«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әңгәмә

Оскар Юнысов: «Gauga популяр һәм зур аудиторияле булырга күптән лаек»

«Бәлки, миңа тормыштагы берәр кызыклы хәлне искә төшереп сөйләргәдер? Интервьюлар ялкытты бит инде».

Журналга әңгәмә эшләү турында сүз каткач, шулай дип җавап бирде ул миңа. Әмма кулыгызга бу журнал килеп эләккән икән, бар да яхшы дигән сүз, без Оскар белән сөйләштек!

Узган елның ноябрь-декабрь айларында Татар китабы йортында «Gauga» төркеменең 10 еллыгына багышланган тәүге күргәзмә эшләде. Шунда Татар китабы йортының директоры Айдар Шәйхин миңа Оскар Юнысовның җыр текстлары буенча лекция әзерләргә тәкъдим итте.

«БЕРӘРСЕ ҖЫРЛАРЫМ ӨЧЕН РӘХМӘТ ӘЙТЕРГӘ ТЕЛӘСӘ, УЛ РӘХМӘТ ИҢ ЭЛЕК ӘБИЕМӘ ЮЛЛАНСЫН»

Үзем өчен Оскарның җыр текстларын тематика ягыннан шартлы рәвештә икегә бүләм: 

  • мәхәббәт, гашыйклык, яшьлек темалары;
  • иҗатчы һәм аның җәмгыятьтәге урыны.

Беренчесенә аерым тукталасы килә, чөнки ул гадәти, йомшак һәм җиңел гашыйклык түгел, ә баш-аягың белән чумып, үзеңне югалта торган халәт. Аерым очракларда ул ниндидер сәламәт түгел мизгел булып күренсә дә, лирик герой үзенең бу халәте белән ләззәтләнә. Мөгаен, ул аңа үзен бар һәм мөһим итеп тояр өчен кирәктер. Гашыйклык турында сөйләгәндә, хәтергә шундук «Алсу» җыры килә. Хәзер «Gauga» иҗатына гашыйкларның күңелендә көй яңгырый башлаячак:

«калдым телсез
яна гомер күмер бушка
берни дә юк
мине тотарлык
көннән төнгә качам көчкә
чибәр Алсу
үлеп көтәм
сәламеңне
мин»

«Мин чын ихлас мәхәббәт белән балачактан ук таныш. Алай үлеп яратканнар сирәк дип беләм. Әти ягыннан әбием мине шулай яратты. Якын кешемнең хисләренең көчен соңгы елларда, аның вафатыннан соң гына аңлый башладым. «Җырларны кем яза?» – дип сорасагыз, мин «әбием белән язам» дип җавап кайтарам, иҗатыма аның рухы кагылганы минем өчен билгеле. Әбиемнең балачагымнан миңа карата сеңгән җылысы, нуры, тәрбиясе һәм чиксез яратуы – шушы 15 ел эчендә мәхәббәтле җырлар барлыкка килүнең сәбәбе. Һәрбер җырда аның сүзләрен, фикерләрен, хисләрен күрәмен. Шуңа күрә, берәрсе бу җырлар өчен рәхмәт әйтергә теләсә, ул рәхмәт башта әбиемә юллансын. Тормышта мин җырымдагыча «як үзеңне бетереп бу учакта» юлын кабатлап яшим. Я янып бетеп, я бөтенләй берничек тә түгел! Минем өчен урталык юк.»

«ҺӘРБЕР КУЛЛАНГАН СҮЗНЕ АЧАРГА ТЕЛИМ»

Хисләрне сурәтләүдә Оскарның текстларында миңа иң ошаганы – фигыльләр. Гадәттә, фигыльләр күп булса, ул ниндидер моветон сыман кабул ителә, ялыктыра. Ә Оскар фигыльләре аның текстларын тирәнәйтә генә: аның лирик герое «сагына» гына түгел, ә «кызарып сагына». Җил ачысы «күземне кисә» дими ул, ә «тырнашып кисә» ди. Тагын берничә мисал белән түгәрәкләп куям:

«умырылып чыксын наз» 
(«Әпипә»)
«йөрәгемә генә кергәндә 
туктама җенләнеп кер» 
(«Саташам»)
«күзләрем кызарып сине 
сагына» («Юк»)
«йөрәгемә очып кер тибеп 
кер» («Саташам»)
«ачысы тырнашып күземне 
кисә» («Юк»)
«тынны үткерләп 
якынаямын шәйләп» 
(«Аламам»)

«Ниндидер аерым сүзләрне ошатам һәм сайлап алам димәс идем. Һәрбер кулланган сүзне ачарга телим: ул сүзнең баерак һәм тирәнрәк, ә чикләре киң икәне күренеп торсын. Һәм, шул киңлектә яңгырасын, ишетелсен дип, сүз өчен еш кына бушлык тудырырга яратам. Ә инде җөмләләр төзегәндә, кирәкле, урынлы сүзләрне пазл кебек җыям. Ул вакытта игътибарымның зур өлеше сүзнең фонетикасына һәм мәгьнәсенә төшә.»

«ҖИЛ» ИСЕМЛЕ ТАГЫН ИКЕ ҖЫРЫМ БАР»

Җыр текстларында аерым образларның аеруча еш кабатлануына игътибар итәсең. Әйтик, «җил» һәм «ай» образлары. Биредә ай – юлдаш, сер чагылышы кебек кабул ителсә, җил исә хәрәкәт, сынау, хәбәр һәм юлдаш буларак ачыла.

«күп калмады салкын кышка
кимсетер микән җиле
кимсетер микән тагын
әмма күптән без өйрәнгән
каршы торып җилгә ихлас 
елмаерга»

(«Күп калмады»)

«мин синең өчен юк син 
минем өчен ай»

(«Буяулар»)

«Авторның һәрчак үз символлары була. Җил – ул мине яшүсмер чагымнан шаккатыртып, куркытып алган зур көч. Ул чакта шәһәрдә давыл купты: безнең йортка да кагылды, түбәне очырды, тәрәзләрне ватты. Без әни һәм бабай белән базда качып утырдык. Шул вакыттан бирле төшемдә дә еш кына давыл күрәм. Шуңа карамастан, җилне яратам. Җил – чын көч. Ул йомшак та була ала, кәефе булмаганда – куркыныч та. Аның алдап-майлап искәне юк. «KAMFIT» альбомында «Җил» җыры урын алган иде, аннан кала шулай ук аталган тагын ике җырым бар. Алары үз вакытын көтә. Ә айны мин балачактан ук яратам. Ниндидер сере белән үзенә тарта ул мине. «Ай»ны шигырьгә кушып җибәргәндә, җырга да серлелек таралуын сизәм. Без ай белән гел бергә.»

Оскарның аерым җырларында һәлакәт көтү моменты бар. Һәлакәт сүзе никадәр генә куркыныч яңгыраса да, лирик геройны ул куркытмый сыман. Аның өчен ул бик табигый һәм, бәлки, көтелгән күренештер дә. Менә монда, мәсәлән:

«бездән озакламый 
берни дә калмый 
безне озакламый 
җил дә табалмый 
инде озакламый»

(«Читлек»)

«безнең йөрәк күптәннән кармакта 
наз күленең төбенә үк тарта 
анда син сөйкемлем 
исән калу икеле»

(«Тәрәзә»)

«ТӨРКЕМ ПОПУЛЯР ҺӘМ ЗУР АУДИТОРИЯЛЕ БУЛЫРГА КҮПТӘН ЛАЕК»

«Gauga» шигърияте дәрт, ярату, дәгъва һәм бәргәләнүдән тора. Ә лирик герой – бик хисле, тынгысыз һәм үтә дә тактиль, ул бар әйберне үзе аша үткәрә. Төркемнең күптәнге фанаты буларак, мин аларның соңгы бер-ике елда шактый үсүләренә игътибар итәм. Аудиториянең ишәюен исә ноябрь аенда «La Primavera» оркестры белән берлектә оештырылган концертта ачык күрдем – зал чибәр, зәвыклы кешеләр белән шыгрым тулган иде.

АУДИТОРИЯБЕЗ ИШӘЮЕНЕҢ БЕРНИЧӘ СӘБӘБЕН АТЫЙ АЛАМ:

1. Яңа состав барлыкка килде – ул яңа энергия, яңа караш, яңа көч.

2. Яңа состав белән «Бичара» альбомын чыгардык.

3. Клиплар төшердек: «2020, bye-bye», «LMМ», «Чемодан».

4. Төркем популяр һәм зур аудиторияле булырга күптән ЛАЕК.

5. 2023нче елны тагын бер яңа альбомыбыз чыкты һәм ул «АфишаDaily» журналы версиясе буенча Россиядә 2023 елның иң яхшы рок альбомы дип сайланды.

6. «La primavera» оркестры белән бергә концерт оештырдык.

7. Иң мөһим сәбәп – эшне сыйфатлы һәм ихлас яратып башкару.

Автор: Гүзәлә

Фотолар: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое