Кышкы меню ике халык – итальян һәм татар аш-суы тандемы.
Ат итеннән виттелло тонато, кызыл балыклы равиоли һәм кишердән әзерләнгән соуслы күркә һәм мандаринлы салат. Десерт буларак исә, өстенә бөтнекле туңдырма куелган балан һәм миндальле пирог.
Шулай ук Түбәтәй челтәренең концептологы һәм TATAR ресторанының бренд-баристасы Миша Хонг кышкы эчемлекләр тәкъдим итте. «Сөембикәнең үз баристасы булса, ул нинди эчемлекләр уйлап чыгарыр иде икән?» темасына хыяллардан ике эчемлек барлыкка килгән – гөлчәчәк, кардамон һәм кытай чәеннән гыйбарәт «Ханбикә» чәе һәм кара каһвә, сөт өсте, гөлчәчәкле сироп белән әзерләнгән «Гөлчәчәк» каһвәсе. Миша Хонг тиздән ресторанда яңа эчемлекләр менюсы тәкъдим ителәчәген дә әйтте.
Тиздән Рамазан ае һәм шул уңайдан TATAR'да ай дәвамында тематик лекцияләр, очрашулар уздырырга планлаштыруы турында да хәбәр ителде.
Нет комментариев