«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Татьяна Черногузова: «Егетем мине «мәдәни кодер» дип атый»
Новости
Мәдәният

Татьяна Черногузова: «Егетем мине «мәдәни кодер» дип атый»

Ул һәрвакыт табигыйлек һәм мәгънә турында. Аны рус кызы дип белсәләр дә , кул назы тамган эшләнмәләре – татар зәвыклы.

«Your Yool» татар эшләнмәләре брендын булдырган Татьяна Черногузова белән зәвык, киемдәге мәгънә һәм сәяхәт итү файдасы турында сөйләштек. Әле алай гына да түгел, яңа гына ачылган «фэшн йортына» барып кайттык. Андагы атмосфера зәвыклы күргәзмәне хәтерләтә: һәр нәрсә урынлы, уйланып эшләнгән.

фотолар: Фирүзә Вәлиева

– Таня, сине күпләр брендың буенча танып белә. Сөйлә әле, дизайнга ничек кереп киттең?

– Кызларның күбесе кебек үк мин дә балачакта күлмәк рәсемнәре ясый идем. 2007 елда югары уку йортына керү мәсьәләсе килеп тугач, җиһаз дизайнеры буласы килүемне аңладым, әмма ул юнәлеш буенча китә алмадым. Үзебезнең Казанда кием дизайны буенча укыдым. Әйе, ул елларда локаль брендлар турында сүз дә юк иде әле. 2010 елларга таба гына башкалада беренче маркетлар ачыла башлады, Мәскәү үзмәшгульләре кием тегә белүче осталарны эзләргә кереште. Мин укып бетергәндә, Россиядә эшләнгән локаль һәм сыйфатлы брендларга ихтыяҗ артты, әмма халык барыбер үзебездә җитештерелгән кием-салымга зур акча түләргә әзер түгел иде әле. Ә хәзер исә бөтенләй башка вакытта яшибез: үзебезнекенә, аеруча милли үзенчәлеге булган әйберләргә игътибар күп.

– Кием-салым, аксессуарлар ясау кибетләрдә күңелеңә ятарлык әйберләр булмаудан туган эшчәнлекме, әллә иҗади омтылышыңмы?

– Монда барысы да бардыр. Беренче чиратта, бу – үземне иҗатчы буларак дөньяга күрсәтү теләгем. Икенче яктан – дизайнер буларак иҗтимагый мәсьәләләрне чишү ысулы. Татарстанга кунак булып килгән дусларым миннән милли күчтәнәчләрне кайдан алып булуы турында белешкәндә, аларга чәк-чәк белән казылыктан башка берни дә киңәш итә алмый идем. Мәсәлән, өч-дүрт ел элек милли кием, аксессуарлар эзләп карасаң, түбәтәйнең купшы бизәклеләрен генә таба алыр идең. Миңа җирле мәдәният, татарларның зәвыгын ачып бирә алырлык киемнәр, дөньякүләм дәрәҗәдә көндәш була алырлык татар брендлары җитмәде. Менә шушы нигезгә таянып, үз юлымны булдырдым.

– Синең тышкы кыяфәтеңдә күзгә ташланып, «кычкырып» торган чуар элементлар, битеңдә ачык макияж юк. Вайбың да бик тынычландыра торган. Син һәрвакыт шундый идеңме?

– Яшүсмер чакта мин «неформалка» идем. Әни белән базарга барсак, иң матур һәм кыйбатлы әйберне табып алдырта идем. Үзем тегә башлагач, чит илләрдә йөреп кайткач, зәвыгым үзгәрде. Берара лайфстайл журналның фэшн-бүлегендә дә эшләп алдым. Хәзер исә кием сайлаганда уйлап та тормыйм, үзеннән-үзе килеп чыга. Брендыма әйберләр әзерләгәндә дә, үземә ошаганны гына ясарга тырышам.

– Синең өчен киемдә иң мөһиме нәрсә?

– Әлбәттә, аның уңайлы булуы. Күбрәк оверсайз, табигый тукымалардан тегелгән, иркен, «сулый» торган киемнәргә өстенлек бирәм. Бүген кигән образларымда да бөтенесе «база» төсләрендә. Ә соры, көрән, кара, хаки төсендәге киемнәрне кызыклы аксессуарлар белән тулыландырып була – алары да бер гаммада булырга тиеш. Әмма мин гадәти кара төстәге футболка гына алмас идем, аңарда берәр чигү, тасмалы элемент, сүзләр, ягъни урынлы һәм мәгънәле детальләр булуы отышлы. Катлаулы өлгеле, конструкцияле киемнәрне яратам, чөнки ул тегүченең осталыгын күрсәтә.

– Табигый тукымалар дип әйттең. Балида сәяхәт иткән чакта, блогыңда андагы кибетләрдә эксклюзив тукымалар эзләп йөрүеңне күрсәткән идең. Белүемчә, син төрле мәдәни үзенчәлекләрне берләштерергә яратасың.

– Кая гына барсам да, андагы гадәтләрне, милли үзенчәлекләрнең көнкүрештә чагылышын өйрәнергә яратам. Егетем мине «мәдәни кодер» дип атый, ягъни һаман саен ниндидер кодлар, «фишечкалар», детальләр эзлим. Соңгы елларда Азияне өйрәнәм. Япония, Бали, Таиланд кебек илләрдә яртышар ел яшәп кайтам. Татарларныкы кебек үк, аларның да тирән мәгънәле милли кодлары, бай тарихлары бар, табигате дә искиткеч. Ә мин иҗатчы буларак, илһамланып, шушы матурлыкларны мәңгеләштерүнең юлларын кием аша, үземнең эшләнмәләрем аша табам.

– Тагын нәрсәләрдән илһам аласың?

– Сәяхәт итүдән. Өйдән читтә чакта күп нәрсәнең кыйммәтен аңлыйсың. Нәселеңне, телеңне, хәтта туган ягыңда үскән тузганак чәчәге исен дә башкача тоя башлыйсың икән. Дөньяда синең белән мин генә түгел, башкалар да бар. Ә алар нинди? Без аларга охшаганмы, әллә юкмы? Шушы сорауларга җавап эзлим. Әлбәттә, сәнгать мине илһамландыра. Иҗат итүче кешеләр, аларның фикер йөртүләре, тормышка карашлары, теге яисә бу вакыйгада үз-үзләрен ничек тотулары…

– Төрлелек илһамландыргач, димәк, син дизайн белән генә чикләнергә җыенмыйсың?

– Мин бит идеяләр һәм аларны тормышка ашыру юлларын уйлап табучы «схематозник». Миңа маҗара, хәрәкәт кирәк, балаларда булган кызыксынучанлык хас.

– Әңгәмәбезнең азагына сине кем белән чагыштырып булуын аңладым. Амазонка! Табигатькә якын, ирекле, курку белмәүче син, Таня!

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое