«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Нигә кирәк шигырь, укучысы булмаса?»
Новости
Әдәбият

«Нигә кирәк шигырь, укучысы булмаса?»

Яшьләр һәр нәрсәдә ирек ярата. Шул исәптән, иҗатта да. Бу аларның шигырьләрендә һәм үз иҗат җимешләрен ни рәвешле җиткерүләрендә яхшы чагыла. Мисалны да әллә кайдан эзлисе юк, «Нигә кирәк шигырь, укучысы булмаса?» чарасын китерү дә җитә. Чөнки нәкъ менә әлеге проект аша без яшьләр иҗатын тыңлап хозурлана һәм әдәбият киләчәге өчен сөенә алабыз.

«Нигә кирәк шигырь, укучысы булмаса?» дип исемләнгән иҗади перформанс – «Идел» журналы белән Татар китабы йортының уртак проекты. Аның аша яшь иҗатчылар барлана, төрле буын татар шагыйрьләренә үз әсәрләрен киң аудиториягә яңгырату мөмкинлеге бирелә. Чараның төп үзенчәлеге шунда –  һәр шагыйрь үзенең шигырен мәйданда рупор тотып укый. Шул рәвешле шигырь бөтенләй башка яңгыраш ала.

-  Татар китабы йортында үткән бер чарада Нәҗибә апа Сафина: «Без бит хәзер шигырь тыңларга кеше эзлибез», - дигәч, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил әфәнде Садыйков: «Сезне тыңларга мин, Рәмис (Латыйпов – Г.З.), Айдар бар. Һәйкәл янына чыгып шигырь укыгыз, ә без тыңларбыз», - дип җавап биргән иде. Бу идеяне без бик тиз эләктереп алдык. Перформанслар циклы шул рәвешле барлыкка килде, - дип аңлатты Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.

Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова әлеге чараның яшь иҗатчылар өчен очрашу һәм аралашу мәйданчыгы булуын билгеләде.

-  Бу идеяне тормышка ашыруыбызга мин чиксез шат. Җәй беткәнче, Казандагы һәрбер һәйкәл янында шундый чара уздырып өлгерәсе килә. Хәер, башкалабызда татар шагыйрь, язучыларына һәйкәлләр күп түгел. Шуңа күрә һәйкәлләрне йөреп чыккач, элмә такталарны барлауга күчәрбез дип уйлыйбыз.

Иҗади перформанс беренче тапкыр Һади Такташ һәйкәле янында уздырылган иде. Анда төрле буын шагыйрьләре үзләренең шигырьләрен тамашачыга ишеттерде. Аннан соң иҗатчылар Казанның Меңьеллык паркында урнашкан Кол Гали һәйкәле каршында очрашты. Бу юлы чарада Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары – Булат Гатауллин һәм Эльдар Гатауллин «Кыйсса-и Йосыф» поэмасыннан өзек укыды. Яшь музыкант Ильяс Фәрхуллин аларның чыгышын курай моңы белән бизәде. Шагыйрьләрдән – Ләйлә Фаяз, Луиза Янсуар, Дания Нәгыйм, Алинә Хәбибуллина, Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗевне күрергә мөмкин иде. 

Иң кызык өлеш «Ачык микрофон» игълан ителгәч башланды. Тамашачылар арасыннан Рузалия Шакирова исемле кыз һәйкәл каршына чыгып, рупордан шигырен яңгыратты. Рузалияне сез безнең «Яңа исем» иҗат лабораториясе  аша беләсездер, ул әле инглиз теле укытучысы да булып эшли. «Идел»нең июль санында шигырьләре дә басылып чыккан иде. 

Әйткәнемчә, хәзерге яшьләр үзләрен ниндидер кысага керткәнне яратмый. Алар төрле тәҗрибәләргә, ачык мәйданда чыгыш ясауга һәм башка шундый заманча алымнарга тартыла. «Идел» журналы һәм Татар китабы йорты башлап җибәргән мондый чаралар алга таба дә дәвам итәчәк. Ә сез, кадерле яшь укучыларыбыз, безгә кушылыгыз! Бездән ачык мәйдан һәм рупор – сездән бары тик үзегезнең иҗат җимеше сорала.

Булат Гатауллин, Г.Кариев исемендәге театр артисты:

-  Миңа калса, мондый чара актерлар өчен дә, тамашачы өчен дә кызыклы тәҗрибә. Шигырь бит ул, беренче чиратта – сүз, мәгънә. Ә рупор шул әйтелгән сүзләрне тагын да көчәйтә, аларга тирәнрәк уйлар өсти кебек. Тамашачының саны аз булуы гына бераз күңелне төшерә. Ләкин бу кирәкле проект. Дәвамлы булсын!

Рузалия Шакирова, «Яңа исем» проекты катнашучысы, инглиз теле укытучысы: 

-  Бу формат бик ошады, чөнки ул миңа ачык һавада, үземне иркен тоеп, шигыремне яңгырату мөмкинлеге бирде. Кайбер шигырьләрне бина эчендә качып, шәм яктысында гына укыйсы килә. Шулай ук араларында ачык мәйданда яңгыратасы килгәннәре дә бар. Рупор аша романтик рухлы шигырьләрне уку минем эстетикага туры килми кебек. «Ачык микрофон» игълан ителгәч, мин ачулы халәттә язылган шигыремне укыдым.

Гүзәлә (Гүзәл Закирова), шагыйрә:

-  Бу минем өчен бик сәер хис. Беренчедән, чараның һәйкәл каршында булуы. Ә икенчедән, машина һәм кешеләр тавышларын ярып шигырь сөйләү. Дөресен генә әйткәндә, мин монда рупор алып килерләр дип уйламаган идем. Анысы шагыйрьнең тавышын сынап карау өчен кызыклы тәҗрибә. Үз фикереңне, тавышыңны кешегә шул рәвешле җиткерү – бераз куркыта һәм оялта да. 

фотолар: Михаил Захаров (Татар-информ), Рәфидә Галимҗанова.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое