Казан Ратушасында Солтан Габәши исемендәге Милли музыка фестиваленең гала-концерты узды. Чараның сәнгать җитәкчесе – Айдар Ниязов.
Ул татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» проектлар бәйгесендә грант җиңеп, декабрь аенда фестиваль оештырды. Һәм әлеге концерт белән проектын йомгаклады.
Айдар 20 яшендә инде зур оркестрның дирижеры, бу проектны чынга ашыручы. Концертта С.Габәши, С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов һәм башка танылган композиторларның көйләре яңгырады. Айдар Ниязовның үзенчәлеге шунда ки, ул Казанда еш яңгырамый торган музыканы уйный, милли көйләрне актуальләштерә.
«Безнең максат – милли музыканы тыңлау мөмкинлеген тудыру. Бөтен концертларыбыз да яздырылган. Әмма татар концертларына кеше йөрми, чөнки алар милли музыкага музейга сыман карыйлар. Шуңа күрә, Ильяс Камал әйтмешли, татар тамашачысын тәрбияләргә кирәк. Музыка кешенең дөньяга карашын үзгәртә, аны яхшылыкка өнди», - дип уртаклашты Айдар.
Шулай ук, ул Милли музыка фестивален «Мирас» фестивале белән чагыштырмаска кирәк ди, чөнки «Мирас»ның максаты, форматы бөтенләй икенче.
«Мин ул фестивальне бик яратам, аңа хөрмәт белән карыйм, аларның чыгышларын күзәтеп торам. «Мирас»та яңгыраган кайбер композицияләрне без куя алмыйбыз, мәсәлән. Кайчак безнең репертуарыбыз охшаш та була, ләкин моның бер гаебе дә юк. Мин, киресенчә, музыка, кабатланса да, яңгырап тору ягында. Әгәр киләчәктә яңа Милли музыка фестивале барлыкка килә икән, мин бик шат булыр идем», - диде Айдар.
Оркестр уйный башлауга, зал шундук тынды. Чара «Калеб» иҗади берләшмә катнашучылары ярдәмендә оештырылган биюләр, театральләштерелгән күренешләр белән үрелеп барды.
«Нурбәк Батулла белән Айгөл Мәгъсүмҗанова катнашында оештырылган легендар номерның премьерасы инде декабрьдә узган иде. Алар татар хореографиясен икенче яктан ачтылар. Ул номер – Илһам Байтирәк укуында С.Сәйдәшевның куелмаган «Сәрвиназ» балеты. Композиция Идел Болгары заманын тасвирлый. Әлеге балет сәхнәдән 70 елдан артык яңгырамады. Аны без әлеге концертта да башкардык», - дип сөйләп китте Айдар Ниязов.
Әлеге номерның идеясе гади – сәхнәдә ир белән хатын матур милли киемнәрдән фотога төшәргә маташтылар. Тамашачылар күзен дә алмыйча, сәхнәдә барлыкка килгән тылсымны күзәтеп торды.
«Концерт турында кичтән социаль челтәрләрдән белдем. Озак уйламыйча ике билет алдым. Кызым музыка мәктәбендә хор бүлегендә укый, шуңа күрә аңа бу чара файдалы булыр дип уйладым. Үзем дә оркестрларның уйнавын еш тыңлыйм, бик яратам, әмма бүгенге милли музыка фестиваленең гала-концерты аерылып тора. Монда ниндидер бер көч бар, атмосферасы икенче – әйтеп бетергесез. Концерт күңелдә горурлык хисе уятты. Минемчә, һәрбер татар баласы моны ишетергә, күрергә тиеш», - дип хисләре белән уртаклашты тамашачы Айгөл Сөнгатуллина.
Биредә ерактан килгән кунаклар да бар иде.
«Мин үзем Төмәннән, концерт турында танышлар аркылы белдем. Искиткеч, эчтәлекле чара», - диде тамашачы Әлфия Вәлиева.
Концертта Россиянең танылган артисты Резеда Галимова, ТРның атказанган артисты Эльза Исламова, солистлар – Миләүшә Ногманова, Илүзә Вәлиуллова, Тимур Мусин, биючеләр – Нурбәк Батулла, Алсу Мәгъсүмҗанова, Альбина Ногманова, шулай ук Динә Венедиктова җитәкчелегендәге Казан музыка училищесының катнаш хоры һәм Гүзәл Ахунова җитәкчелегендә эшләп килүче Казан музыка училищесының татар хоры катнашты.
Гала-концертны һәм, гомүмән, фестивальне оештыруда, шулай ук, Казан мэриясе, «Московский» мәдәният үзәге һәм Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры ярдәм күрсәткән.
Эльза Минашаева
фото: ТИ, Салават Камалетдинов
Нет комментариев