Ләйлә Мәскәүне башкача күзаллаган иде. Туристларны үзенә җәлеп итеп торган, миллионлаган утлар белән балкыган, күк түшәмен тишәрдәй булып үскән биналарга ия башкала белән очрашу бүтәнчә булырга тиеш иде. Иде...
Мәскәүгә хәзер авылга кайткан кебек еш йөри. Тик әле бер тапкыр да Кремльне барып күрә, хастаханә һәм билгеләнгән өйдән ерак китә алганы юк. Биредә күргән иң истәлекле урын – метро.
Тәрәзәдән соры йортлар һәм карсыз юллар гына күренеп тора. Кызык: биредә кыш әфәнде карга саранракмы, әллә күктән иңгән ак мамыкларны каралырга өлгергәнче җыеп алып китәләрме? Ни өчен Казанда карның күплегеннән, пычрак боламыкның аякка сылануыннан гаҗизләнеп бетәсең дә, Мәскәүдә кышның көзме яисә язмы икәнен белми аптырыйсың?
Ләйлә икенче тапкыр әни булуны да башкача күзаллаган иде. Күп нәрсә беренче тапкырдагы кебек булыр, тик алсу төстәге киемнәр урынына зәңгәрләрне кидерербез; кызның колагын тиштерсәк, малайны сөннәткә утыртыртырбыз, дип уйлады. Әмма сөннәткә утырту язмаган икән...
***
– Апа, шушында гына ятып калыйм әле? – Ләйләгә сеңлесе ялварулы күзләр белән карый. – Мин бүтән атлый алмыйм. Шушы тузанга ятып хәл җыйыйм, ә?
Зәринәгә һәр сүз зур авырлык белән бирелә. Һәр сүз саен граммлап кына үлчәнә торган хәле сизелерлек рәвештә кими. Җөмләләр кысылган тешләр һәм агарынган иреннәр аша сытылып чыга.
Өченче көн генә бала тапкан Зәринәне алты айлык зур корсагы булган Ләйлә култыклаган. Баш миен киптерерлек эсседә әлсерәгән һәм нарасыен дөньяга китергәндә зур авырлыклар кичергән, күп кан югалткан сеңлесен сукмак кырыендагы Камаз тәгәрмәченә утыртты. Су эчертте. Бераздан соң алар кабат кузгалдылар. Барырга кирәк, чөнки Зәринәне хастаханәдә кеп-кечкенә алсу табанлы улы көтә.
– Әгәр флюорография бу поликлиникада булмаса, үләм! – Яшь ана агачтан ясалган курчак рәвешендә атлады.
Юк, үлми ул, чөнки аны әнисенең күкрәгенә сыенырга теләгән сабые көтә. Биредә рентгенга төшермәүләрен белгәч, соңгы көчен учына кысып, ике километр чамасы ераклыкта урнашкан башка оешмага тәпиләячәк. Һәр адымы ялкынлы энәләргә баскан тойгы бирсә дә, такси чакыру мөмкинлеген искә алмадылар.
Зәринәнең башы әйләнә, күкрәкләре сөт белән тулышып каткан. Бары бер тапкыр гына бәләкәчен имезеп өлгерде бит ул. Шундый татлы, ләззәтле мизгел икән ләбаса! Утын пүләне кебек төреп куелган яңа кешенең, күзләрен йомып, мышный-мышный имүе, бу вакытта түм-түгәрәк битләре селкенеп торуы күңелне моңарчы тоймаган үзгә бер яктылык белән тутыра. Әлеге хисләрне кабат татыйсы иде! Балаңны кочып, иң кыйммәтле хушбуйлардан да тәмлерәк исен иснисе иде! Әнә шул хыяллар аңа егылмаска ярдәм итә. Зәринәне ана назына, ана җылысына, ана сөтенә мохтаҗ улы көтә.
– Апа, нишләп Әскәр кан косты икән? Әллә биләү аша кендегенә ялгыш кагылып киткәнменме? Бәлки шул ярамагандыр?
– Юкны сөйләмә инде! Аннан кан космыйлар, – Ләйләнең әрләү катыш җавабы юату сүзләре иде.
Зәринә бала табу йортындагы хәлне яңадан йөрәге аша уздырды.
...Күкрәк сөте белән сыйланган Әскәрнең йөзе бермәлне җыерылып килде. Ул укшып җибәрде һәм яшь ана өстендәге аксыл халат кып-кызыл кан белән тулды. Коты алынган Зәринә баласын тотып табиблар янына йөгерде.
Төн уртасында гына үлем белән тартышып бала тапкан кеше шулай тиз йөгерергә каян көч тапкандыр – билгесез. Бүлмәгә атылып кергән хатынны, кан белән тулган баланы, халатны күргәч, табиб һәм шәфкать туташы бер мизгелгә сүзсез калды. Зәринә, сулышы кабып, нәрсәдер аңлатырга тырышты. Аннан баланы алдылар да үзенә чыгып китәргә куштылар.
Билгесезлек. Әрнү. Үз-үзеңә урын таба алмау. Гамәлләреңнән гаеп эзләү. Һәр анага, бүләк өләшкәндәй, бала тоттырганда, өмет тулы карашыңны ишектән алмау. Чыпыр-чыпыр килеп, канәгать йөз белән чит сабыйлар күкрәк имгәндә, тулгак газапларын янәдән кичереп, пластик стаканга сөт саву. Шушы ак япмалы тимер караватта әнисе янәшәсендә яткан бәләкәчнең йөзен кабат-кабат хәтердә яңарту. Нарасый гомере өчен курку... Зәринә бу хисләрнең барысын да кичерде...
***
Яшь ана ишектән сак кына, тавышсыз гына керде. Пыяла тартмалар эчендә яткан дүрт бөртек сабый арасыннан үзенекен карашы белән эзләде. Әнә ул! Әнә! Аныкы! Үз балаңны танымый мөмкинмени?!
– Еламаска! Балаларга болай да кыен. Тизрәк терелүләрен теләсәгез, еламагыз, – шәфкать туташы икәү берьюлы кергән аналарны кисәтте.
Бу вакытта Әскәр, ниндидер матур төш күреп булса кирәк, йоклаган килеш елмаеп куйды. Зәринә улының тәүге тапкыр елмаюын күрде! Үзе дә, күз алмаларын каплаган яшьләрен тышка чыгармаска тырышып, сөенеченнән елмаеп җибәрде.
– Улым, нихәл? – Ананың тавышы май ае башындагы сыек яшел төстәге үләннәрдән дә йомшаграк иде.
Таныш тавышны ишетүгә, сабыйның йөзе җыерылып килде, Әскәр нечкә тавыш белән елап җибәрде.
– Бәләкәчем, елама, мин яныңда. Барысы да әйбәт булыр. Син терелерсең һәм әниең кабат тәмле сөт бирер, – Зәринә тамагына тыгылган төер аша әлеге сүзләрне көч-хәл белән әйтә алды.
Ә коридорга чыгу белән, җир астыннан бәреп чыккан кайнар чишмә төсле, күзләреннән яшьләр атылды. «Яшә, улым! Яшә!»
Бала табу йорты иске булуын, дәвалау җиһазлары да замана таләпләренә җавап бирмәвен аңлап, Зәринә алдынгы хастаханәгә күчерүләрен үтенде. Әмма аңа мондагы шартлар яхшы булуы, баласы тереләчәге турында матур әкият сөйләүдән ары узмадылар. Ә Әскәрдә нинди диагноз һәм ни сәбәпле икәнен әйтә алмадылар. Әйе, Зәринәгә баласының муенына ике кат кендек чорналган булуын җиткерүне дә кирәк тапмаганнар иде. Аның каравы, туганда зәңгәрләнеп беткән сабыйга уннан тугыз балл куйдылар.
Зәринәгә ерак туганнарына мөрәҗәгать итәргә туры килде. Туганының ике җиргә шалтыратуы җитте. Көн уртасында Зәринәләр бүлмәсенә табиб килеп керде:
– Гарифуллина, әзерлән, сезне балалар хастаханәсенә күчерәләр, – шулай диде дә күздән юк булды.
Хастаханәгә аларны ашыгыч ярдәм машинасы белән алып бардылар. Зәринә баласын янәшәсенә салды. Бер кулы белән аны кочаклады, икенчесе белән, егылып төшмәс өчен, ятакка ябышты. Яшь хатын үзе дә яңа туган сабыйны хәтерләтә иде, дөресрәге, яңа туган болан баласын. Басып торса, аяклары дерелди, үзе чайкалып-чайкалып китә. Ә утырырга ярамый. Ике атна йә басып торасы, йә ятасы.
Йөрәгеннән өзелеп төшкән сабыен озата барса да, аңа баласы янында хастаханәдә калырга рөхсәт итмәделәр. Моның өчен башка җирдә анализлар тапшырырга, флюорография үтәргә кирәк...
***
Автор: Дания Нәгыйм
Дәвамын «Идел» журналында укыгыз.
Нет комментариев