Ул шундый үзенчәлекле артист. Беренчедән, чит ил актерларына охшаш тышкы кыяфәте белән әсир итә. Икенчедән, һәр кеше белән уртак телне тиз таба. Кино сәнгатен үлеп ярата! Театрга мәхәббәте турында әйтәсе дә юк. Хәер, сәхнә кешесе бит. Сүзебез – С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт драма театры артисты Рөстәм Зиннуров турында.
– Рөстәм, синең сәнгать кешесе икәнлегең әллә кайдан күренеп тора! Сәхнә өчен туган кебек, димме... Алай да театр юлына ничек кереп киттең?
– Театр минем тормышымда бик зур роль уйный. Кукмарада 11 еллык мәктәпне тәмамладым да, энем Раушан белән Казан театр училищесына киттек. Сынауны үтмәдек, шулай итеп, училищега эләгә алмадык. Ул көнне бөтен дөньясына ачу итеп, кул селтәп, төзелешкә юл тоттык. Шунда бер ел эшләдек. Параллель рәвештә Кукмара халык театрында уйнадык. Режиссерыбыз Рамил Сәләхетдинов иде. Әле дә хәтерлим, төзелештәге хезмәткәрләр безгә: «Сез – клоуннар, кеше көлдерсәгез генә инде», – дияләр иде. Читтән бик кәмит күренгәнбездер инде. Ул вакытларда Язгөл апабыз театр училищесын тәмамлап, юнәлеш белән Минзәлә театрына эшкә керде. Шунда театр директорына энекәш белән минем турында сөйләгән. Театрда егетләр составы тулмаган чакка туры килгән бу. Бер заман шул елдагы театр директоры Роберт Шәйхелович Шәймәрданов шалтыратып, апабыз белән сөйләшкәнен әйтте. «Әйберләрегезне җыеп, иртәгә безгә килсәгез, бик шат булабыз. Фатир да бирәбез», – диде. Безнең күзләр – шар! Билгеле, ризалаштык һәм инде икенче көнне үк киемнәрне җыеп, театрга кузгалдык.
– Белем булмаса да, алдылармы?
– Әгәр без театр өлкәсеннән бөтенләй ерак кеше булсак, өстәвенә, тиешле белемебез дә юк, бу өлкәгә авырлык белән кергән булыр идек. Минзәлә театрында да бик катлаулы булыр иде. Ул чорда безгә мәрхүм режиссер Альберт Сәхәбетдинов ярдәм итте. Аның театрга килгән елы гына иде әле. Безнең белән бик кызыксынды һәм Минзәлә театрына кереп китәргә булышты. Шунда ук төп рольләр бирде. Менә шул рәвешле коллектив белән дуслаштык.
– Нинди рольләр иде ул?
– Санасаң, күп инде алар. Барысы да кадерлеләр! Мәсәлән, «Морозко» балалар спектаклендә Убырлы Карчык ролен уйнадым. Аннары Х.Җәвиднең «Иблис»ендә – Иблис булдым. Ул образга җаным-тәнемне бирдем дисәм дә, арттыру булмас. Тышкы кыяфәтемне дә үзгәртергә туры килде: чәчемне алдырып аттым, кашны... Диета тоттым. Кыскасы, Иблис – бик кадерле ролем! Аның белән мин Кече шәһәрләр арасындагы театр фестивалендә лауреат булдым. Миңа күпләр хәзер дә Иблис дип эндәшә. Үзәкләренә үткәнмен, ахры.
– Үтмичә, шәп образ иде бит ул синең. Әле узган ел Минзәлә театрында куелган «Хәтәр мәҗлес» («Пир/ Чума») спектаклендә уйнаган Рәис ролең дә аеруча истә калды. Ул синең калебеңне, холкыңны ачты кебек...
– Мин «Хәтәр мәҗлес»кә әзерлекне әле дә елмаеп искә алам. Безгә А.С.Пушкинның «Кечкенә трагедияләр»ен укырга биргәч, Моцарт белән Сальери образларын ошаткан идем. Аннары режиссер Тимур Шәрәфетдинов минем Рәис буласымны әйтте. Аның белән безнең «җеннәребез» туры килде – ул кино стиле белән куйды аны. Ә кино дигәндә, минем аяк идәндә!
– Берәр кинофильмда уйныйсың киләме?
– Әлбәттә, килә! Әллә берәр тәкъдим бармы? (көлә). Кызганыч, татар киноларына кастинг Казанда уза. Ул көннәрдә йә безнең гастроль, йә спектакль була. Әмма мине берәр кайчан күрерләр дип өметләнәм. Кинода төшү – минем максат.
– Тормыш иптәшең Диләрә дә Минзәлә театрында эшли. Ничек таныштыгыз сез, дисәм, баналь булыр инде...
– Театрда өченче елымны эшләгәндә, укуларын яңа тәмамлаган өч яшь кызның киләчәге турында хәбәр ишетелде. Без инде составыбыз киңәя дип сөендек. Ул вакытта мин карьераны беренче урынга куя идем. Егетләр исә ул кызларны, әле күрмәгән килеш, социаль челтәрләрдә эзләп тапты. Менә кызлар белән таныштык. Диләрә белән төшке аш вакытында күрештек. «Сәлам, тәмле булсын»нан ерак китмәдек. Аннары, пьеса укырга кердек. Диванда бердәнбер буш урын аның янында калган иде. Мин шунда килеп утырдым. Һәм без рәхәтләнеп пышылдашып утырдык. Башымны югалтканны сизми дә калдым. Шулай очрашып йөри башладык. Билгеле, аерылышып торган чаклар да булды, яшермим. Мин Диләрәгә Тавридада тәкъдим ясадым. Матур гына яшәп ятабыз. Бездән еш кына: «Икегез дә артист, кыен түгелме?» – дип сорыйлар. Бер генә дә кыен түгел! Беләсезме, спектакль алдыннан сәхнә артында дулкынланып торганда, аның яныма килеп: «Бар да әйбәт булачак!» – дип кулымнан тотуы – чиксез бәхет! Без рольләр буенча бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз.
Рөстәм белән әңгәмә "Идел"нең июль санында басылды.
Тулырак журналдан укый аласыз.\
Фото: Олег Жучкин
Нет комментариев