Таныш булыгыз – гыйнвар санын үзенең гүзәллеге белән бизәүче яшь җырчы Айгөл Миндиярова!
Аннан еш кына: «Син җырчы Рамил Миндияр кызымы?» – дип сорыйлар. Иң кызыгы шунда – аның да әтисенең исеме Рамил, ягъни адашлар. Шулай итеп, Айгөл чыннан да Рамил Миндияровның кызы булып чыга инде!
фотограф: Фирүзә Вәлиева
Кем ул Айгөл Миндиярова?
Бу сорауга үзе тыйнак кына «Башкорстанның Борай районында туып үскән кыз», – дип җавап бирә ул. Иҗатка мәхәббәтне әнисеннән күчкән дип саный.
– Мин кечкенәдән җырлыйм инде – «Су буенда учак яна»ны җырлый торган булганмын. Әтинең апасы шунда: «Бу кыз җырчы булырга тиеш», – дигән. Әнием, яшь вакытта җыр белән мавыкса да, медицина юнәлешен сайлаган. Җыр-моңга сәләт нәкъ менә аның аша уянган дип саныйм. Беренче тапкыр сәхнәгә менгәч, куркудан ничек дулкынланганны үзем генә беләм, – ди Айгөл. – Яңгырап торган бала тавышым белән бик яратып «Три белых коня» җырын башкара идем. Вокал буенча дәресләрне Нәһизә Нурлыгаяновнадан алдым. Җыр сәнгатенә якынайткан тәүге укытучым ул булды. Җыр белән беррәттән абый белән биюгә йөрдек. Шулай да күңел җырны сайлады...
Казанга туры юл
«Мин җырчы булам!» дигән уй чын-чынлап 11 сыйныфта укыганда килә. Тик шулай да әнисе кебек медицина юлын сайларгамы, әтисе сыман полиция өлкәсеннән китәргәме дип тә уйлана. Әмма җырчы булу теләге үзенекен итә: бар батырлыгын җыеп, Казан шәһәренә килә ул:
– Биредә миннән бер яшькә олы абыем яши иде инде. Шуңа күрә башта чит тоелган шәһәрдә терәк-таянычым бар икәнен белеп килдем. Ләкин беренче көннәрдә җиңел булмады – Казанга ияләшергә кирәк иде. Шөкер, юлымда гел яхшы кешеләр очрады.
Театр һәм эстрада – кайсын сайларга?
Мин шундый сайлау алдында калдым: бер якта – Казан татар дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты эстрада кафедрасының Салават Фәтхетдинов курсы, икенчесендә – Рәшид Заһидуллин курсы иде. Нәтиҗәдә икесенә дә документларымны тапшырдым. Аңарчы имтиханнарга кадәр әзерлек курсларына йөрдем. Ләкин ике куян койрыгын бергә тоту мөмкин түгел: Рәшид абый Заһидуллин югары бәяләп, укырга чакырса да, мин җырны сайладым. Алай да никтер күңелдә «Салават абый мине алмас», – дигән шик бар иде. Түзмәдем, янына килдем дә: «Сез мине күрдегез, ишеттегез. Профессионал буларак әйтегезче, миңа җыр юлыннан китәргәме? Әллә инде бу юл бөтенләй дә минеке түгелме?» – дидем. Ә ул үзенә хас манера белән: «Син кем әле?» – дип сорады (көлә). Аннары: «Мин сине үземнең курска алам», – дип сөендерде. Бу иң бәхетле мизгелләремнең берсе иде...
Остазы турында
Нәкъ менә әлеге юнәлешне сайлавына Айгөл тамчы да үкенми. Ул гомумән үкенеп яши торган кеше түгел, барысын да хәерлегә юрый. Әгәр аны язмыш эстрадага алып килгән икән, димәк, шулай тиеш булган. КазГИКта уку дәверендә вокал дәресләрен Римма Ибраһимовадан алса, башка бик күп нәрсәгә Салават Фәтхетдиновтан өйрәнгән. Шулай итеп, ул аның чын остазына әверелгән:
– Беләсезме, мин аның курсында уку белән беррәттән тормыш мәктәбе үттем. Ул үзенә хас таләпчәнлек, зирәклеге белән кешедән Кеше ясый торган шәхес. Безне дә дөрес юлдан алып барырга тырышты. Аннары, Салават абый сирәк мактый. Үзе әйтүенчә, мактаса, күзе тиз тия торган гадәте бар икән. Шуңа күрә без аның акыллы фикерләрендә, дәресләрендә үстек. «Кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш?» – дип сорасалар, мин һич икеләнми «Салават абыйдагы кебек», – дияр идем.
Тәҗрибә һәм мәктәп
Остазыннан үрнәк алу һәм аңа соклану Айгөлне тагын бер кызыклы мәктәпкә алып килә – 2018 елда Салават Фәтхетдинов төркемендә эшли башлый. Яшерми – остазы белән эшләве җиңелләрдән булмый, әмма тормышта кирәкле тәҗрибәне алып калырга кирәк:
– Салават абыйда эшләүнең үз тәртибе бар. Аның курсында уку – бер, төркемендә эшләү – бөтенләй башка. Тагын да таләпчәнрәк дияр идем. Һәм мин бу мәктәпне уңышлы үттем дип саныйм. Барлык эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәнгәнмен, – ди ул.
Салават концертларында Айгөл үзенең җырларын да башкара, әмма «сольный» концерты турында уйларга әлегә иртәрәк була. Шул ук вакытта алар төркемнәре белән «Салаваттан башка» дигән программа белән төрле районнарга чыгалар, тәҗрибә туплыйлар. Биш ел узгач, Айгөл үзенең концертлары турында ныклап уйлый башлый һәм Салават Фәтхетдинов төркеменнән китә:
– Һәр нәрсәнең үз вакыты диләр бит. Минем дә үз юлымнан барасым килде. Быел яңа җырлар яздырырга, клиплар төшерергә, концертлар куярга исәп һәм инде, әлбәттә, яңа альбом чыгарырга ниятлибез. Кыскасы, алда зуррак һәм җаваплырак эш көтә, – ди ул. – Билгеле, бу эшне үземә генә алып бару җиңел түгел. Шуңа күрә хәзерге көндә администратор белән эшлим. Әлегә продюсерым юк, бәлки киләчәктә булыр.
Җыр ничек туа?
Айгөл Миндиярованың җырларына көйне Альфред Якшимбетов, Риваль Хисмәтуллин, Айнур Сабирҗанов һәм Оскар Усманов яза, ә текстларга килгәндә, ул Гөлфия Гыйззәтова, Айгөл Вәлиуллина, Илмира Гыймаева кебек авторлар белән актив эшли. Аның репертуарының күп өлешен шаян, дәртле җырлар алып тора.
– Минем иң тәүге җырым «Әниемә» дип атала. Бу турыда тамашачы белми, чөнки ул җыр әле яздырылып дөньяга чыкмаган. Үз вакытын көтеп «яши». Ә инде беренче яздырылган җырым – «Кояш гөле». Ул позитивлыгы һәм якты булуы белән минем холкымны тасвирлый. Тамашачы мине «Абыем», «Эх, нәнәй, нәнәем», «Дәү әтием, дәү әти» кебек хит-җырларым аша таный. Аны кечесе дә, олысы да җырлый! Кызык – мин җыр сәнгатенә гаиләм турындагы җырларым белән килеп кергәнмен икән, – ди Айгөл.
Билгеле, мәхәббәттән башка яшәп булмый, шуңа күрә аның иҗатында да бу эчкерсез хис турында җырлар шактый. Мәсәлән, «Көнләшмә», «Янымда бул гомер буена», Назир Сабиров белән дуэтта башкара торган «Ике йөрәк», «Исеңдәме?» җырлары. Алар барысы да эчтәлекле һәм тирән мәгънәле.
Стиль турында
Хәзер эстрадада яңа йолдызлар кабынып тора. Аның кайсыдыр кыска вакыттан соң сүнә, ә көчлерәге озак кына тамашачыга хезмәт итә. 26 яшьлек Айгөл Миндиярова тагын да югарырак баскычка менү этабында. «Мин башкалардан нәрсә белән аерылам?» – дигән сорау аны да борчымый түгел, борчый. Гомумән, һәр артист та үз шәхси концертына тотынгач, бу хакта уйлана. Айгөл әлегә тәгаен стилен тапмаган кебек. Ул башка җырчылардан да күп нәрсәгә өйрәнә, үрнәк ала. Ул һәрвакыт күзәтүдә:
– Кемдер үзенең харизмасы белән аерылып торса, башка берәүнең киенү стиле үзгә. Ә җырга килгәндә, бер яктан, халык җырларын да башкарасы килә, икенчедән, заманча юнәлеш тә кызыклы. Мине күбесенчә урта яшьтәгеләр тыңлый, шуңа мин ике стильдә дә җырларга тырышам. Җырны чын йөрәктән башкарырга – халык күңеленә китереп җиткерергә кирәк. Мин менә шуңа омтылам.
Мунча, спорт һәм музыка
Айгөл Миндиярованың кәефен нәкъ менә спорт, мунча һәм музыка күтәрә! Гомумән, ул кәеф турында болай дип уйлый:
– Минемчә, кешенең кәефе аңа нәрсә җитмәүгә бәйле. Минем кайвакыт спорт белән шөгыльләнәсе килмәгән чаклар була. Әмма аның үземә кирәклеген тоям һәм тискәре уй белән көрәшәм. Спорт белән шөгыльләнгәндә һәм мунча кергәндә минем барлык тискәре эмоцияләрем «юылып төшә». Бары тик үзеңне ишетә белгәндә генә тормышта баланс табып яшәргә мөмкин. Һәм, әлбәттә, кәефемне музыка күтәрә.
Ахыргы сорау
Без әңгәмәне мәхәббәт турында сөйләшеп тәмамладык. Хәер, ул минем «Шәхси тормышың турында сөйлә әле?» – дигәнемә кыска гына җавап бирде:
«Әйдәгез, шәхси тормыш шәхси булып калсын. Әлегә йөрәгем буш».