«Сәрләүхәсез», «Яшь көч», «Тавышны катырак»...
Болар гади атамалар гына түгел, болар бит күбебезнең яшьлек, балачак рэп төркеме – Ittifaq җырлары! Әлеге төркемнең барлыкка килгәненә 20 ел була икән инде. Татарча рэп сөючеләр өчен тагын да күңелле яңалык бар – март аенда Тинчурин театры Ittifaq иҗатына багышланган «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» премьерасын тәкъдим итте. «Идел» әлеге спектакльне карап, репортаж язган иде инде. Ә менә журналның март санында чыккан мәкаләне күпләрегез бәлки укырга өлгермәгән булгандыр. Димәк, укыйбыз!
Рэп төркеме турында
Ittifaq рэп төркемен 2005 елда Ильяс Гафаров, Назыйм Исмәгыйлев, Альбина Сөләйманова, Илһам Шәрипов бергәләп чыгыш ясап барлыкка китергән иде. Хәзерге вакытта да бу егетләр музыка дөньясында кайный: Ильяс Гафаров – продюсер, заманча иҗат итүче ирекле татар музыкантларын берләштергән Yummy Music лейблына нигез салды, Назыйм Исмәгыйлев Usal тәхәллүсе белән чыгыш ясап яшьләрнең кабат йөрәген яулады. Шулай да, дүртесен берләштергән Ittifaq ничек барлыкка килгән соң? Бүгенге көндә төркем нинди планнар белән яши? Бу хакта Ильяс Гафаровның үзеннән сорадык.
– Без беренче җырыбызны 2005 елда яздырдык, ә тәүге альбомыбыз 2007 елда чыкты. Ижатыбыз аның белән генә бетмәде, архивта тагын бер альбомга җитәрлек җырлар бар. Без аларны спектакль премьерасына, март аена әзерләп, музыкаль мәйданнарга чыгарырга телибез. «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакленә иске жырлар да, яңалары да керде. Театр артистлары аларны чын рэперлар кебек башкарырга өйрәнә. Минемчә, моны һичшиксез күрергә кирәк.
– Ни өчен Ittifaq?
– «Ittifaq» сүзе бердәмлек дигәнне аңлата, безгә бу төшенчә бик якын, чөнки һәрвакытта үз тирәбездә талантлы татар яшьләрен берләштерергә тырышабыз: рәссамнар, шагыйрьләр, биючеләр, режиссерлар, тавыш һәм видео төшерү осталары.
– Спектакльдә үзегезнең катнашасыгыз килмәдеме?
– Сәхнә түрендә йөрергә бик яратмыйм, миңа күбрәк сәхнә артындагы процесслар ошый, соңгы 10-12 ел шуның белән шөгыльләнәм.
Ике тапкыр язылган пьеса
«Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакленә пьесаны драматург, режиссер Илгиз Зәйниев язган. Режиссер тәкъдименнән соң аны озак кына уйлап йөргән.
– Туфан (Имаметдинов – Авт.) сабыр гына көтте, рәхмәт. Пьеса ел ярым булды дигәндә язылды. Ләкин ул минем үземә дә, режиссерга да ошамады. Сюжет көйләрнең рухына туры килми иде. Шуннан без кабат әйбәтләп сөйләштек һәм мин кайсы җирдә ялгышканымны аңладым. Яңа баштан, бөтенләй башка әсәр яздым. Әсәрнең исеме ничектер өзек-өзек, рэп ритмы кебек яңгырарга тиеш иде сыман. Шуңа без сюжетның нигезен тотып торган фактларны бер исемгә җыйдык. Флешка, рэп һәм мәхәббәтсез пьеса да булмас иде.
– Яшьлектә Ittifaqны тыңлый идегезме?
– Ittifaq – безнең яшьлек. Студент чакта татар дискотекалары модада иде. Безнең буын аларның иҗатын яңа сулыш итеп кабул итте. Болай музыканы мин эш буенча кирәк булганда гына тыңлыйм. Музыка тыңлау, китап уку сыман, интеллектуаль хезмәт, минемчә.
«Рэп – тамашачы белән ачыктан-ачык сөйләшү»
Спектакльне сәхнәгә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов куйды.
– Ittifaqны белмәгән кеше юк ахры ул...
– Ул төркемне тыңламасам, спектакль кую идеясе тумас та иде. Аларның иҗатын тыңлый идем. Беренчедән, рэп – музыканың дөньяда бик танылган стиле. Икенчедән, ул «урам музыкасы» буларак ачык һәм «авырткан» темаларны кузгата. Бер сүз белән әйткәндә, тамашачы белән ачыктан-ачык сөйләшү кебек.
– Без спектакльдә тормыштан алынган вакыйгаларны күрәбезме?
– Беренче пьеса чын вакыйгаларга нигезләнгән иде дияргә була. Ә инде икенчесенең сюжеты уйлап чыгарылган. Һәм ул шул ягы белән күңелле дә.
«Рэп уку җиңел эш түгел»
Спектакльгә махсус язылган җырлар да бар. Геройлар тарафыннан башкарылган җырларның авторы – үзебезнең Зөләйха Камалова. Ул Ittifaqның кайбер җырларын белә, әмма үзен аларның зур фанаты дип атый алмый. Шуңа күрә бу спектакль өчен төркем җырларын өр-яңадан тыңлап чыгарга туры килгән. Аның каравы, хәзер алар Зөләйханың плейлистында «пачутный» урынны алып тора.
– Минем максат – персонажлар исеменнән җыр текстлары язу иде. Рэп тексты гадәти җыр яки шигырьдән үзенең «җилбәзәк» структурасы белән аерылып тора. Шуңа күрә рэп тексты язар өчен күңелеңнән бераз рэпер булырга кирәк. Ittifaqның оригинал читкасыннан, ягъни текстны уку ритмикасыннан бераз читкә тайпылырга туры килде. Иң кызыгы, текстларын язып бетергәч, башланды: миңа ул текстларны битка (бит – композициянең музыкаль нигезе – Авт.) салып, аудиога яздырып, укып күрсәтергә туры килде. Хәзер тәгаен шуны әйтә алам, рэп уку җиңел эш түгел. Бигрәк тә әйбәт итеп уку. Шуңа актерларга бик зур уңышлар һәм тел ачкычлары телим, – диде Зөләйха.
Карашны үзгәртә торган спектакль
Әлеге спектакльнең яшь чикләве – 18+. Аны иҗат итүчеләр фикеренчә, «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» бигрәк тә яшьләр һәм урта буын кешеләренең күңеленә хуш килә. Әлеге спектакль социаль челтәрләрдә трансляцияләнгән «витрина» тормышыннан көлә. «Җиңел акча эшләү һәм табыш алу максатыннан гына буш популярлык яулау омтылышы белән янган зумерлар буыны вәкилләре кая барып чыгар? Флешка, рэп яки мәхәббәт – моның кайсы мөһимрәк», – дигән сорауны беренче планга куя.
Тинчурин театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров әлеге куелыштагы рольгә алынгач, Ittifaq төркемен бөтенләй икенче яктан ачкан. Сюжеты җиңел булса да, аның үзенең төгәл кагыйдәләре бар икән:
– Монда үзеңне дөрес тотарга кирәк: артык эшләп атарга да ярамый, бик эшләп бетермәсәң дә дөрес түгел. Минем беркайчан да рэп укыганым булмады. Монда бит һәр иҗек, басым, битның ритмына өлгертү, мәгънәне сүз белән җиткерү мөһим. Бәлки өлкән тамашачылар спектакльне аңлап та бетермәс, чөнки криптовалюта, биржа кебек нәрсәне бигрәк тә яшьләр, урта буын белә. Шуңа күрә спектакль яшьләр өчен дәрес.
фото: театрның матбугат хезмәте
Нет комментариев