«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әңгәмә

Җәннәт Минһаҗева: «Көчле кешегә дә терәк кирәк»

Аның белән теләсә нинди темага рәхәтләнеп сөйләшергә мөмкин.

Сүзем – Fashion Iftar проекты авторы, әдәпле мода өлкәсендә белгеч, ике бала әнисе Җәннәт Минһаҗева турында. Без аның белән ислам диненә мәхәббәт, гаилә кыйммәтләре, шәхси бренд һәм инде, әлбәттә , хатын-кызлар ифтары турында сөйләштек.

Җәннәт Минһаҗевага 30 яшь. Ул бүгенге көндә ике малай үстерә. Кияүдә түгел (бу хакта соңрак). Беренче белеме буенча юрист, соңрак психолог, дизайнер-модельер һөнәрен үзләштергән. Мода өлкәсендә белгеч буларак төрле илләрдә чыгыш ясаган. Казанда, шулай ук Мәскәүдә уза торган чараларга аны спикер буларак еш чакыралар.

ИСЛАМ ҺӘМ МОДА ТУРЫНДА

– Мин төрле профессиядә эшләп карадым: юристлыкка укыганда – республика прокуратурасында иҗтимагый ярдәмче, психологка укыганда психолог булып эшләдем. Кайсы гына эшкә тотынсам да, гел шул өлкәдә калырмын кебек тоела иде. Әмма дизайнер-модельер һөнәре күңелгә якынрак булды. Әлеге юнәлешне үзләштергәч, стилист булып эшләдем, медиа шәхесләре белән дә хезмәттәшлек итәргә туры килде. Белемсез килеш мода белән шөгыльләнүне өнәмим. Бу сфераны тирәнтен өйрәнү өчен 2-3 айлык курслар җитми.

– Ислам кушканча аңлы рәвештә кайчан яши башладың?

– Татар кызы буларак, этник мөселман идем инде. Миңа 10 яшь вакытта әти дин белән кызыксына башлады. Тора-бара безне дә ияртте. Яулыкны 15 яшьтә кидем. Мин ул көнне әле дә яхшы хәтерлим – бик куркыныч иде. Үземне ничектер җәмгыятьтән аерылган итеп тойдым. Бу бары тик минем хисләрем булган, чынлыкта мин беркемнән дә аерылмаганмын. Намазга баскач, әти-әнием таяныч булды, дусларым да кимемәде. Яулык кигәч, тормышта «фильтр» барлыкка килә: янәшәдә сине аңлаучы һәм шулай кабул итүчеләр кала. Кайчандыр статусың өчен генә дус булып йөргәннәр китә.

– Җәннәт исемен кем кушты?

– Мин 14 яшькә кадәр Эльвира идем. Яулык кигәнче, хәзрәт белән исемне үзгәртү турында сөйләштек. Озак кына үземә туры килердәй исем эзләдем һәм Дана белән Җәннәт вариантларында тукталдым. Әтием Дана исеме күбрәк Европада яшәүчегә туры килә диде, ә Җәннәт исеменә башта тәвәккәллегем җитмәде. Хәзрәт миңа: «Бу исем оҗмахта омтылу өчен этәргеч булыр», – диде. Шулай итеп, мин берьюлы яулык та кидем, исемне дә алыштырдым. Аллаһ мине һәрвакыт дөрес кешеләр белән очраштырды һәм аларны үз кадеремне аңларга сәбәп итте. Мәсәлән, 14-15 яшьтә мине беренче тапкыр сәләтле балалар лагерена чакырдылар. Анда шул дәрәҗәдә белемле, зыялы балалар иде, иң мөһиме – минем нинди булуым, исемем, яулыгым беркемне дә кызыксындырмады. Шулай итеп, мин башымдагы юк бар уйлардан котылдым, һәрнәрсәдә Аллаһның рәхимлеген күрергә өйрәндем. Бу хис мине көчле итте.

– Син үз исемеңне булдырган һәм таныткан кеше. Мондый уңышка ничек ирештең?

– Бу иң элек эчке кыйммәтләргә бәйле. Кеше беренче чиратта үзенә ышанырга тиеш. Бу яктан үз принципларым бар: ышаныч, намус һәм бәя. Шуны әйтә алам: мин беркайчан да алдамыйм, янәшәмдәгеләр дә моны раслый ала. Һәрвакыт дөресен турыдан-туры әйтәм. Әгәр син нидер телисең икән, эшлә! Һичьюгы шуны эшләргә ярдәм итә алырдай кешеләрне эзлә. «Берәр кайчан...» – дип хыялланып утырудан мәгънә юк. Аллаһ булыша, сүз дә юк, әмма аның өчен үзең дә көч куярга тиешсең. Диванда ятып кына мөмкинлекләр «өстән» яумый. Сәбәбен булдырсаң, Аллаһ шартларын бирә. «Кеше ни әйтер?» – дип уйлау бөтенләй кирәкми. Мин стилист булырга теләгәндә, «Көт, ашыкма», «Тәҗрибәң аз», – дияләр иде. «Әгәр ул миңа ошый икән, нигә әле шөгыльләнмәскә?» – дип уйладым. Тәҗрибә эшли-эшли туплана. Шуңа күрә үзеңне чикләргә кирәкми, куркуларны җиңеп, хыялың артыннан барырга кирәк.

– Үз стилең турында сөйлә әле?

– Мин һәрвакыт төрлечә киенәм. Күп очракта классика ошый, чөнки ул төрле чараларга туры килә. Гадәттә кич белән иртәгә киясе киемемне сайлап куям. Спорт стилен дә яратам. Классиканы кигәндә үзенә ышанучан хатын-кыз булсам, спорт киемендә бөтенләй башка халәткә күчәм. Хәтта урамдагы кешеләр белән сөйләшә һәм аларга бәйләнә башлыйм. Тәҗрибә яратучы буларак, үземне чикләмим (көлә). Мөселман дигәч, кеше билгеле бер образны күзаллый. Ә бит мөселман аерым бер халык түгел, шундый ук кеше. Һәр кешенең тормышка үз карашы бар һәм аны хөрмәт итәргә кирәк.

– Татарстанда мөселман модасы белән хәлләр ничек?

– Әйбәт дип саныйм, бездә гел яңа брендлар барлыкка килеп тора. Ләкин бу брендларга яңа дәрәҗәгә менәргә – коллекциягә презентацияләр ясарга, кампейн оештырырга кирәк, чөнки без бер агымга ияләндек кебек. Фотосессияләр дә классик рәвештә студиядә генә төшерелә. Күңел күбрәк иҗадилыкка тартыла. Студия һәм киемдә генә чикләнмичә, сәнгать, әдәбиятны кушып эшләргә мөмкин. Клиентны кызыксындыру өчен бренд коллекцияләрен кызыгырлык итеп тәкъдим итәргә кирәк.

– «Мөселманнар кара кием кияргә тиеш түгел. Гарәпләр генә карадан киенә» диючеләр бар.

– Монда мода тенденциясен аера белергә кирәк: гарәпләрнең милли киеме бар, ләкин ул ислам костюмы түгел. Гарәп илләрендә эсседә һәм чүлдә тузаннан сакланырга, ак киемнәрне пычратмас өчен кара төс уңайлы. Татарстанда кызлар төрлечә киенә. Һәм шулай дөрес тә, һәркем үзенчә киенергә хокуклы. «Татарлар алай киенмәгән, милли итеп киенергә кирәк!» – дип миңа еш әйтәләр инде. Ләкин ни өчен аны нәкъ менә миңа әйтәләр икән? Яулык кимәүче татар кызларыннан сорамыйлар, нәкъ менә яулык бәйләргә уйлаган кызга бер бер артлы киңәш яудыралар. Мин үзем дә чулпы, милли бизәкләр яратам, әмма кешегә «син аны кияргә тиеш» дип тагуны дөрес дип санамыйм. Әгәр кешегә «моны эшләмә, тегене эшләмә» дип басым ясыйлар икән, ул, әлбәттә, диннән читләшә башлый. Без, татарлар, кунакчыл, ачык кешеләр. Бер-беребезгә йомшаграк булырга, милли традиция белән кызыксынуны мәхәббәт аша уятырга тиеш.

– Яулык кигәч, гардеробтагы киемнәр үзгәрә. Кем өчендер мөселман киемнәре кыйбат тоела.

– Бу фикер белән килешмим. Хәзер сайлау мөмкинлеге шул дәрәҗәдә күп бит. Яңарак кына яулык кигән кызларга стилист белән эшләргә киңәш итәм. Стилист бит ул кешегә даими рәвештә образлар тудырып тормый, аның бер тапкыр сиңа күркәм стиль сайлавы да җитә. Берничә образ булдырганнан соң, син инде үзең дә тоемлый башлыйсың. Кыйммәт дигәннән, кешенең нинди бәягә һәм ничек киенүе аның «үзенә күпме рөхсәт итүе»ннән, яки, киресенчә, үзен күпме чикләвеннән тора. Мин, мәсәлән, эшләпә, вуаль яратам. Алар кәефемә яки халәтемә йогынты ясый. Нинди генә стильдә киенсәң дә, беренче чиратта Аллаһ ризалыгы өчен һәм үзеңә ошаганча киенергә кирәк. Киемем – эчке халәтемнең чагылышы ул.

– Бер образың күпмегә төшә, исәпләп карыйк әле?

– Мине гел кыйбатлы киенә дип уйлыйлар, чынлыкта алай түгел. Үземә ошаган нәрсәне сәүдә үзәгеннән дә, кыйбатлы кибеттән дә алырга мөмкинмен. Минем өчен принципиаль мөһим нәрсәләр бар – сумка һәм аяк киеме. Гадәттә дизайнер сумкаларын җыям. Берәр уңышка ирешсәм, үземә затлы сумка бүләк итәм. Сумкадан һәм аксессуардан башка карасак, бер образым 30-35 меңгә төшә.

– Исемең белән янәшә йөрүче зур проектың – Fashion Iftar турында сөйләшик. Иҗтимагый эшчәнлек белән кайчан шөгыльләнә башладың?

– 8 ел элек Радик Абдрахманов («Туган авылым» милли-туристик комплекс хуҗасы - Авт.) белән чатырда беренче хатын-кызлар ифтарын оештыра башладык. Аның кысаларында лекторий, мода күрсәтү уза иде. Бу эш миңа ошап китте һәм атна саен ресторанда 100 кешелек чаралар оештыра башладым: Корьән уку, бьюти-кичәләр, гомумән, бөтенләй башка формат. Соңрак бер танылган бренд хуҗасы миңа үзенең коллекциясен күрсәтүне оештыру тәкъдиме белән чыкты. Бу минем беренче шундый зур заказым булды. Модельләр белән эшләү, киендерү, образлар сайлау, эш процессы шул дәрәҗәдә илһамландырды ки, шушы заказдан соң, мода өлкәсенә кереп киттем дә инде. Параллель рәвештә спикер буларак чараларда чыгыш ясадым.

Fashion Iftar мәҗлесен шулай ук Радик Абдрахманов белән бергә оештырабыз. 6 ел элек, Рамазан аена кадәр, мода күрсәтү чарасын оештырырга уйладым. Әмма көтмәгәндә ямьсез хәл килеп чыкты – дустым саналган кешем миңа яла якты. Шунда беренче тапкыр командам каршында еладым, чөнки басымнан арган идем. Алга таба мода күрсәтүне ифтар белән кушу идеясе барлыкка килде. Беренчесе 500 кешегә оештырылды, анда 600 кеше килде. Әлеге ифтарның аермалы ягы шунда, безне кемнәр генә кабатларга теләсә дә, барыбер үз аудиториябез бар: яшь, кызыксынучан кешеләр. Әгәр проектны чын күңелдән эшлисең икән, ул уңышлы килеп чыга: брендлар да килә, программасы да төзелә, аудитория дә тартыла. Без ике ел саен мәйданчыкны үзгәртеп торабыз. Узган ел барлыгы 1200-1300 кеше катнашты.

ГАИЛӘ ТУРЫНДА

– Җәннәт, шәхси тормыш турында сорамыйча кала алмыйм. Белгәнемчә, син аерылган. Берүзең ике улыңны тәрбиялисең, проектларга да вакыт табасың. Көчсез чакларың буламы?

– Аерылышканнан соң миңа «җыелырга» берникадәр вакыт кирәк булды. Балалар хакына өйдә утырырга җаем юк иде. Шулчак янәшәмдәге дусларым көчсезлегемне күрсәтергә мөмкинлек бирде. Мин алар янында бушанып, авырлыкны җиңәргә өйрәндем. Әгәр аерылышканда үпкә хисләре белән киткән булсам, хәзер андый хисләр калмады. Элекке ирем белән хәзер дә аралашабыз, балалар белән очрашып торалар. Аларга бит әти кирәк. Әгәр без бәхетле пар була алмаганбыз икән, бу бит балалар әтисез калырга тиеш дигән сүз түгел. Мондый баланста яшәү миңа да тынычлык бирә. Ял көннәрендә аларны әтиләренә алып барам, үзем дә хәл алам.

Үземне бәхетле һәм тулы итеп хис итәм, гәрчә кайчандыр бу ситуация миңа чишелмәс кебек тоелган булса да. Ул миңа яңа мөмкинлекләр ачты. Әле күптән түгел, юбилеемнан соң, бер иптәш кызым шалтыратты: «Җәннәт, синең янәшәңдә дусларың күп – аңлыйм, ләкин бел – нинди ярдәм кирәк булса да, без ирем белән һәрвакыт әзер, эндәш кенә», – диде. Менә ул таяныч! (бу урында аның күңеле тулды – Авт.) Мин Аллаһка шундый кешеләр биргәненә рәхмәтле! Кияүгә чыгарга ашкынып торам дия алмыйм, мине дусларым тулыландыра. Минемчә, кияүгә шулай тулы килеш чыгарга кирәк. Үз җаваплылыгыңны кемгәдер аудару дөрес түгел. Минем йортым, балаларым, эшем бар, эмоциональ яктан да үз өстемдә эшлим. Әлбәттә, үземнең дөньямны кабул итәрдәй кешене эзлим. Минем өчен беренче урында – гаилә. Карьера үз җае белән бара. Тик мин аны янәшәмдәге ышанычлы кеше белән алып барыр идем.

– Егетләр язамы соң?

– Язалар, чәчәкләр җибәрәләр. Әлегә араларында ирем итеп күрергә теләгәнен очратмадым. Минемчә, хатын-кыз дөрес кеше янында ачыла. Көчле кешенең терәге үзеннән дә көчлерәк булырга тиеш. – Әңгәмә өчен рәхмәт, Җәннәт, эшеңдә һәм шәхси тормышыңда уңышлар телим!

фотограф: Гүзәл Зәйнуллина 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое