«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

Ут белән рәсем ясаучылар

Журналда режиссер ярдәмчеләре, тавыш режиссерлары турында язган булсак, бүгенге геройларыбыз – ут куючы рәссамнар.

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында бара торган спектакльләрнең яктылыгы өчен кемнәр җавап бирә? Ут куючы рәссам булыр өчен нинди белем кирәк? Хәзер сөйлибез!

Заманча театрда ут кую өчен цифрлы техника кулланыла һәм һәр куелыш өчен яктылык партитурасы языла. Аны ут куючы рәссам эшли. Дөрес яктырту, тавыш кую һәм декорация кебек үк, зур җаваплылык сорый, чөнки ансыз сәхнәдә тиешле мохит тудыру һәм режиссерның фикерен җиткерү мөмкин түгел. Театрда яктырту буенча махсус кешеләр – яктылык рәссамнары, операторлар эшли. Яктырту белән гадәттә өч һөнәр иясе шөгыльләнә, аларны еш кына бутыйлар:

1. Яктылык рәссамы – бөтен концепцияне уйлап табучы һәм яктылык партитурасын язучы;

2. Яктылык операторы – яктылык пультын программалаштыру, приборларны юнәлтү белән шөгыльләнүче белгеч;

3. Яктыртучы – җиһазларны урнаштыручы һәм тоташтыручы, тамаша вакытында пульт белән идарә итүче техник хезмәткәр.

ФАНТАЗИЯ СОРЫЙ ТОРГАН ЭШ

Илдар Казан җир өсте һәм җир асты электр транспорты техникумының программистлык белгечлеген үзләштергән, шулай ук, читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының «Социаль-мәдәни эшчәнлек» факультетында укыган. Хәзер ул Тинчурин театрында ут куючы рәссам булып эшли һәм ут цехы мөдире вазифасын башкара. Өйләнгән, тормыш иптәше Камилә Шакирова – Тинчурин театрында актриса. Шакировлар ике малай үстерәләр. Олы уллары Адель үскәч әтисе кебек театрда эшләргә хыяллана икән.

«2014 елда театрда ут кую цехында урын барлыкка килгәч, мин үземне шул һөнәрдә сынап карарга булдым. Эшли-эшли сәнгать белән техник хезмәтне бәйләп торган һөнәремнең үзенчәлекле якларын ачтым. Уйда туган ут бизәлешен сәхнәгә куяр өчен һәр техник җиһазны көйләү фантазия сорый. Сәхнәнең әзерлеге иң элек декорациянең дөрес куелышыннан тора. Аннан соң яктылыкны монтажлау башлана. Һәр спектакльнең үз партитурасы (спектакльнең документаль рәвештә теркәлгән яктылык сценарие – авт.) бар. Монтажлап бетергәч, без рәсемнәрнең дөреслеген ут пультында тикшерәбез. Барысы да дөрес булгач кына спектакльне башларга әзер булабыз», – ди Илдар.

Спектакльнең бизәлеше ут куелышына тыгыз бәйләнгән. Ут белән артистлар да аерылып тора, декорация дә күләмле булып күренә – нәтиҗәдә тулы бер картина барлыкка килә. Илдар бу өлкәдә инде 2013 елдан бирле эшли, шуңа күрә үз эшен биш бармагы кебек әйбәт белә.

«Казанга күченгәч, икенче (үги) әтием Нияз Тарханов буш вакытым күп икәнен күреп, мине театрның монтерлар цехына урнаштырды. Соңрак үзе янына – ут цехына алды. Аннары тавыш цехына мөдир булып киткәч, үз урынында мине калдырды. Шуннан бирле мин ут цехы мөдире булып эшлим».

Илдар әйтүенчә, яктыртучыга: «Кайсы спектакльдә эшләү авыррак?» – дигән сорау бирүнең мәгънәсе юк. «Һәр эш – җиңү, шуңа күрә катлаулы яки җиңел спектакль дигән нәрсә юк», – ди Илдар.

УТ КУЮЧЫ РӘССАМ БУЛУ ӨЧЕН НИНДИ БЕЛЕМ КИРӘК?

Бу һөнәр белән кызыксынучылар яктылык дизайны, яктылык инженериясе, режиссура һәм драматургия, күләгә һәм композиция, сценография һәм төсләр тапшыру, электр техникасы, программалаштыру, куркынычсызлык кагыйдәләре турында белергә; шаблоннар белән эшләү, шулай ук яктырту өлкәсендәге соңгы яңалыклардан хәбәрдар булырга, физика, математика һәм компьютер программалары өлкәсендә дә гыйлем тупларга тиеш.

«Спектакль чыгарганда ут куючы рәссамның вазифасы – бизәү. Иң элек без режиссер белән киңәшләшәбез, уртак фикергә киләбез. Режиссерлар яктыртуны актив куллана, чөнки ул спектакльнең сәнгати матурлыгын тудыра. Куелышка әзерлек барышында яктылык репетицияләре үткәрелә – спектакльнең яктырту партитурасы җентекләп төзелә, ул кабызу тәртибен һәм комплектациясен, яктылык үзгәреше өчен сигнал булган репликаларны һәм башка параметрларны билгели», – ди Илдар.

Узган сезонда алар «Ашина» спектакле белән төрле фестивальдә катнашканнар һәм «Иң яхшы сценография» номинациясендә лауреат булганнар. Хәзерге вакытта Тинчурин театры премьерага әзерләнә – баш режиссер Туфан Имаметдинов «Хыялга бер адым» спектаклен куя.

«ЭШЕБЕЗ ИГЪТИБАРЛЫЛЫК ТАЛӘП ИТӘ»

Илназ Түбән Кама индустриаль техникумында электрикка укып чыккач, шиналар заводында эшли. Казанга килгәч, музыка юнәлешенә күчәргә теләгәнен аңлый. И.В.Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятендә укыганда, дусты Илдар (Шакиров – авт.) аны театрга эшкә чакыра. Балачактан бергә үсеп, сыналган дусты булгач, Илназ ике дә уйламый ризалаша. Шулай итеп, менә инде 11 нче елын ул театрда ут куючы оператор булып эшли.

«Без – Илдарның ярдәмчеләре. Эшебез игътибарлылык таләп итә. Көн саен спектакльләрдә төрле утлар белән эшлибез, район-авылларга гастрольгә чыгабыз, артистлар белән аралашып торабыз. Җыр буенча эшчәнлегемне дә онытмыйм, театр чараларында да, аннан тыш та катнашып торам. Тагын бер яраткан шөгылем – спорт. Теннис уйнарга яратам», – ди Илназ.

«ТЕАТРНЫ ЯРАТЫРГА КИРӘК»

Рәнис Казанның Кооперация институтында бухгалтерлыкка укыган, хәзер магистратурада белем ала. Иң кызыгы шунда – Илназны эшкә Илдар чакырган булса, Рәнисне исә Илназ чакырган. Алар авылдашлар да булып чыкты. Рәнис әлегә театрда сигезенче аен эшли. Үзләренең һөнәре турында ул: «Эшнең рәтен белсәң, бер дә авыр түгел», – ди.

«Мин күбрәк техник вазифаны башкарам, иҗат ягын Илдар үз өстенә ала. Театрда ут куючы булып эшләү өчен беренче чиратта театрны яратырга кирәк», – ди Рәнис.

Театр сәхнәсен гел яктыда тотучы егетләр үзләре бик тыйнак. Хәер, аларның һөнәренә бу сыйфат килешә дә. Тамашачы спектакльдә артистларны, декорация һәм ут бизәлешен генә күрә. Ә сәхнәдәге яктылыктан хисләр өермәсе кузгалса, шушы зур хезмәт артында өч яшь егет көче торганын хәзер инде беләсез.

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое