Бүген без йолдызлар турындагы гыйлемне су кебек эчкән галим белән якыннанрак танышырга һәм сезне дә таныштырырга булдык.
2013 елда 17 яшендә Илһам беренче йолдызын ачкан. Әлеге ачышы белән ул Америкага кадәр барып җиткән. Ел саен уза торган халыкара фәнни-техник ярышта Нобель премиясе лауреатлары алдында чыгыш ясаган һәм финалистлар исемлегенә эләккән. Аның ачышы, гади итеп әйтсәк, яңа алмашынучан (переменная) йолдызны күзәтү һәм аның сыйфатларын сурәтләүдән гыйбарәт булган.
Илһам Галиуллин – астрофизик, астроном. Тумышы белән Казаннан, 28 яшь. Чит илдә алган белеме буенча ул PhD, астрофизика докторы (ягъни бездәге фәннәр кандидаты) дәрәҗәсенә лаек. Казан федераль университетында укытучы булып эшли, фән белән шөгыльләнә.
Астроном дигәч, күз алдына башына алтын йолдызлар чигелгән очлы эшләпә кигән, төннәр буе зур торбасы аша күкне күзәтүче озын ак сакаллы карт килә. Йә булмаса ул һичьюгы үз дөньясына йомылып, беркем белән аралашмый, күңел ачмый һәм дөньяви мәшәкатьләр белән кызыксынмый гына яшәүче кеше булырга тиеш. Илһам – бу стереотипларның нәкъ киресе. Ул төрле темаларга рәхәтләнеп сөйләшә, күп шаярта, өстәвенә, сөйкемле дә.
Илһам 139 нчы гимназиядә укыган. Казан федераль университеты Физика институтының астрономия һәм космик геодезия бүлеген кызыл дипломга тәмамлаган. Чит илләрдә стажировкаларда булган. Соңрак дөньяның иң танылган уку йортларының берсе – Мюнхен университеты һәм Макс Планк исемендәге астрофизика институтында белем алган. Аңа күп мәртәбә чит илләрдә укырга һәм укытырга тәкъдим итсәләр дә, ул Казанга кайтырга, фәнни эшчәнлеген һәм тормышын монда дәвам итәргә булган. Ни өчен Казанны сайлавы турында сорагач, ул миңа:
– Ә сез үзегезнең тормыш иптәшегезне ни өчен сайладыгыз соң? – диде. Мин бераз аптырап калдым.
– Яратканга, – дип җавап бирдем.
– Минем дә җавабым шул ук инде, – дип көлде Илһам.
– Мәктәптә укыганда ук университетка дәресләргә килгәч, шундый хыял барлыкка килгән иде. Мондагы фән үсешенә ниндидер өлеш кертәсе, мине укыткан уку йортына ниндидер файда китерәсем килде. Күпләр аңламый. Әмма мәхәббәтне аңлап буламы соң?
Сөйләшә торгач, Илһамның әнисе – КФУның татфагында заманында безне укыткан Гөлшат Рәис кызы Галиуллина икәнлеге ачыкланды. Остазыбызның шундый перспективалы, татарча төзек һәм камил сөйләшә торган шәхес тәрбияли алуы сокландырды. Әтисе Казан университетының тарих һәм юридик факультетларын тәмамлаган. Шуңа Илһам университетны кечкенә чагыннан ук яхшы белгән һәм якын күргән. Ләкин әти-әнисеннән аермалы буларак, ул төгәл фәннәр юнәлешен сайлаган.
– Физика белән кечкенәдән кызыксындым. Мәктәптә физика укытучыбыз Сөембикә Закировнаның да өлеше зур дип уйлыйм. 7 нче сыйныфта мин кече университетка йөри башладым (КФУ каршындагы мәктәп балаларына өстәмә белем бирә торган уку бүлеге). Астроклубка йөреп, фән белән кызыксынып, бу өлкәгә тирәнтен кереп киттем. Шул вакытта бик күп төрле конференция, олимпиадаларда уңышлы катнаштым.
Кече университетта укыганда, Илһам дәресләргә атнасына ике тапкыр йөргән. Уку программасы исә югарырак сыйныфларга исәпләнгән булган. Шуңа күрә егет бер ел буе дәресләрдә берни дә аңламаган. Бары тик спорт белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә формалашкан дисциплина гына укуын ташламаска ярдәм иткән.
– Системалы рәвештә, үземне мәҗбүр итеп бер ел йөргәч кенә нәрсәдер аңлый башладым. Фәндә, гомумән, дисциплина һәм системалылык бик зур әһәмияткә ия. Студентларым арасында да бик сәләтле, мәгълүматны шундук отып ала торганнары бар, ләкин кайчак үздисциплина җитми һәм ул укучы төшеп кала.
Әлеге дәресләр Илһамга бик булыша, ул тәҗрибә җыя, саллы гына мәгълүмат туплый. 10 сыйныфны тәмамлагач, җәйге каникуллар вакытында КФУдагы астрономик мәктәп белән практикага бара. Илһамның беренче зур ачышы шунда ясала да инде.
– Практика вакытында без төрле телескоплар белән эшләдек. Тәҗрибәләр өчен күктәге ике майданчыкны сайладык. Шул майданчыкта 500 дән артык йолдыз булгандыр. Йолдызларны күзәтеп, аларны компьютерда өйрәндек. Шәхсән мин үзем компьютерда йөздән артык йолдызны «кулдан» эшкәрттем. Сайлаган мәйданчыкларның берсендә без берни дә тапмадык. Ә икенчесендә исә яңа йолдызга тап булдык. Ул каталогларга кертелмәгән иде, шуңа күрә без аны дөнья каталогларына үзебез теркәдек. Әгәр дә моңа кадәр булган теоретик һәм практик тәҗрибәне исәпкә алмасак, бу табышны очраклы уңыш дип әйтергә дә мөмкин булыр иде. Фән, гомумән, шундый ачышлардан гыйбәрәт.
Хәзерге вакытта Илһам үзе дә, шактый яшь булуына карамастан, студентларны укыта, яңа кадрлар тәрбияли. КФУда астрономия һәм космик геодезия кафедрасында белем бирүдән кала, Рентген нурланышлы космик чыганаклар фәнни лабораториясе мөдире вазифасын да үти. Аның җитәкчелегендә безнең галимнәр космос өлкәсендә әледән-әле яңа ачышлар ясый. Соңгылары, мәсәлән, җир шарыннан 1056 яктылык елы ераклыгында урнашкан икеле йолдыз системасын ачу. Әлеге ачыш күптән түгел – 2024 елның 16 февралендә документлаштырылган. Аннан алда әлеге лабораториядә балкышы сирәк типка карый торган икеле системалы йолдызлар ачылган булган. Гади, фәннән ерак кеше өчен бу ачышларның мәгънәсен аңлау кыенрак булырга мөмкин. Аларны гади тел белән аңлату да шактый катлаулы.
– Гади сораулар чынбарлыкта гади түгел. Бәлки шуңа күрә без журналистларга интервьюларны еш бирмибездер. Бер сүз белән генә әйтсәк, безнең фән ул дөнья төзелеше, җиһанның килеп чыгышын колачлый һәм моны аңлату бер дә жиңел түгел.
Чыннан да, без фән өлкәсендәге яңалыкларга тиешле игътибар бирмибез кебек. Галимнәр исә мәдәният өлкәсендә нәрсәләр эшләнгәнен еш кына күрми калырга мөмкин. Арада зур гына күренмәс дивар барлыкка килгән кебек хис туа. Без шулай нык аерылабыз микәнни соң?
– Без, фән галимнәре, дөньяны башкачарак күрәбез. Менә син Идел елгасына карагач, нәрсә күрәсең?
– Дулкыннар биегәнен.
– Ә мин кайвакытта тирбәнеш озынлыгын, амплитуданы, ешлыкны күрәм. Күренешнең физик аспектларына игътибар итәм. Йолдызларга әйләнеп кайтсак, ничек кенә булмасын, йолдызлы күк, андагы күренешләр сезне дә, безне дә һаман да балаларча сокландыра дип уйлыйм.
Дөнья төзелеше белән кызыксынудан кала, Илһам белән безне музыкага мәхәббәт тә берләштерә булып чыкты. Ул «Идел» журналының февраль саны тышлыгындагы Оскарны таныды. Без аның белән заманча татар музыкасы турында сөйләштек. Илһам үзе дә музыка язу белән мавыга. Ул Авичи (швед электрон музыканты) стилен үз итә. Фән кешесенең иҗаты кызыклы булып тоелды. Илһам язган музыканы ILAMAY дип эзләп табарга була. Музыкасында ул татар-төрки мотивларын да кушып сынап карый.
– Мин ноталарны белмим. Музыканы Logic Pro программасында ясыйм. Тавышларның гармониясенә игътибар итәм. Хәзерге клуб музыкасы миңа ошап бетми, заманча музыка деградация кичерә, экспериментлар җитеп бетми сыман. Бу бераз дискуссион мәсьәлә, мине тәнкыйтьләүчеләр дә булыр. Хәзерге татар җырларында татар мотивлары югала. Чит ил музыкасын адаптацияләгән кебек. Безнең уникальлек бетә дип борчылам.
Илһам фикеренчә, гадәти кешегә яхшы татар музыкасын табу бик авыр. Ягъни ул гади кулланучыга үзе тәкъдим ителми. Татар музыкасын тыңлап карарга мөмкинлек бирә торган аерым сервислар юк.
– Минем өчен бу проблема иде. Мәсәлән, кайдадыр ишетеп ошаткан музыканы шазам (музыканы яңгыраш буенча таба торган программа - авт.) аша табып яңадан тыңларга мөмкин. Ә татар музыкасын шазам ни өчендер тапмый. Яшь татар төркемнәре турында ишеткән бар, ләкин махсус рәвештә табып тыңларга кирәк дигән уй килгәне булмады.
Бу фикер миңа кызык булып тоелды. Шул ук альтернатив музыка да бездә бик төрле бит – һәркем үзенә ятышлы яңгырашны таба ала. Ләкин киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү эше авыр бара. Кызыксынучылар «сарафан радиосы» аша килә. Бу яктан без фән белән охшаш булып чыгабыз. Гәрчә шундый кызыклы шәхесләр тарафыннан әһәмиятле ачышлар ясалса да, гади халык фән ягына борылып карарга шикләнә.
Фән өлкәсендә ачышлар ясаган милләттәшләребез турында татар телле мәгълүмат табу мөмкин түгел. Шул ук вакытта рус һәм инглиз телендә шул ук Илһам Галиуллин турында мәгълүмат шактый. Бу факт татар халкының амбицияләре һәм, гомумән, бүгенге көндәге халәте турында уйланырга мәҗбүр итә.
Әңгәмә ахрында Илһам Галиуллинга фән турында берничә «самими» сорау бирдек. Аны сез журналыбызның март саныннан укый алырсыз.
Фотограф: Фирүзә Вәлиева
Стилист: Исмаил Сафиулов
Образлар: «STYLISH» кибете
Нет комментариев