«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

Ландыш Әбүдәрова: «Язучы дөньяны үзгәртә ала»

Язучы кем ул? Аның миссиясе нәрсәдән гыйбарәт? Әлеге һәм башка сорауларга язучы, әдәбият белгече Ландыш Әбүдәрованың фәлсәфи, кызыклы җавапларын әлеге әңгәмәдә табарсыз.

Төп корал - тел

- Ландыш, булачак язучы үзендә нинди сыйфатлар тәрбияләргә тиеш?

- Язучы иң элек үзе яза торган телне белә. Камил дәрәҗәдә белә. Татарча сөйләшәм, димәк, татарча яза да алам дип, каләмгә тотынганчы, бу телдә грамоталылыгыңны тикшерер өчен һич югы диктант, йә булмаса, инша язып карарга кирәк. Әгәр син укучы буларак җөмләне укыйсың, ләкин аңламыйсың икән, димәк, җөмлә дөрес язылмаган. Язучы буларак, телнең лексик составын, тел байлыгының кайсы өлешен төрки нигез, кайсы өлешен гарәп-фарсы алынмалары, кайсы өлешен рус-европа телләреннән кергән алынмалар тәшкил итүен белми торып, үзенчәлекле яңгырашлы әсәр тудыру авыр. Грамматика, синтаксис белән дә шул ук хәл. Язучының төп коралы каләм түгел, ә тел. Телнең тәмен, көчен белгән, аны тойган язучы дөньяны үзгәртә ала. 

Язучы фәлсәфә белән кызыксына. Заманыңның нинди фәлсәфи күзаллаулар парадигмасында яшәвен белми торып, әйбәт әсәр язып булмый. Мәсәлән, мәгърифәтчелек реализмы кысаларында бүген иҗат ителгән әсәрләр кабул ителми, чөнки без балаларны бакча яшеннән үк укыта башлыйбыз. Гәрчә, 18 нче гасырда язылган Дефо әсәрләрен әле  дә яратып укыйбыз, һәм аңлы кеше идеалы бүген дә актуаль. Заманына күрә сәнгать әсәрләрендә конфликтның характерына кадәр башка. Классик реализм әсәрләрендә конфликт кеше белән кеше, кеше белән табигать, кеше белән Аллаһ арасында чыга. Модернистик әсәрләрдә конфликт кеше белән җәмгыять, кеше һәм аның эгосы яки кеше белән аның алласызлыгы, дәһрилеге арасында бара. Постмодерн әсәрләрендә адәм баласы техника һәм чынбарлык белән көрәшә,  автор үзенең героен төрле фәлсәфәләр чатында сыный. Фәлсәфә белән кызыксынган язучы үзеннән-үзе хөр рухлы, мөстәкыйль фикерле була, шунысын да онытмыйк. 

Һәм, әлбәттә, язучылык эше – бик авыр хезмәт ул. Димәк, язучыга язарга да язарга, ягъни ул үзенең яшәү рәвешен шушы режимга көйләргә, тәртипкә өйрәтергә тиеш. 

Каләм әҗере түләнми!

- Соңгы елларда төрледән төрле конкурс-бәйгеләр оештырыла. Әлеге чаралар чын әдип тәрбияләүдә үз ролен уйныймы? Гомумән, акчага кызыгып, гасырларда кала торган әсәрләр тудырырга мөмкинме? 

- Мондый бәйгеләрнең файдасы табигать кануны белән аңлатыла: сан кайчан да булса бер сыйфатка әверелә. Икенчедән, мондый бәйгеләр язучыны дисциплинага өйрәтә. Андый конкурсларның, гадәттә, таләпләре – темасы, күләме, дедлайны була. Болар язучы өчен үзенә күрә бер сынау. Шушы ук таләпләрне язучы алдына китап базары алга киткән илләрдә нәшриятлар куя. Хәзерге заманда конкурста җиңеп алган акча язучыга комачауламый. Җиңгән акчасына ноутбук булса да алып куярга җитә ул, чөнки язучыга каләм әҗере түләнми диярлек (түләнгән кадәресе бухгалтериягә “түләдек” дияр өчен генә бугай), ул акчаны иҗат кешесе башка бер җирдән юнәтергә тиеш булып чыга. 

Гасырларда нинди әсәр калачагын без хәзер әйтә алмыйбыз, чөнки язучы ул бүгенге аудиториясе өчен эшли. Киләчәк өчен язам, дип иҗат иткән язучы бик нык ялгыша, чөнки аны үзе үлгәнче үк онытырга мөмкиннәр. 

- Ландыш, ә хәзерге вакытта иҗатка нинди яшьләр килә? 

- Алар икенче. Элегрәк прозаны 35 яшьтән яза башлыйлар, дип әйтәләр иде. Хәзер 25 яшьләр тирәсендә инде җитди тотыналар. Аларда белем сыйфаты да башка, яшьләргә барысы да берьюлы кирәк. «Клиповое мышление» дигән төшенчә бар бит инде хәзер, менә шул көчле аларда. Моңа кадәрге буыннарда белем алуда билгеле бер «линейность» – эзгә салынганлык саклана иде, хәзер мәгълүмат мозаика сыман, әле тегендә, әле монда җемелди. Яшьләр бу матрицада үзләрен иркенрәк, иреклерәк хис итә дияр идем, бу – аларның стихиясе. Шуңа да алардан иҗатта элеккеге буыннарның эш алымнарын, эш стилен кабатлауны таләп итү дөрес түгел. Гомумән, иҗат кабатлануны яратмый. 

Шулай да, яшь иҗатчылар үз сүзен әйтергә тырыша, үзен эзли, үзе турында күбрәк сөйләргә омтыла. Алар әле “без” дип түгел, күбрәк “мин” дип сөйләшә, “Без кем?” дип, җәмгыять масштабларына чыкмый, ә “Мин кем?” дип, үз дөньясын барлау белән мавыга. 

- Мәктәпләрдә татар теле, әдәбияты укытылмавы аларда нык сизеләме?

- Сизелә. Нинди генә җемелдәвек мәдәният кысаларында яшәсәк тә, без үзебезгә кадәр иҗат иткән буыннарның иңнәрендә басып торабыз. Әдәбиятка шаукым булып килеп кергән шәхесләр була. Мәсәлән, Такташ үз вакытында бөтенләй яңа формалар, яңа эчтәлек белән килеп кергән кебек. Әмма анда классик әдәбият традицияләре бик көчле. Ә хәзер иҗатка үзенең туган телендәге әдәбиятны укымаган, укыса да, аңламаган язучылар килә башларга мөмкин, чөнки мәктәптә татар әдәбияты бик аз укытыла. Сәгыйть Рәмиевнең “Таң вакыты”н аңлатыр өчен укытучыга, ким дигәндә, ике-өч дәрес әзерлек алып барырга кирәк. 

-  Чын язучылар тәрбияләү серләрен нәрсәдә күрәсең?

- Җитди рәвештә әдәби иҗат белән шөгыльләнергә теләүче кеше, беренчедән, үзенә кирәген үзе таба ул. Аңа төрле яктан “Язма! Синнән булмый!” дип кычкырып торырга, ул усал тәнкыйтьтән гайрене ишетмәскә мөмкин, әмма ул туктамый, каләмен ташламый. Икенчедән, андыйларга иң элек әдәбият серләрен өйрәтә торган әдәби мәктәпләр кирәк, чөнки профессиональ язучы, әгәр ул графомания дәрәҗәсендә генә калырга теләмәсә, әдәбият теориясен белергә тиеш. Ул әдәби мәктәпләрдән язучы гына чыгарга тиеш дигән сүз түгел, редакторлар да, тәнкыйтьчеләр дә чыга ала бит. 

 - Соңгы вакытта чыккан китапларны кулга алгач, алардагы төрле хаталарның еш очравын күрәбез. Әдәби мөхәррирләрнең юклыгы сизелә... Рәис Даутов һ.б. ның мөхәррирлек мәктәбе юкка чыгып бара, дип уйламыйсыңмы?

- Кыям абый Миңлебаев, Наис абый Гамбәр, Флүс абый Латыйфи, Мөдәррис Вәлиев... Болар барысы да мәрхүм инде. Тексттан кәнфит ясый торган редакторларны табу чыннан да кыен. Минем хәзерге редакторларга да сүз тидерәсем килми, хәзер дә әйбәт редакторлар бар. Редактор - озак өлгерә торган җимеш, ярты ел, бер ел эчендә генә әзерләп булмый аларны. Ул бит әсәр турында язучының үзеннән дә күбрәк белә торган бердәнбер кеше, чөнки һәр җөмләне кат-кат укый, һәр җөмләнең тексттагы бурычын төгәл билгели, артыгын сыза, җитмәгәнен өсти. Хәзерге редакторларга шул яктан кыен: язучылар үзләренә карата таләпчәнлекне киметеп бара. Чын язучының бер җөмләсен укуга авторын танырга була. Мәсәлән, мин Марсель абый Галиевны,  Нәбирә апа Гыйматдинованы Галиевны бер җөмләсеннән таныйм. Бүген танып булмый торган, штампка куеп язучылар да бар. Редакторларга андыйлар белән кыенга туры килә. Димәк, бу - гомуми сыйфат мәсьәләсе, гел яхшы язучыларның яхшы редакторга тилмерүе генә түгел. 

-  Ландыш, «Идел»нең «Яңа исем» проектыннан үзең дә язучы буларак нинди масштаб көтәсең?

- «Яңа исем» проектыннан иртәгә үк әзер язучы көтү дөрес үк булмас. Проект мәктәп булып үсеп китәр дип өметләнәм, чөнки проект ул тәгаен бер бер продуктка йөз тота, ә мәктәп нигез бирә. Шәхсән мин анда, остаз буларак, әлегә күбрәк язу техникасы күнекмәләренә басым ясыйм. 

"Әдәби осталык мәктәбе" рубрикасында басылган әлеге язманы тулысынча "Идел"нең июль саныннан укыгыз. 

Вы уже оставили реакцию