 
Бүген син минем каршыма килдең:
C Am F G
Мин дә бит сине эзләдем, дидең.
Dm G C
Мин дә бит сине сагындым, дидең,
Am F G C
Кайларда йөрдең, син кайда идең?

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое