Казандагы заманча сәнгать хәрәкәте белән таныш кешеләрнең бу егетне бер генә мәртәбә булса да күргәне бар.
Илдар беренче күрүдә үк истә кала – эш әллә аның кыяфәтендә , әллә үз-үзен тотышында, әллә «чәчрәп» торган тормыш сөючәнлегендә.
Әнием икътисадчы, үзем дә беренче белемем буенча аның дәвамчысы. Әтием күптән вафат, ул заводта эшләде. Гаиләбездәге иҗади кешеләрдән бабамны атый алам, ул аккордеонда уйный иде. Мине бәләкәй чакта татарча сөйләшергә өйрәтмәделәр, әмма гел татар җырлары тыңлаттылар.
Мәктәптә укыганда «шыксыз үрдәк баласы» идем. Үземнең кыяфәтемнән, тырпаеп торган колакларымнан, холкымнан оялдым. Без үскән вакытта ир кеше өчен бию белән шөгыльләнү сәер саналды. Бәлки шуңа күрә мин биюгә 20 яшемдә генә килгәнмендер. 2006 елда «Шаг вперед» фильмын карагач, биисем килде.
Балалар белән рәттән брейк данс һәм хип-хоп дәресләренә йөри башладым. Бу агым мине шулкадәр җәлеп итте ки, бер елдан инде үзем дә бию дәресләре укытырга алындым. Бөтен эшләгән акчамны мастер классларга, ярышларга, төрле батлларга тоттым. Тик һәрвакыт диярлек җиңелә идем.
Миндә табигатьтән бирелгән биюче сыйфатлары юк, тәнем сыгылмалы түгел. Җитмәсә туганнарым да ир кеше өчен бию җитди эш түгел, дип тукып торды. Бары әбием генә минем теләкне аңлап кабул итте. Күңелгә шик кергән чаклар булса да, шөгыльләнүемне дәвам иттем.
Ниһаять, Мәскәүгә барып беренче җиңүемне яуладым! Икътисадчы белеменең кирәге чыкмаса да, укуны тәмамлап, кулыма диплом алдым. Бар күңелемне биреп, бии-бии бәхетле яши башлаганда гына, үземнең диагнозым турында белдем.
Узган ел азагында MOÑ театр мәйданчыгында Илдарның «15 172» спектакль-перформансы чыкты. Спектакльнең атамасы – егетнең СПИД үзәгендәге тәртип номеры. Илдар ВИЧ белән авырый. Бүген ул хәйрия белән шөгыльләнә һәм киң җәмәгатьчелеккә әлеге диагноз белән ничек яшәве хакында сөйли.
Бер кыз белән очрашып йөрдек, тик озак та үтми аерылыштык. Ярты ел узганнан соң, ул кыз шалтыратып үзендә ВИЧ табылуын әйтте һәм миңа да тикшеренергә киңәш итте. СПИД үзәгендә анализлар тапшырганнан соң, үземдәге диагнозны ишетеп шок кичердем. Бер очрак хәтеремдә яңарды. Мәктәптә укыганда сыйныфташларым мине «Орск» кинотеатрына СПИД турында документаль фильм карарга чакырганнар иде. Мин бармадым. «Бу авыру миңа кагылмый», – дидем…
СПИД үзәгенең психолог кабинетында утырам, ул нидер сөйли, ә мин аны ишетмим дә… Әйтерсең, куе томан эчендә. Башымда миллион уй: ничек яшәрмен? Бу авыру белән биеп булырмы?
ВИЧ статусым аркасында йөргән кызым белән аерылыштым, ярый әле чир аңа йокмаган булып чыкты. Дәвалану терапиясе ала башладым. Терапия дигәнем берничә зур төймә дарудан гыйбарәт, аны көн саен бер үк вакытта эчәргә кирәк. Даруларның зыяны да бар: күңел болгана, ашказаны дөрес эшләми, даими арыганлык хисе интектерә.
Дарулар кабул иткәнче ВИЧ белән авырумны сизмәдем, ул әйтерсең лә юк иде. Мөгаен, курыккангадыр, үз-үземне чирләмәвемә ышандырдым. Социаль челтәрләрдә ВИЧ диссидентлар, ягъни бу авыруны кире кагучылар төркеменә тап булдым. Интернетта язылганнарны укыдым, ВИЧ авыруының уйдырма булуы турындагы видеолар, фильмнар карадым. Нәтиҗәдә, дәвалау терапиясен ташладым.
Күп тә үтмәде, хәлем начарайды: бер колагым ишетми башлады, авызымда яралар барлыкка килде, тәмам чиргә сабыштым. Алай да киреләнүемне туктатмадым әле. Альтернатив медицинага, эзотерикага мөрәҗәгать иттем. Аурамны чистарттым, энәләр, аффирмацияләр, сөлек, клизма, үләннәр, тибет гимнастикасы, агачлар белән кочаклашу, дингә бирелү – берсе дә калмады. Бик күп акча һәм иң мөһиме сәламәтлегемне югалттым.
Көннәрдән бер көнне миңа СПИД үзәгенә барырга киңәш иткән кызның үлгәнен белдем. Депрессиягә бирелдем, бары бию генә мине өйдән чыгарга, нәрсәдер эшләргә мәҗбүр итә иде. Йөргән кызым мине дәвалану терапиясенә кайтырга өндәде. Кабат табибларга барып анализлар тапшырганда, ВИЧ дигәнем инде СПИД стадиясенә якын иде. Яңадан дәвалану курсына ризалашып, терапияне яңартканнан соң, хәлем рәтләнә башлады.
Тормыш тәмен тоя башладым, яшисем килде. Эльбрус тавына мендем, Төркиядәге Ликия сукмагыннан уздым, спектакльләр куйдым, теләгән юнәлештә белем алдым. Кыскасы, чын күңелдән яши башладым.
ВИЧ чагыштырмача яшь авыру, аның белән күпме яшәп булганы билгеле түгел. Әмма табиблар, терапияне төгәл үтәгән очракта, шактый озак яшәп була, диләр. Әгәр дә «вакытны артка күчереп, бу авыру белән авырмый кала аласың» дисәләр, мин ризалашмас идем. Бу сынау минем шәхескә бик каты тәэсир итте.
фото: Фирүзә Вәлиева
Илдар үзен бик күп бию төрләрендә сынап карый. Бокс белән шөгыльләнә. Моннан кала ул АКТ театрында актерлык осталыгы курсларына йөри, психологик белем ала. Бөтен тәҗрибәсен кулланып, «Нетанцы» дип аталган авторлык дәресләрен башлап җибәрә. Дәресләре ниндидер конкрет биюгә түгел, ә сыгылмалылыкка, сәхнә осталыгына, физик ныклыкка, үз тәнеңне тоярга өйрәтә.
Язманы тулысынча ИДЕЛнең октябрь саныннан укыгыз.
Нет комментариев