«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әңгәмә

Дышать: «Сәхнә психотерапевт кабинеты кебек»

2023 елның җәендә җырчы-башкаручы ДЫШАТЬ (тулы исеме – Гөлназ Шакирова) «Шулай» клибы белән интернет киңлекләрен гөрләтте.

Җырчы турында күбрәк беләсең килсә, әлеге язма синең өчен. 

Ни өчен ДЫШАТЬ?

Мин берара йога белән шөгыльләнеп алдым. Параллель рәвештә инди жанрында рус телендә җырлар иҗат иттем. Йога дөрес сулыш алуга корылган. Аннан соң үзеңне бөтенләй башкача, рәхәт хис итәсең. Тора-бара үземә тәхәллүс алырга булдым. «Мин музыка язам – моның белән яшим, сулыйм. Тәхәллүсемне бәлки шуның белән бәйләргәдер», – дип уйладым. Әлеге фикерне танышым – этно җырлар башкаручы Алмаз Әбелханов та хуплап алды: «ДЫШАТЬ булсаң, ничек?» – дип сорады ул. Миңа бу фигыль ошады. Шулай итеп, 2018 елдан «Дышать» тәхәллүсен алдым.

Мин үземне җырчы дип санамыйм, күбрәк артист – биюче, җырлаучы, кешеләр белән аралашучы. Җиңел сүзләр белән мөһим әйберләр турында сөйлим. Татар телен белмәүчеләрнең сүзләрне истә калдыруларын, тел белән кызыксынуларын телим.

Музыка = мәхәббәт

Музыкага балалар бакчасында ук гашыйк булдым. Тәрбиячеләремә рәхмәтлемен: җырга сәләтле икәнемне күреп алдылар, 4 яшемнән музыкаль конкурсларда катнаштым. 

Командабызны биюче кызлардан башка күз алдына китереп булмый. Шаяртып аларны «Ташыд» (бу «Дышать» кире яктан укыганда – Авт.) дип йөртәбез. Без хореографияне үзебез уйлап табабыз.

Белем

12 яшемдә үк кая укырга керәчәгемне белә идем. Әнием белән зур бина яныннан узып барганда, ул биредә иҗат әһелләре белем ала торган мәдәният институты урнашканлыгын әйтте. Мин: «О, мин монда укырга керәчәкмен!» – дидем. Чыннан да КазГИКны тәмамларга насыйп булды, белемем буенча мин – театр актрисасы.

Популярлык

Җыр гына язсам, популярлык тиз килмәс иде. «Былбылым», «Шулай» җырына клипларны социаль челтәрләргә куйгач, мине таный, социаль челтәрдәге шәхси битемә языла башладылар.

Хейт

Рәнҗетеп, мыскыллап язган комментарийлар килә башлады. «Димәк, мин дөрес юлдан барам», – дип уйлап куйганым хәтердә.

«Шулай» җыры турында

«Шулай» башымдагы уйлар нәтиҗәсендә туган җыр. Беребез дә ничек дөрес икәнен белмибез. Кеше тәҗрибәсе кемгәдер булыша, ә кемгәдер туры килмәскә мөмкин. Үз юлың белән барганда гына теләгәнеңә ирешергә мөмкин. Кешеләр киңәшен генә тыңлап, үз юлыңны табу читен булачак.

Стиль

Миңа актив физик хәрәкәтләр ошый. Хип-хоп артистларын күзәткәнгә, мөгаен, оверсайз, иркен киемнәргә карата мәхәббәт уянгандыр. Нәкъ шушы стильдә иҗат итә башлагач, иркен киемнәргә күчтем. Бервакыт заманча түбәтәй – докерларга күзем төште. Аннары чәчләремне икегә үреп куйдым. Чулпыларны табуы бик авыр булды, әмма таптым. Стилем шулай формалашты. Сәхнә минем өчен психотерапевт кабинеты кебек. Анда ачыла алам.

– Гөлназ, синең өчен иҗат нәрсә ул?

– Иҗат – хәрәкәт. Музыкага, матур видеоларга, фильмнарга мәхәббәтсез яши алмас идем. Иҗат – минем өчен сулыш.

– Музыка булмаса, син кем булыр идең?

– Үземне IT өлкәдә сынап карар идем. Азия илләрендә яшәп, фрилансер булып эшләр идем. Ә тагын... теш табибы булыр идем.

– Теш табибы?

– Әйе, теш ямау процессы ошый миңа

КИЕНҮ СТИЛЕН КҮЗӘТӘБЕЗ:

Стилемдә нәрсәдер үзгәрәчәк, әмма әлеге вакыт аралыгында түгел. Минем киемнәрем аз, әмма алар сыйфатлы

Кофта – секонд-хендтан. Төсләрнең туры килүенә игътибар иттем.

Жилет – дустым бүләге. «Шулай» кыска видеоларында киеп төштем.

Чалбар – трансформер: размерга яраклаша. Татар бренды.

Чулпылар – татар бренды.

Докер – заманча татар орнаментлы түбәтәй. Бик яратам!

Футболка – Сансара тәгәрмәче сурәтләнгән.

Джинсылар – 2-3 размерга зур оверсайз.

Кофта – хисап концертына алган идем, биюдән дәрес биргән чакларны хәтерләтә.

Кроссовки – сыйфаты буенча бик яхшы, миңа ошый. Ел ярым киям бугай.

фотолар: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое