Быел институтка 498 бюджет урыны бирелгән.
20 июньнән КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты кабул итү кампаниясен башлап җибәрде. Бу хакта тулырак матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Уку йортында гаризалар кабул итү 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк, әмма кайбер юнәлешләргә (татар теле һәм татар әдәбияты, музыка һәм рәсем), институтта эчке имтихан булу сәбәпле, документларны 15 июльгә кадәр генә тапшырып булачак.
Быел институтка 498 бюджет урыны бирелгән: шуларның 292се бакалавр, ә 206сы магистр программалары. Моннан тыш контракт формасы да каралган.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов уку йортының программаларына Татарстан, Россиядән тыш та ихтыяҗ зур булганын ассызыклады:
— Институтта белем алучы 5 мең студентның өчтән бере – чит илдән. Алар нигездә рус телен өйрәнәләр, – диде ул.
Гамәли филология: татар теле һәм әдәбият, журналистика программасы «Татмедиа» АҖе ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Әлеге профильнең үзенчәлекләрен «Татмедиа»ның генераль директоры Шамил Садыков билгеләп узды:
— Әлеге юнәлештә белем алучы студентларга тулы канлы журналист булып үсәр өчен барлык шартлар да тудырылган. Беренчедән, алар тел дөньясына «чума», икенчедән, биредә татар мохите бар, — диде ул.
Абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре институт һәм уку прорграммалары белән танышыр өчен Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына экскурсиягә килә ала.
Бу кызыклы:
Студентлар өчен әлеге институтта соңгы елларда кызыклы юнәлешләр барлыкка килгән:
- Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Копирайтинг һәм бренд-коммуникацияләр;
- Нәшрият эше. Мәгълүмати мохит дизайны һәм башка профильләр.
Тулырак мәгълүматны институт сайтыннан табарга мөмкин
Нет комментариев