«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
КФУ китапханәсендә ниләр бар?
Яңалыклар
Яңалыклар

КФУ китапханәсендә ниләр бар?

Без төркемебез белән КФУ китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә булып кайттык. Элекке гәҗит-журналлар, кызыклы китаплар дөньясында үзеңне Гарри Поттерның Хогвартс китапханәсендә хис итәсең.

Китапханәгә килеп керү белән безне кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге җитәкчесе Энҗе Наилевна каршы алды. Ул китапханәнең тарихын сөйләп үтте:

“Әлеге китапханәнең ачылуына галим Николай Иванович Лобачевский зур өлеш керткән. 1825–1835 нче елларда ул ректорлык вазифасы белән беррәттән китапханәчелекне алып барган. Ул еллардагы күп кенә рәсми документларда аның подписе “Ректор и Библиотекарь Университета Н. Лобачевский” дип куелган. Китапханәнең төп фондын булдыруда, бинаның уңайлылыгында, шәһәр халкының китаплардан файдалана алуында нәкъ менә аның өлеше зур.”

Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә 60 меңнән күбрәк материал саклана дип исәпләнелә. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге ике секторга бүленә: көнчыгыш кулъязмалар һәм сирәк китаплар секторы һәм көнбатыш Европа һәм рус кулъязмалар һәм сирәк китаплар секторы. Без көнчыгыш кулъязмалар һәм сирәк китаплар секторына кердек. Анда бездән телефон, камераларны сүндереп куюыбызны сорадылар. Әлеге бүлектә сакланучы иң борынгы язмаларның берсе XIV гасырга карый. Шулай ук анда Әбүгалисина, Кол Гали, Мөхәммәдъяр кебек борынгы әдәбият әһелләренең әсәсрләре, Г.Исхакый, Г.Баруди кебек шәхесләрнең кулъязмалары, элек популяр булган мөселман календарьләре саклана. Кулъязма китаплары күн тышлыктан торган, Урта Азиядән кайтарылган сыйфатлы папирус яисә пергаментта язылган. Язмалар махсус рамка эченә, битнең уртасына урнаштырылган, рамкалар су тигән очракта текстка зарар килмәсен өчен кирәк булган. Беренче басма китапларда да бу рамкалар сакланган.

Иң кызыгы – әлеге бүлектә Көръән китабының беренче басма вариантларыннан берсе саклана. “Беренче басма Көръән Татарстанда басылган. Ул 1803 елга карый, Казандагы Азия типографиясендә басылган”, - дип аңлатты китапханәче Гөлшан Разифовна. Көръән китабының кесә варианты белән дә таныштырды ул безне. Әлеге китап шундый кечкенә, аны уку өчен махсус лупа бар. 

Шулай ук булачак журналистлар буларак безгә беренче гәҗит-журналларны да күрсәттеләр. “Казан мөхбире”, “Вакыт” гәҗитләре, “Аң” журналының саннары белән таныштык. Әлеге басмаларда баганалы форматта текст урнаштырылган, җирлек хәбәрләре, яңа мәгърифәти мәгълүмат урнаштырылган. Рәсем, фотосурәтләр соңрак журналларда, сатирик журналларда очрый башлый. 

Әлеге кулъязмалар бүлегенә төрле галимнәр килеп, борынгы истәлекләрне өйрәнәләр. Без килгәндә дә биредә ТӘҺСИ галиме эшчәнлек алып бара иде. 
Китапханәгә сәяхәтебез файдалы булды, бик күп яңа мәгълүмат алдык. Эстетик, үзгә бер атмосфералы китаплар арасында фотосессия дә ясарга өлгерде. Әлеге очрашуга алып барган укытучыбыз Нурфия Марсовнага, китапханә эшчеләре Энҗе Наилевна һәм Гөлшан Разифовнага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Китапханәгә кызыклы мәгълүмат артыннан килүчеләр артып торсын иде!

Лиана Габбасова

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар